Логотип
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин серне чишмәде

 Дәүләт  Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар өчен мин бик ачык кеше дисә дә, кайбер серләрне ачып салырга теләмәде. Спикер бүген журналистларны җыеп,  үтеп барган елга нәтиҗәләр ясады.


 Дәүләт  Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар өчен мин бик ачык кеше дисә дә, кайбер серләрне ачып салырга теләмәде. Спикер бүген журналистларны җыеп,  үтеп барган елга нәтиҗәләр ясады.

 Имтиханны Татарстан халкы уңышлы тапшырды. Елга нәтиҗәләр ясаганда Фәрит Мөхәммәтшин  әнә шулай дип бәяләде. Спикер психологик яктан да, сәяси һәм икътисадый яктан да  елның авыр булуын ассызыклады. «Шуңа карамастан республика алдында торган күпчелек бурычлар үтәлде. Бу хакта зур канәгатьлек белән әйтә алабыз», – дип белдерде. 


Киләсе елга  билдәге каешны ныграк кысарга кирәк булмагае. 2023 елга бюджет 27 млрд. сум  дефицит белән кабул ителде.  «Акча җитәрме соң?» дигән сорауга, ул: «Акча беркайчан да җитми инде ул сиңа да, миңа да», – диде  уенын-чынын бергә кушып. Ул федераль ярдәмгә һәм төрле грантларга ышанып торуларын әйтте. «Курыкмагыз, – дип тынычландырды ул журналистларны. – Иңгә-иң куеп эшләгәндә  алга куелган бурычларыбызны үти алырбыз». 


Спикер махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә  күрсәткән республика ярдәме турында  әйтеп узды. «Иң мөһиме:  махсус операция тизрәк тәмамлансын иде», – диде ул. «Украина тынычлык теләми бит әле.  Җиңүче кем булуга карамастан, теләсә нинди сугыш килешү белән тәмамлана. Әмма бу вакытта кешеләр үлә бит», – дип, үтә дә борчылуын белдерде.


 Журналистлар соңгы сессиядә Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә спикерның мөнәсәбәтен дә сорашты.  Аларны аеруча бу  үзгәрешләргә Мәскәүнең карашы кызыксындырды. Билгеле булганча,  2025 елда яңа сайланачак  республика башлыгы  Рәис дип атала башлаячак.

 Әлегә Президент атамасы кала, чөнки халык президент сайлады. «Без дөрес  фикергә килдек, – дип бәяләде Дәүләт Советы Рәисе үзгәрешләрне. – Бүгенге көндә әлеге мәсьәлә буенча тарткалашып, дошманнарны шатландырырга кирәкми. Минем уйлавым буенча, начар исем түгел. Рәис татар теленә дә якын, күп гарәп илләрендә дә аңлашылырлык. Мин бу мәсьәләгә гел битараф түгел, ләкин аның кешесе яхшы булырга тиеш. Эшчән, халыкны ярата торган һәм булдыра торган!  Аны әллә кем итеп язсаң да, начар кеше килеп эләгеп, эшли алмаса, бу мәсьәләдә ник тарткалаштык дигән фикергә килерсең».


Фәрит Мөхәммәтшин республиканың төп документына кертелгән үзгәрешләр буенча Мәскәү белән килешү процедуралары алып барылганын әйтте, әмма детальләп ачмады. «Монысы «сер» дип атала. Бөтен серләрне ачтырмагыз», – диде ул. 
Фото: Дәүләт Советының рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар