Логотип
Күңелеңә җыйма

Улым, газизем... яки яшәү өчен көрәш

Яман шеш кичергәннән соң балага узу? Сәламәт бала тудыру? Исән калу?! Табиблар ул чакта сүзләрнең йомшаграгын сайлап та тормый. «Сезнең алда өч юл, – ди алар. – Йә сез исән каласыз – балагыз үлә; йә сез үләсез – балагыз исән кала; йә икегез дә үләсез. Могҗиза коткарса гына». Ә ул барыбер тәвәккәлли!.. Тугыз ай буе нинди утлар эчендә янды икән?! Ничә тапкыр үлеп, ничә тапкыр яңадан терелде икән?! .

Яман шеш кичергәннән соң балага узу? Сәламәт бала тудыру? Исән калу?! Табиблар ул чакта сүзләрнең йомшаграгын сайлап та тормый. «Сезнең алда өч юл, – ди алар. – Йә сез исән каласыз – балагыз үлә; йә сез үләсез – балагыз исән кала; йә икегез дә үләсез. Могҗиза коткарса гына». Ә ул барыбер тәвәккәлли!.. Тугыз ай буе нинди утлар эчендә янды икән?! Ничә тапкыр үлеп, ничә тапкыр яңадан терелде икән?! 
Ә могҗиза... Ул була! 
Әнисе Тәслия ханымның батырлыгы турында Россия Фәннәр Академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының фәнни хезмәткәре, сәясәт фәннәре кандидаты, 2005–2007 елларда Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе, «Мин татарча сөйләшәм» проектын башлап җибәрүчеләрнең берсе, режиссер Илшат СӘЕТОВ сөйли. Безнең әңгәмәне Илшатның әнисе-нең сеңлесе Тәнзилә апа тулыландыра.
Илшат: Мин, әлбәттә, әнинең кайчандыр онкология кичергәнен белә идем. Бер күкрәге булмавын да... Әнинең язмышын күбрәк апа яки абый, аннан әби сөйләде. Ватык телефон аша җыелган кыйпылчыклар гына иде алар... «Үләчәксең», дип әйтеп торганда, мондый адымга кем генә бара алыр иде икән?! Баласыз, берүзең яшәсәң дә яшәү бит әле ул... Төрле сценарийларны күз алдына китергәндер. Өметләнеп көткән баласы үлсә... Үзе үлеп, бала әбисе кулына гына калса... Бернидән курыкмыйча тәвәккәлләүчеләрне азарт кеше, диләр. Юк, әни андый түгел иде. Киресенчә, бик сак иде ул. Аның очрагында «риск» сүзе туры килми, язмыш белән көрәшү дөресрәктер... Бер яктан, ул: «Хәзер операциядән соң инде кияүгә чыкмыйм», – дип уйлагандыр. Улым яки кызым үземә иптәш булыр, дигәндер. Бала табу – чиргә каршы тора алуын, җиңелмәвен күрсәтү өчен дә кирәк булгандыр, аңа көч биргәндер дип тә уйлыйм. Мәрьям әби каршы булса, әни мине тудыра алмас иде. Дөрес, ул үзе дә шактый үҗәт иде. Бертуганнарының – Ландыш абыйның, Тәнзилә апаның әнине ул чакта хуплавын яхшы беләм. 
Операция вакытында ялгыш лимфа төерләренә кагылганлыктан, әнинең уң кулы эшләми иде. Мин анысын хәтерләмим, әмма кулы башта хәрәкәтләнә торган булган аның, әмма берсендә Казаннан кайтканда ул авариягә очрады. Рульдә шофер йоклап киткән... Миңа 6–7 яшьләр тирәсе бу. Әни нәрсәдер алып кайтырга вәгъдә иткән иде, шуңа күрә аны бик көттем ул көнне. Көтә-көтә йоклап киткәнмен. Төнлә өйдәге ыгы-зыгыга уяндым, башта нәрсә булуын аңламадым да... Авариядә әнинең сул кулы сына, уңы аңарчы да начар хәрәкәтләнгәнгә күрә табиблар анысына игътибар да итми. Аннары инде соң була – кулы бөтенләй эшләми башлый. Бу хәлләрдән соң әбигә инфаркт булды. Без барыбыз да Тәнзилә апа кулына калдык ул чакта. Ә аның үз гаиләсе, эше дә бар...

 

Тәнзилә апа: апам Тәслия Арслан кызы 1949 елның 5 сентябрендә Азнакай районы Яхшыбай авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтиебез 1942 елдан 1948 елга кадәр ике сугышта катнашып, култык таяклары белән авылга кайтып төшә. Әниебез Мәрьямне – 18 яшьлек кызны, бухгалтерлар курсын тәмамлагач, колхозга бухгалтер итеп җибәргән булалар. Әтиебез, кайтыр алдыннан, ап-ак битле, зур кара күзле, озын кара ике толымлы бер кызны төшендә күрә. Кайтып, колхозга эш сорарга баргач, идарәдә аягыннан чак егылмый – өстәл артында төшендәге кыз утыра! Алар шул елны ук өйләнешәләр. Бер елдан соң апа туа.
Апа мәктәптә гел «бишле»гә генә укыды. Аның кебек матур язучыны мин белмим. Үзе пөхтә, тәртип ярата. Без гаиләдә өчебез дә эшләп үстек. Әмма абый белән мин шукланырга да өлгерәбез, ә апа әти-әни сүзеннән беркайчан да тайпылмый иде. Өйдәге барлык эш аның өстендә: идәннәрне чип-чиста итеп юа, ашарга пешерә. Ә аның кискән токмачлары! Үзе бер шедевр!
8 нче сыйныфка барганда апа озын буйлы, сылу кыз булып җитеште. Мин гомерем буе аңа сокланып яшәдем: әни ягына охшаган – ап-ак тәнле иде ул. Шул елны үзебезнең урам егете белән очраша башлады.
8 нче сыйныфны «бишле» билгеләренә генә тәмамлагач, Казан педагогика училищесына укырга керергә китте. Мин аның чыгып киткәнен бүгенгедәй хәтерлим. Чемодан, ул чемоданда чүпрәк капчыклар эчендә таба белән кәстрүл һәм... киез итекләр! Әни апаның укырга керүенә шулкадәр ышанган – җәй көне үк итекләрен дә җибәргән. 
Апа училищедан кызыл диплом белән чыкты һәм шул ук 1968 елда Казан дәүләт университетына укырга керде. Ул вакытта шок дигән сүзне белми идек әле. Абый белән безнең халәтне аңлата торган гына булмады. Ничек инде Ленин укып йөргән җирдә бәләкәй генә татар авылыннан чыккан кыз белем алсын?! Ул укырга кереп кайткач без аның белән сөйләшергә дә кыймый йөрдек... Апа өченче курска күчкәндә, мәктәпне «биш-ле»гә генә тәмамлап, Казан педагогика училищесына укырга кердем. Әлбәттә, җиңелрәк булды: бөтен җиргә апа җитәкләп йөртте. Торырга урын тапканчы, университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагында икебез бер караватта йокладык. Бүлмәдәшләре бик кызыклы шәхесләр иде. Икесе ике факультетта укысалар да, Нурия Измайлова белән бик дус иделәр. Марсель Галиев, Роберт Миңнуллин, Фәннур Сафин, Риман Гыйлемханов, Шәмсия Җиһангировалар барысы да апаның танышлары гына түгел, дуслары да иде.
Без җәйге каникулга кайтуга, әтиләр район үзәгенә күчтеләр. Шул елны апа йөргән егете (ул агроном булып эшли иде) белән ачуланышып, бөтенләй диярлек белмәгән Азнакай егетенә кияүгә чыгып куйды. Әниләр өчен бу аяз көнне яшен суккан кебек булды. Аларны бер җөмлә белән «красавица и чудовище» дияргә була иде. Тышкы кыяфәт турында гына бармый сүз. Дөрес, апа укуын көндезге бүлектә тәмамлады, ире акчалата да ярдәм итте, әмма аның көнчелеге! Холкы! Безгә, бик тату, бер-берсен яратып, юк кына әйбергә дә сөенеп яшәүче әти-әни белән үскән кешеләргә апаның ирен кабул итү авыр булды. 
Азнакайга кайткач, апаны Тымытык авылына рус теле һәм әдәбияты укытырга җибәрделәр. Ул анда бер генә ел эшләде. Эшкә бирелгәнен күреп, башта Азнакай кичке мәктәбенә завуч итеп күчерделәр, аннан район мәгариф идарәсенә башта методист, аннан соң инспектор итеп куйдылар. Соңгы 33 елда ул мәгариф идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшләде. Гаҗәеп эрудицияле, искиткеч кече күңелле, ярдәмчел, татарча һәм русча чиста сөйләшә... Әмма шәхси тормышында уңышсызлыклар гел сагалап кына торды шул аны. Беренчедән, баласы булмады. Сәбәбе ирендә иде.
«Яман шеш» дигән диагнозны апага 28 яшендә куйдылар. Аңа операция алдыннан, яшь баламны иремә калдырып (без Горький өлкәсендә яши идек ул чакта), 2 яшьлек олы кызым белән Казанга кайттым. Шул көнне аның янына аерылган ире дә килгән иде... Апаның уң күкрәген алдылар. Операция ясаган хирург: «Бу кадәр матурлыкны ничекләр бозарга соң?» – дип озак уйланды, диделәр соңыннан. Тәне мәрмәр кебек матур иде аның... Операция-дән соң әни бик нык карады апаны. Халык медицинасында нинди үлән-нәр бар – барысын да эчерде. 
Апаның иң зур хыялы – әни булу иде.
Башта ул бу хакта әни белән сөйләшкән, аннан бездән киңәш сорады. «Гомерем буе атом бомбасы өстендә утырган кебек яши алмыйм. Бу чир миндә калган булса, авырга узгач, тиз генә китеп барырмын. Исән калып, балам туса, мине ярдәмегездән ташламассыз», – диде ул. Без, әлбәттә, ризалаштык. Авырга узып өч ай булгач кына хатын-кызлар консультация-сенә барды. Анда шау-шу купкан. Бөтен табиблар җыелып, консилиум уздырганнар. Апаны учетка да алмыйча, Казанга юллама биргәннәр: баладан котылырга, дигәннәр. 
Бернинди токсикозсыз күтәрде ул авырын һәм декретка чыгарга дип, җиде ай булгач, кабат консультациягә барды. Андагы табибның аптыравы! Ачулануы! Ә апа: «Мин баламны табам», – дип, тыныч кына елмаеп тик утыра... «Казанда табасың!» – диделәр, ә ул китмәде. Операциядән соң ике ел үткәч, Азнакайда, 7 март көнне Илшатны тапты... 

Илшат: Әни, миңа тапшыру өчен, бер дәфтәргә хатирәләрен яза башлаган булган. Анда мондый юллар бар: «Гомеремдә иң бәхетле берничә мизгел булды: үзем теләгән Казан пед-училищесына, аннан соң Казан университетына укырга керүем, беренче дәресемнән соң урамда укучыларымның танып исәнләшүе, берничә бик авыр операциядән соң исән калуым... Ә Илшат туганнан соң Җир шарында миннән дә бәхетле тагын берәр кеше булдымы икән?! Искиткеч балам минем: иң акыллы күзләр, иң тәмле хуш исле биләү, бик нәфис бармак-лар, киң маңгай, матур борынлы, чия иренле улым... Илшатым, улым, бәгърем минем. Сиңа кадәр гадәт буенча гына яшәгәнмен икән бит. Ә 1980 елның 7 мартында минем мәгънәле, иң кадерле кешемә багышланган тормышым башланды. Улыма 3 яшь тулганчы бер тапкыр да кичтән беркая бармадым. Һәр кичне йә макет җыйдык, йә китап укыдык...» 
Әни бик чибәр булган. Ә аннан операция, бер күкрәген алдыру. Хатын-кыз өчен зур фаҗига бит бу. Тагын бераздан – авария. Кулсыз калу... Кулы өчен әни бик кимсенә иде – ул елдан-ел күбрәк шеште, кием сайлау авырлашты, кулы бернәрсәгә сыймый башлады. 
Аннары без яшәргә әбигә күчендек. Ашарга гел әбигә йөрибез – болай да үзебезгә кунарга гына кайта идек. Кулы эшләмәгәч, әни ашарга бик сирәк, иң гади әйберләрне генә пешерә иде. «Их, кулларым булганда өчпочмаклар да ясый идем бит», – дия иде ул. Тәмле әйберләр миңа әби-дә һәм Тәнзилә апада эләгә иде гадәттә. 

Тәнзилә апа: Ул авариядә апаның исән сул кулы сынып, аны гипска салдылар. Уң аягы бик нык җәрәхәтләнде, авызы тайган иде. Шушы хәлдән соң әнигә өченче инфаркт булды... Без аларны кызым белән икәү карадык. Ике кулсыз апа яшь бала хәлендә калды. Әмма ул бик көчле рухлы кеше иде: тизрәк аякка басарга тырышты, еламады, зарланмады. Өч ай дигәндә эшкә чыкты. Инде авырлыклар артта калды дип йөргән-дә, алар медосмотр үттеләр һәм анда апага аналыгын алдырырга туры киләсен әйттеләр. Операцияне Казанда, шул ук онкология больницасында ясадылар. Мин аны сакларга барырга җыенгач, Илшат: «Апа, әнине исән алып кайт, яме», – дип, күз яшьләре белән озатып калды... Буран иде. Көчхәл белән төнлә генә килеп кердек Казанга. Туганнарда кунып, таң белән больницага киттем. «Соңрак барсаң да була, хәзер аны барыбер опера-циягә әзерлиләр», – дисәләр дә, ашыктым. Палатага барып керсәм, апага укол кадап яталар. Шунда ул көлеп җибәрде: «И-и, иртән торгач операциягә кадәр сине күрсәм, бар да әйбәт була дип уйлаган идем, килеп җиттең!» – диде. Операция бүлмәсенә үзем озаттым һәм каршы алдым – унбер көн буе яныннан китмәдем. Аннан, хирург чакырып: «Анализла-ры чиста», – диде. Апа белән икәү кочаклашып елаштык... Бер ай да тормады, тагын эшкә чыкты ул. Ә 2006 елда кабат операция кичерде: уң кулының умрау сөяген алдылар. Авария вакытында сынып, дөрес ялганмаган булган. Операция урыны ачык калды, ялганмады – нурланыш терапиясе алу нәтиҗәсе. Шуннан башлап соңгы көнгәчә – ундүрт ел буе аңа һәр көнне перевязка ясарга кирәк булды. 

 

 Тәслия ханым улы Илшат белән.

Илшат: Минем телем чиста татарча ачылган. Татар балалар бакчасына йөрдем. 8 нче сыйныфтан соң Әлмәттә ачылган төрек-татар лицеенда укы-дым. Әйе, өйдән мин 14 яшемдә үк чыгып киттем. Әнине ул елларда районның татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе итеп тә билгеләделәр: Азнакайда татар мәгариф системасын төзеде ул, татар гимназиясе ачу артыннан да күп йөрде. 
Әни мине бик ярата иде, әлбәттә. Икеләтә ярата иде – янымда булмаган әти кеше өчен дә. Әмма үземнең «әтием юк» дип кимсенгән чагымны белмим. Аның каравы, Ландыш абыем бар иде бит. Әниемнең бер-туган энекәше ул. Югары белемле, акыллы, географак тәмамлаган, диңгез флотында хезмәт иткән. Мин җәен Минзәләдә аларда берәр ай торып кайта идем. Көн саен икәү балыкка йөрибез. Абый юмор ярата, кулы эш белә – мине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Күпмедер дәрәҗәдә әти дә булды. Әби дә ир-атларча коры кул-лы иде – ул да әти ролен үтәгәндер. Әмма мин әбинең яраткан оныгы статусында идем. 
Кечкенә чакта миңа «әтиең үлде» дип әйтәләр иде. Әни аның хакында 30 яшемә җиткәч кенә сөйләде. Шундый куркып сөйләде... Тик минем бит бернинди югалтуым юк иде – тапмаганны югалтып булмый. Моны аңла-гач, әни бик тынычланып калды... Соңгы елларда генетика, ДНК белән шактый кызыксындым, бу темага күп укыдым. Кешенең генетик картасында «чүп» геннар дип аталган бик мөһим геннар бар: мохиткә карап, шул геннар синдәге башка геннарны йә кабыза, йә сүндерә икән. Шуңа күрә миндә әнидә, әбидә булмаган гадәтләр, сыйфатлар юк: мин шул гаилә, шул мохит баласы. Әтидән күчкән геннар күзнең яки чәчнең төсенә генә тәэсир иткәндер, бәлки. 

Тәнзилә апа: Апа соңгы көннәренә кадәр яшәү рухын югалтмады. Мәзәкләр сөйләп көлдерә иде. Берәр-сенә ярдәм кирәк булса, телефоннан әллә кемнәрне табып сөйләшә, уңай якка хәл итә. Аны бик хөрмәт итте-ләр: пенсиягә чыккач та яныннан кеше өзелмәде. Хәл белергә, киңәш сорарга киләләр иде. 
2005 елда Илшат туйлап өйләнде. Апа: «Ике оныгымны да күрергә язды», – дип бик сөенә иде. Аларны сөйли башласа, сәгатьләр буе да туктамый. Илшат белән горурлануы да чиксез иде, әмма ул аны беркайчан да күрсәтмәде. Соңгы ике елда апаны карарга кеше кирәк булды (безгә күчәргә ризалашмады ул), «сиделка»га акчаны Илшат түләп торды. И-и, шуңа уңайсызлана иде инде апа: «Балаларның өлешенә керәм», – дия иде. Гомере буе барлык проблемаларны да үзе чишеп яшәгәч, кыенрак булгандыр, мөгаен.
Соңгы көненә кадәр Илшат һәм аның гаиләсе өчен борчылды. «Мин китсәм дә Илшатымны какмагыз», – диде. Нинди кагу! Илшат миңа үз улым кебек якын. Без үзебез өчәү бик дус-тату идек, бүген балаларның, оныкларның бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре сөендерә. Илшат та хатыны Влада белән Азна-кайда туры безгә кайта, уллары Әнвәр белән Йосыф безгә әби-бабай, дип дәшә. Апа ризадыр...

Илшат: Әнигә яман шеш дигән диагноз куйгач: «Күп булса, өч ел яшәр», – дигән булганнар. Ә ул 70 кә җитте... 2007 елда әби вафат булды. Ялгызы читен булса да, икенче яктан тормышы үзенчә көйләнгән иде әнинең. Кая күченү?! Үз өен ярата иде ул: күпме чакырсак та, Казанда бездә ике тапкыр гына кунак булды. Ә Мәскәүгә килмәде дә. Чирләре күп иде аның. Микроинсульт та кичерде. Земфира исемле шәфкать туташы аңа 14 ел буе көн саен перевязка ясап тор-ды – ул безнең бер туганыбызга әйләнде. Әни урынында йомшаграк кеше булса, күптән бирешер иде, ә ул дисциплина белән яшәде, шуңа күрә дә күп нәрсәне җиңде. 
Әни икенче тапкыр егылгач, сөйләшүеннән үк сиздем: хәле әйбәт түгел. Шунда ук самолетка билет алдым. Казаннан Азнакайга машина белән кайттым. «Бер сәгать элек өзел-де», – диделәр. Әмма соңгы тәүлектә ул инде беркемне танымаган... 
Әби, әни язмышына таянып бер фильм төшерәсе килә. Сериалга җитәрлек материал бар бит анда. Бер өлеше әнинең туган вакытлары – 1949–50 нче еллар, совет чорындагы татар авылы, андагы кеше драмасы турында булыр. Аннан, әнинең бер авыз русча белмәгән килеш Казанга килүе, тулай торакта яшәп, югары белем алуы. Мәхәббәт тарихлары. Бик озак очрашып йөргән кешесе белән аерылышу... Авырып китүе... Операция кичерүе, аннан мине табуы... Әнидәге архив! Милли-мәгариф темасына диссертациягә җитәрлек материал бар аңарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэтерлим мин Тэслия Арслановнаны,1990 нчы елларда Азнакай районында мэктэпкэ эшкэ килдем,Ул вакытта Ронода эшли иде,бик талэпчэн,бик акыллы булып истэ калган,бер кулы эшлэмэгэнен дэ ишеткэн идем,э купме газаплы авыр тормыш кичергэнен,шуна карамастан узен бик горур тоткан,нык булган икэн,сокланырлык,урнэк булырлык чын татар хатыны булган.Ландыш Арслановичны да хэтерлим,мин 8 нче класста укыган вакыт булгандыр,Азнакай районынын Урманай мэктэбенэ география укытырга жибэрделэр,без кызлар бу чибэр абыйга гашыйк идек,менэ шундый истэлеклэр.Кино тошерсэгез бик рэхэтлэнеп карар идек,уйлаган хыялларыгыз тормышка ашсын

    Хәзер укыйлар