Логотип
Актуаль тема

Яңа елга яхшы кәеф белән! 

2022 ел илебез өчен дә, халкыбыз өчен дә шактый катлаулы, четерекле булды. Шулай да Яңа елны зур өметләр, яхшылыкка ышаныч, күңел күтәренкелеге белән каршы алырга кирәк. Төшенкелектән котылып, бәйрәм кәефен арттырасыгыз киләме? Балалар һәм өлкәннәр психологы, гештальт-терапевт Гүзәл ХИСМӘТУЛЛИНА  күңелләргә бәйрәм рухы өрер өчен нишләргә икәнен сөйләде.

2022 ел илебез өчен дә, халкыбыз өчен дә шактый катлаулы, четерекле булды. Шулай да Яңа елны зур өметләр, яхшылыкка ышаныч, күңел күтәренкелеге белән каршы алырга кирәк. Төшенкелектән котылып, бәйрәм кәефен арттырасыгыз киләме? Балалар һәм өлкәннәр психологы, гештальт-терапевт Гүзәл ХИСМӘТУЛЛИНА  күңелләргә бәйрәм рухы өрер өчен нишләргә икәнен сөйләде.
– Бик тиздән сәгать курантлары төнге уникене сугар, һәм без яңа елга – 2023 елга аяк басарбыз. Җиһанның үз кануны – дөнья мәшәкатьләренә, безнең кәефләргә карап тормый – вакыт гел алга чаба. Эштән, арып, аякларыгызны көчкә сөйрәп кайткан вакытлар еш буламы сезнең? Бәлки, хәзер, Яңа ел алдыннан мондый хәлләр гадәттәгедән ешрак күзәтеләдер? Аптырыйсы юк, хроник йончу синдромы күп кешеләрдә ел ахырына таба көчәя.
Чирләрнең халыкара классификациясендә аруны «яшәү көченең кимү халәте» дип шәрехлиләр. Кешенең ел ахырына таба алҗуына аптырыйсы түгел. 12 ай буена без үзебезне беркадәр динамикада тотарга тырыштык. Ел башында һәркем үзен билгеле бер ритмга көйли. Күп вакытта ул моны үзе аңышмыйча, эмоциональ дәрәҗәдә билгели. Моннан тыш, ноябрь белән декабрьнең энергетик яктан иң авыр ай булуын да онытмаска кирәк. Организмдагы витаминнар һәм кояш кытлыгы белән дә аңлатыла бу. Без инде яктырганчы ук аяк өстендә, тәнне җылытыр өчен дә күп энергия сарыф ителә. 
Ару һәм стресс организмда туплана бара. Шунлыктан күпләр Яңа ел җиткәндә күңел төшенкелегеннән интегә. Ләкин шуны онытмаска кирәк: һәрнәрсәнең ахыры булган кебек, бу авырлыклар да бары вакытлыча гына. Алар иртәме-соңмы бетәчәк һәм якты полоса башланачак. Алда безне озын Яңа ел яллары көтә, тиешенчә ял итеп, көч тупларга мөмкинлек булачак. 
Дөресен әйтегез әле, Яңа ел алдыннан үз-үзегезгә ничә тапкыр: «Яңа ел якынлашкан кебек тә түгел» яки «Бер дә Яңа ел кәефе юк», дип кабатладыгыз? Мөгаен, бер генә дә түгелдер. 
Ә мин болай дип әйтер идем: «Бәйрәм телисеңме – үзең тырыш! Кемдер килеп синең күңелеңне күтәрер дип көтмә. Күпләр өчен «әзергә хәзер» бәйрәм режимы инде бала чакта ук төгәлләнде. Хәзер, нәрсә, калган гомерне Яңа ел алды депрессиясе белән уздырыргамы? Һич юк! 
Тик алдан ук кисәтеп куясым килә: бу киңәшләр тылсымлы пилюля түгел. Әлбәттә, көчле депрессиядән алар коткармас. Ә менә чын күңелдән үз кәефегезне күтәреп, якыннарыгыз өчен дә бәйрәм атмосферасы тудырырга теләсәгез, колак салыгыз әле сез аларга. Яңа елны яратмасагыз, бу бәйрәм сезне берничек тә рухландырмаса, әлеге киңәшләрне укып та тормагыз. 

 Физик активлык: бәйрәмчә бизәлгән урамнарга, ак карга төренгән табигатькә хозурланып, бер урап кайту, бию, спорт белән шөгыльләнү, йөгерү – болар барысы да күңел төшенкелегеннән котылырга ярдәм итә. Йә, шуларның кайсысын үз тормышыгызда куллана алыр идегез? 

Су кешегә җан тынычлыгын табарга ярдәм итә. Мөмкинлегегез булса, бассейнга барыгыз. Йөзү – кәефне күтәрүнең иң үтемле чарасы. Бассейнга бара алмасагыз, хуш исле күбек салып, ваннада иркәләнегез. Мунча яксагыз, үзегез белән файдалы эфир майлары да алырга онытмагыз. Лимон, мандарин, әфлисун исләре кешегә шатлык хисе өсти.

Матур музыка да бәйрәм кәефен тудыра ала. Күңелне күтәрә торган дәртле җырлар куеп, гаиләгез белән бергәләп өйне, чыршыны бизәгез.  Мондый шөгыль балаларга аеруча ошый, чөнки алар Яңа елны бигрәк тә түземсезләнеп көтә.

Өйдәгеләрне өстәл артына бергә җыеп, кар бөртекләре кисегез. Шунда ук балачакның күңелле мизгелләре исегезгә төшәр, кәефләр дә күтәрелеп китәр. Ахырдан кемнең кар бөртеге матуррак килеп чыккан дип, конкурс оештырырга була. Иң-иң матур кар бөртекләрен тәрәзәгә ябыштырыгыз. Өйгә кайтканда алар ерактан ук сезне сәламләп, күз кысып каршы алырлар.
 Матур һәм уңайлы блокнот сатып алып, шунда барлык планнарыгызны һәм идеяләрегезне теркәп куегыз. Тормышка ашырылган планнарны сыза барыгыз, исемлеккә гел яңаларын өстәп торыгыз. Чынга ашкан хыяллар өчен язмышка рәхмәт әйтергә дә онытмагыз.

Бергәләп рәсем ясагыз. Бу – бик мавыктыргыч шөгыль. Рәсем ясаганда кешенең нерв системасы тынычлана, мускуллар йомшый, проблемалар онытыла. Балаларыгыз белән бергәләп рәсем ясау, рәхәт мизгелләр булып, алар күңелендә озак сакланачак. Соңыннан бу рәсемнәрдән күргәзмә дә оештыра аласыз. 

Тәмле әйберләр пешерегез. Өйгә таралган хуш ис – теләсә кемнең кәефен күтәрергә сәләтле. Әлеге процесска балаларыгызны да җәлеп итсәгез, бу аларга икеләтә сөенеч булачак. Ә бәлки, бергәләп якындагы кафега барырсыз? 

Кемнедер сөендерегез. Кешене сөендерә алу – үзе бәхет бит ул. Ипи белән сөт күтәреп кассада торган әбигә кечкенә генә күчтәнәч сатып алыгыз. Ул бер тартма зефир, әфлисун яки бер шоколад кына да була ала. Кәрзиненә салыгыз да, елмаеп: «Бу сезгә! Яңа ел белән котлыйм сезне», – диегез һәм тизрәк китү җаен карагыз. Ышаныгыз, әбине сөендерүдән алган тәэсирләр әле җаныгызны озак җылытачак. 

 Өлкән яшьтәге әти-әниләрегезгә күңелле сюрприз ясагыз – массажга яки спа-салонга сертификат бүләк итегез. Театрга яки кинога алып барыгыз. Әлбәттә, алар башта карышып маташырлар, ләкин соңыннан бу бүләккә үзләре дә шатланачак. 

Хәтерлисезме, элек бәйрәм саен почта тартмалары котлау открыткалары белән тула иде. Бу күркәм традицияне хәзер дә кайтарырга соң түгел. Открыткаларга ихлас теләкләрегезне язып, күршеләрегезнең почта тартмаларына салыгыз. Кемнән булды дип баш ватсыннар әле. Котлау язылган шаян плакатны лифт янына элеп куйсагыз, барысының дә кәефе күтәреләчәк. 

 Бер ял көнендә күршеләрегез белән ишегалдында кар шәһәрчеге ясагыз. Сезгә – күңелле, ә балалар өчен чын бәхет булачак. Күрегез дә торыгыз, идея никадәр катлаулырак һәм акылсызрак тоелса, йорттагы ир-атларны ул шуның кадәр илһамландырачак. 

Прокатка Кыш бабай һәм Кар кызы костюмы алып, Яңа ел алдыннан күршеләрегезне, дусларыгызны котлап чыгыгыз. Өйдә кечкенә балаларның булуы мөһим түгел, Кыш бабайны олылар да көтә бит. Әле матур шигырьләрен сөйләргә дә тартынып тормаслар. Ә сез аларга кечкенә генә сюрприз бүләкләр әзерләгез. Менә ул чып-чын бәйрәм рухы уятачак ичмасам!
Фото: гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар