Рамазан ае башлану уңаеннан 10 сорау Рамазан ае кайчан башлана?
1. Рамазан ае кайчан башлана?
Казанда изге Рамазан ае бүген, 1 апрель көнне, төгәлрәк итеп әйтсәк, кичке 18 сәгать 21 минутта башлана. Нәкъ шушы минутта Ахшам намазы вакыты керә. Исегезгә төшерәбез: мөселманнар өчен яңа тәүлек сәгать уклары төнге уникегә җиткәч түгел, ә Кояш баткач башлана.
2. Мөселман кешесе инде бүген үк нәрсә эшләргә тиеш була?
Бүген инде Татарстанның барлык мәчетләрендә Ястү намазыннан соң беренче Тәравих намазы укылачак. Рамазан аенда гына укыла торган махсус намаз ул. Аны мәчетләрдә – җәмәгать белән бергә укысаң саваплырак.
3. Ураза тоту нидән гыйбарәт?
Ураза тотарга ниятләгән – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә теләгән кеше сәхәргә торырга тиеш. Сәхәр – кояш чыкканга кадәр ике сәгать алдан тәмамлана. Быел уразаның беренче көнендә ул Казанда иртәнге 2 сәгать 57 минутта тәмамлана. Ураза тотарга ниятләгән кеше бу вакытта инде ашап-эчеп бетерергә тиеш. Кояш батканчы аңа ашарга, эчәргә, җенси якынлык кыларга ярамаячак.
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы укыла:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин».
Үз сүзләрең белән дә әйтеп ниятләргә дә мөмкин:
«Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым».
4. Сәхәрдә ничек туклану хәерлерәк?
Табиб-гастроэнтерологлар әйтүе буенча, кеше организмына тәүлегенә 300 грамм тирәсе аксым һәм май, 500 грамм чамасы углевод кирәк. Шулай ук тәүлеккә бер кило гәүдә авырлыгына 30–50 мл су да таләп ителә. Ураза вакытында төп бурыч – ифтар белән сәхәр арасындагы берничә сәгать эчендә боларны организмга кертеп бетерү. Аеруча су бик мөһим, ул организмда барган матдәләр алмашында катнаша. Ураза тотучыларның зур хаталары шунда: алар ифтар белән сәхәрдә бик күп итеп ашарга тырышалар. Ә моның кадәр ризыкны эшкәртү өчен организмга көне буена күпме су кирәк булачагын белмиләр. Ифтарда авызны хөрмә, өрек ише кипкән җимешләр белән ачуның үз фазыйләте бар. Хөрмәдә фруктоза бар. Ул бик тиз эшкәртелә. Намаз укып алган арада, хөрмәдәге фруктоза эшкәртелеп, баш миенә «ризык керде» дигән сигнал китәчәк. Ашказаны ризык кабул итәргә әзерләнәчәк. Суны исә ашаганнан соң түгел, ашар алдыннан эчәргә кирәк.
Тагын бер мөһим момент: кешеләр су дигәндә чәй, кофены да күздә тота. Чәй белән кофе бәвел кудыручылар. Шуңа күрә аларны түгел, чиста су эчәргә тырышырга кирәк. Сәхәрдә ачы, тозлы, маринадлы, ысланган ризыклардан тыелу кирәк – алар икенче көнне сусатачак.
5. Авызны кайчан ачарга ярый?
Ураза вакытындагы бөтен тыюлар да кояш батканнан соң юкка чыга. Иртәгә, ягъни 2 апрель көнне Казанда кояш 18 сәгать 23 минутта баячак. Авыз ачкач түбәндәге дога укыла:
«Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү».
Тәрҗемәсе:
«Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка».
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: авыз ачуга башта су эчәргә кирәк (чәй дә, кофе да, сок та түгел). Организмга башта чиста су керсен, аннан – җиләк-җимеш һәм соңыннан гына башка ризыклар.
6. Ни өчен мөселман кешесе ураза тотарга тиеш?
Ураза – исламның биш шартының берсе. «Әгәр Аллаһ коллары Рамазан аенда булган фазыйләтне һәм бәрәкәтне белсәләр, алар бу айның ел буе булуын теләрләр иде», – ди Мөхәммәд пәйгамбәр. «Кем иманын һәм савабын Җәнаби Хактан үтенеп, Рамазан аеның уразасын тотса, барлык гөнаһлары гафу ителер», – ди ул.
Бу ай – догаларның кабул була торган ае. Нәфес белән көрәшү өчен иң нәтиҗәле корал – ураза гыйбадәте. Ураза кешене сабырлыкка күндерә. Агачлар – каләм, диңгезләр язу карасы булса да, уразаның савапларын язарга җитмәс диелгән. Уразаның мөселман кешесе өчен зурлыгы шул дәрәҗәдә бөек.
Әмма ураза тоту сау-сәламәт кешегә генә фарыз, ул аның сәламәтлегенә зыян салырга тиеш түгел. Шуның өчен дә уразага керер алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.
7. Республика ифтары быел кайчан һәм кайда узачак?
Республика күләмендәге ифтар быел унынчы тапкыр уздырылачак. Һәм ул апрель ахырында «Казан-Экспо»да үтәр дип көтелә.
8. Рамазан аенда үзеңне ничек тотарга кирәк?
Рамазан – ашау-эчүдән генә түгел, начар эшләрдән, гамәлләрдән тыелып тору ае да. Бигрәк тә сүз йөртүдән, гайбәт сөйләүдән тыелырга кирәк. Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зекер, Пәйгамбәребезгә салават әйтеп савап була.
Рамазан аенда кылынган һәр изге гамәлгә язылган савап күпкә тапкырланачак, шуның өчен бу айда күбрәк изгелекләр эшләп калырга тырышырга кирәк.
9. Фитыр һәм фидия сәдакаларының күләме быел күпме булачак?
Фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, мөмкинлекләре күбрәкләр өчен ул 800 сумнан башлана. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 300 сум.
10. Ураза гаете кайчан бәйрәм ителәчәк?
Ураза гаете быел 2 май көнне бәйрәм ителәчәк. Аның ничек узачагы, тәртибе турында әлегә бернинди дә мәгълумат юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк