Логотип
Матур булыйк

Матур булыйк: Ролик белән массаж

Үз-үзеңә массаж ясау өчен, хәзер төрле җайланмалар бар. Шуларның берсе – соңгы елларда бик популяр булган массаж ролигы.  Күнегүләрне тренер Резеда МУСИНА өйрәтә.

Үз-үзеңә массаж ясау өчен, хәзер төрле җайланмалар шактый. Шуларның берсе – соңгы елларда бик популяр булган массаж ролигы.  Ул цилиндр формасында, өслегендә махсус чыгынтылары бар. Тәндәге нокталарга тагын да ныграк басу өчен шулай эшләнгән ул. Көн саен берничә минут шөгыльләнү массаж сеансы алган кебек нәтиҗә бирер. Чөнки роллер мускулларны киеренке халәттән чыгару өчен менә дигән җайланма. Ул шулай ук мускуллардагы авыртудан файдалы, хәрәкәт диапазонын  зурайта, билгеле бер урыннарда кан йөрешен яхшырта. Тренировкаларны җайлап һәм ашыкмыйча үткәрергә кирәк. Юкса тәнгә күгәрекләр чыгарга мөмкин. Тәнегезне тыңлап эшләгез, җайсыз булганда басымны  башка җиргә күчерегез. Күнегеүләрне безнең даими экспертыбыз, тренер Резеда МУСИНА өйрәтә. 


1. Аякларны тездән  бөкләп, аркага  ятабыз, куллар – баш астында. Калак сөякләре астына роликны куябыз да арка буйлап тәгәрәтеп йөртәбез. Бу вакытта янбаш идәнгә тияргә тиеш түгел.

2. Янбаш мускулларын киеренкелектән чыгарабыз. Бу күнегүдә хәрәкәтләнмибез. Роликны янбаш астына куеп, башта сул якта, аннары уң якта берәр минут  ятабыз. 

3. Киләсе күнегү күкрәк диафрагмасын ял иттерү өчен эшләнә. Ян белән ятабыз, аякларны кисештерәбез, бер кул алга сузыла, ролик – калак сөяге астыда. Икенче кулны баш астына куябыз да гәүдәне әле алга, әле артка хәрәкәтләндерәбез.

4. Бот мускулларына да массаж ясыйбыз. Моның өчен мускуллар буйлап роликны тәгәрәтәбез.

5.  Иң соңыннан ял итәбез: роликны койрык сөяге (копчик) астына куеп, кулларны сузып, бер минут ятабыз. Күзләрегезне йомсагыз да була. Әлеге күнегү мускулларны да, үзегезне дә тынычландырыр. Ролик белән массаж ясаганда тигез сулыш алу мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар