Бу юлы ул тәкъдим иткән самса да гадәти генә түгел – яшелчәле, сырлы самса. Камыры кетердәп тора, помидор, салат яфрагы һәм сыр эчлегенә сусыллык һәм үзенчәлекле тәм бирә. Бу самсаны ифтар табынына әзерләсәгез дә оттырмассыз. Һәркемнең кулыннан килерлек, җайлы гына әзерләнә.