98 секундка сузылган гомер мизгеле

Очучы Дамир Йосыпов батырлыгы герой сүзенең чын мәгънәсе югалып барган заманда күпләрне айнытып җибәргән кебек булды. Чынлап та, менә нинди була бит ул герой! Мультфильм, кино персонажлары да, борыннарын күккә кадәр чөйгән җырчы-блогерлар да түгел. Ул гап-гади кеше. Үзенең батырлыгы белән горурланып та йөрми. Тыйнак кына елмая.
2019 елның 5 августында 233 кеше гомерен коткарып калган Дамир Йосыпов искиткеч тыйнак. Моннан берничә ел элек ул Казанга килгәч, аны танып фотога төшәргә теләүчеләрнең берсен дә кире какмавын гаҗәпләнеп һәм сокланып карап торган идем.
Быел герой-очучы турында кино зур экраннарга чыкты. Казанда Бөтенроссия авыл эшмәкәрләре җыены кысаларында фильмны тәкъдим иттеләр. Анда герой-очучы үзе дә килгән иде. Очучы формасыннан, күкрәгендә – медаль – Россия Герое билгесе. Һаман да шундый ук тыйнак. Аны шундук уратып алдылар. Герой белән фотога төшүчеләр, аның кулын кысарга теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Уллары белән килгән әниләр аеруча күп иде. Алар балаларына геройны күрсәтеп калырга тырышты: «Әнә, күрәсеңме, менә ул герой!»
Кызганыч, хәзерге буын геройлар турында берни белми, чөнки аларны массалы төстә пропагандалау юк. Кыйммәтләр үзгәргәннән соң буш чор барлыкка килде. Кеше гомере өчен көрәшүчеләргә көлемсерәп кенә караган, башкалар өчен үз гомерен куркыныч астына куючыларны аңламаган үсмерләребез дә бар.
Сарик Андреасянның герой турындагы «На солнце, вдоль рядов кукурузы» фильмы әлеге бушлыкны тутыра, яңа идеаллар барлыкка китерә башлар дип өметләнәсе килә. «Фильмда балачак хыялы чынга ашу, тормыш кыйммәтләрен бәяләү, булганның кадерен белү, якыннар белән бәйләнеш, ир белән хатын арасындагы мөнәбәт чагыла. Бу тарих минем хакта гына түгел, анда һәр кеше үзен күрә ала», – диде фильм турында Дамир Йосыпов. Ул фильмнан канәгать калуын әйтте. Очучы съемкалар вакытында киңәшләрен биргән. «Нәфис фильм дип аталса да, барысы да чынлыкка якын итеп эшләнгән», – диде герой.
Кинода төп рольне очучыга охшаган Егор Бероев уйный. Съемкаларга кадәр актер геройның гадәтләрен һәм аралашу манерасын өйрәнгән. Иң авыры Дамир әфәндегә хас булган тыйнаклыкны күрсәтү булган аңа. Фильмның исеме дә реаль сүзләр. Самолет кукуруз басуына утырганнан соң бортпроводник Дмитрий Ивлицкий пассажирларга: «Идем правее, на солнце, вдоль рядов кукурузы», – дип әйтә.
«Фильмның идеясе нык шәп, – ди фильмны гаиләсе белән барып караган Энҗе Срурова. – Дамир Йосыповның татар булуы да кадерен арттырадыр. Горурлык хисе белән карап утырдык. Актер очучыга гаҗәп охшаган. Менә шул да фильмның уңышына өлеш керткәндер. Гаилә белән карарлык фильм. Балалар игътибар белән карап утырды. Кино куркыныч туганда самолетны утырта алган пилот осталыгы турында гына түгел. Хатирәләр рәвешендә төшерелгән ул. Самолет гадәттән тыш хәлгә очраганнан соң пассажирларның тормыш кыйммәтләре үзгәрүе, гомеренең, якыннарның кадере турында ул».
Дамир Йосыповның әти-әнисе татар, ул Сызраньда яшәгәндә җирле татар җәмәгатьчелеге активисты була. Аның дини икәне дә билгеле. Киноны тәкъдим итүгә килгән ир-атлар, аны уратып, ирләрчә сөйләшеп тә алды. Дини канун белән яшәгәннәр очучыдан: «Самолет гадәттән тыш хәлгә очрагач нинди дога укыдыгыз?» – дип сорады. «Ул вакытта дога укылмый, кеше гомерләрен коткарыр өчен стратегик план төзелә башлый», – диде очучы тыйнак кына. Дамир Йосыповны белгәннәр аның үтә дә салкын канлылык белән эш итүен, шуңа да фаҗига килеп чыкмавын әйттеләр.
2019 елның 15 августында Дамир Йосыпов идарә иткән очкыч Мәскәүдән Симферопольгә рейска чыга. Һавага күтәрелгәч очкыч двигательләренә кошлар эләгеп, яна башлый. Пилот югалып калмый: диспетчерга авария хәле турында сигнал бирә дә, очкычны кукуруз басуына утыртырга карар кыла. 98 секун эчендә, шассины ачмый гына, самолетны утырта. Бортта булган бар пассажирлар да исән кала. Дамир Йосыпов үзен геройга санамый, аның өчен иң зур бүләк – коткарылган кеше гомерләре.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.