Алсуны мин уналты еллап беләм. Җитмешенче еллар ахырында исә бер үк спектакльдә («Әлдермештән Әлмәндәр») ике роль башкарып, мине тәмам әсир иткән иде. Әйе, бүгенге Гөлфирә-Алсу да, борынгы заман сылуы Йөзембикә-Алсу да бер үк дәрәҗәдә хәйран калдырган иде. Гайнуллина катнашкан спектакльләрне даими карау теләге, мөгаен, әнә шул чакта тугандыр да.