Логотип
Пар алма

Сәхнә йолдызлары, яки атка печән кем сала?

Алсуны мин уналты еллап беләм. Җитмешенче еллар ахырында исә бер үк спектакльдә («Әлдермештән Әлмәндәр») ике роль башкарып, мине тәмам әсир иткән иде. Әйе, бүгенге Гөлфирә-Алсу да, борынгы заман сылуы Йөзембикә-Алсу да бер үк дәрәҗәдә хәйран калдырган иде. Гайнуллина катнашкан спектакльләрне даими карау теләге, мөгаен, әнә шул чакта тугандыр да. Менә бит әле дә ул тудырган образларны барлыйм, аларның сәхнә язмышын күзаллыйм. «Сүнгән йолдызлар»да — Сәрвәр, «Бирнәсез кыз»да — Лариса, «Татар хатыны ниләр күрми»дә — Гөлбану, «Качаклар»да — Сәрви, «Әниләр һәм бәбиләр»дә — Валентина, «Өч аршин җир»дәге Шәмсегаяннары күңелдә яңара. Йә, ходай, аларны барлап бетереп була димени?! Бәләкәй генә рольдә дә аны күрми калу мөмкин түгел. «Зәңгәр шәл» спектаклендә, мәсәлән, Мәйсәрәне уйнаучы артистка гафу итсен, мин төп героиняның дус кызларыннан берсе ролендә генә пәйда булган Алсуга сокландым.

Сәхнәдә әнә шулай балкучы бу шәхеснең үз тормышы ни хәлдә? Шәхси бәхете түгәрәкме аның? Укучыларыбызны кызыксындырган әлеге сорауларга җавап эзләп, мин, ниһаять, актриса яшәгән йортка юл алам.
Һәм менә, бәлеш-пәрәмәчләр исе аңкыган, матур итеп җиһазланган гадәти бүлмәдә, чәй табыны янында әңгәмә башлыйбыз.



— Алсу ханым, мондый тәмле пәрәмәчләр пешерергә каян вакыт табасың!
— Теләге булгач, вакыты да табыла инде аның. Әмма шунысы аяныч, үземә ашарга ярамый. Өч көн инде кефир эчеп
кенә торам. «Бирнәсез кыз» спектакле белән кинога төшәбез бит, кыяфәтем бозылмасын дим...

— Артист халкын берни дә эшли белмәүче фәрештә дип уйлаучылар да бар.
— Бардыр шул. Шушы фатирга күчкән көнне күршебез зур гына бер пирог керткән иде. Урнашып беткәч мин дә пешердем дә бәлешем белән аларга кердем. Исе китте.

— Тел йотарлык итеп пешерүеңнең серен дә беләсе килә бит.
— Сереме? Яратып эшлим. Бик еш пешеренәм. Гомумән, мин һәр эштән тәм табам: йөгерә-йөгерә театрга барам, йө-герә-йөгерә, ашкынып дигәндәй, өйгә кайтам.

— Халкыбызда «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала!»— дигән әйтем бар. Сез, мәсәлән, Илдар әфәнде белән икегез дә, исем-дәрәҗәле артистлар инде, ә гаилә тормышыгызда «атка печән кем сала» соң!
— Иң элек Илдар Хәйруллин турында. Ул талантлы артист булуы өстенә, режиссер һәм остаз буларак та үзен сынаган кеше. Ә өйдәге Илдар зур мәгънәсендә тормышны алып баручы чын ир кеше, «атка печән салучы». Мин, аллага шөкер, һәрдаим хатын-кыз икәнлегемне тоеп яшим. Фатирыбызда ремонтны, мәсәлән, гел үзе ясый. Әле менә бакчабызда да йортны үз көче, үз куллары белән салды. Хәзерге заманда төзү материаллары табуның да бик авыр икәнен беләсездер инде. Ашау-эчү мәсьәләсе дә җиңелдән түгел. Ул, әйтик, азык-төлек юнәтсә, мин өс-баш мәсьәләсен кайгыртам. Улыбыз Искәндәрне дә хезмәтебез, яшәү рәвешебез үрнәгендә тәрбияләргә тырыштык.

— Ә син, Искәндәр, гаиләгездә кем хуҗа дип уйлыйсың!
— Әти, әлбәттә.

— Хәләл җефетеңнең артистка булуын теләр идеңме!
— Әйе, мин үзем дә артист булырга җыенам бит. Унынчы класста укуым белән беррәттән, Мәдәният институтының актерлар хәзерләү бүлегендә лекцияләр дә тыңлыйм.

— Илдар әфәнде, Алсу һәр спектакль саен диярлек кемнеңдер берәүнең сөеклесе булып уйный. Мондый чакларда көнләшү хисе кичермисеңме!
— Юк. Кичермим һәм андый хисне мин, гомумән, үз-үзенә ышанмаган кешеләргә генә хас кимчелектер, дип саныйм.

— Шулай да... чибәр хатын белән яшәве читен түгелме!
— Киресенчә. Мин хатынымны бүген дә беренче мәхәббәт яратуы белән яратам. Алсуны бүләк иткән бәхетле язмышыма бик рәхмәтлемен. Ир-егетләрнең барысына да миндәгедәй мәхәббәт телисе килә.

— Алсу ханым, бер четерекле сорау: әгәр барысын да яңадан башлап булса, гомерлек юлдаш итеп кемне сайлар идең!
— Илдарны! Илдарымны! Бары тик аны гына!!!

— Йөреп, яратып чыктыңмы!
— Ике ел йөрдек. Әле мин яшь идем бит, башка егетләр күземә күренмәде, аңа мөкиббән киттем. Яши-яши беренче хискә ниндидер олы фәлсәфи мәгънә дә өстәлә икән: инде минем өчен бу дөньяда Илдардан да якынрак кешем юк. Аллаһе тәгалә ахыргы көнгәчә бергә яшәргә насыйп итсен!

— Әллә бер дә «савыт-сабагызның шалтыраганы» юкмы!
— Дөнья бит бу, төрле чак була. Андый чакта ходайдан сабырлык сорыйсың.

— Мондый иман җаныңа каян иңде!
— Әнкәйдән дип уйлыйм. Әтием, мәсәлән, бишмеңчеләр сафында авыл-районнарның партия һәм совет аппаратларында эшләгән, әнкәй исә, кешеләрдән кача-поса, биш-вакыт намазын укыган, изге, матур теләкләрен тели-тели безне, тугыз баласын үстергән. Дин дигәннән, ул бит инсафлыкка, гаделлеккә, миһербан-лылыкка өйрәтә. Әнә ич, динле илләр вә экономик, вә әхлакый яктан чәчәк атты...

— Илдар әфәнде, әйтик, бүген кич хатының сәхнәдә героиня ролендә уйнарга тиеш, ди...
— Бүгенге табында, менә бу шулпалы пәрәмәчләр урынында Искәндәр белән мин пешергән аш булыр иде. Чөнки Алсуны без андый чакта ял иттерәбез.

— Гаилә театры ачу турында хыялланмыйсызмы!
— Таркату җилләреннән театрыбызны алла сакласын! Театр — күмәк хезмәт урыны ул.

— Ә син, Искәндәр, үз театрыңны булдыру турында хыялланмыйсыңмы соң!
— Ю-у-у-к! Әгәр укуымны уңышлы тәмамласам, әгәр театрга алсалар, әти-әниемнең остазы булган Марсель абый Сәлимҗанов канаты астында эшләячәкмен.

— Хәзерге чорда кешеләр теленнән базар экономикасы дигән сүзләр төшеп тормый. Алсу ханым, син ничек уйлыйсың, моңа бәйле рәвештә артистлар тормышы катлауланачакмы, әллә җиңеләерме!
— Сәнгатьтә базар мөнәсәбәтләренә күчү ничек буладыр, мин аны әле күз алдына китереп тә җиткермим. Әмма бу үзгәрешләр безнең эшкә дә уңай йогынты ясар дигән өметем бар. һәрхәлдә, бертигез түләү шарты бетәчәк бит. Конкуренция барлыкка киләчәк, җаваплылык артачак. Димәк ки, һәркем үз хезмәтенә намус белән карарга мәҗбүр булачак. Былтыр, әнә, театрыбызга бик күп яшьләр килде, әле бүген дә яшьләр ролен уйнаучы буларак, мин инде үзем өстендә эшләргә, икеләтә, өчләтә тырышырга тиешмен, шул ук вакытта, эшсез калмас өчен өлкәнрәк рольләргә күчү хәстәрен дә күрә башлау зарур. Хәзергә исә төрле «вак-төяк» эшләр, ягъни турыдан-туры үз вазифаңа бәйле булмаган эшләр белән дә шөгыльләнергә туры килә. Мәсәлән, әле кичәгенәк кенә, чират буенча, коридор идәнен юдым. Ни өчен аны мин юарга тиеш соң? Кемдер шушы эш өчен 100 сум түләү ала бит инде. Минйм ирем, мәсәлән, сиксән тәңкә акча хисабына театр училищесына көн саен укытырга бара, киләчәккә алмаш хәзерли.

...Алсуны мин уналты еллап беләм. Ул тудырган һәр образга сокланам. Бу юлы мин аның пар канатлы, сөекле ир хатыны, бәхетле әни, әйбәт хуҗабикә була белүенә сокландым. Әгәр дә миннән: «Бәхетле гаилә нинди була ул?»— дип сорасалар, «Алсу белән Илдарныкы кебек»,— диячәкмен...

«Сөембикә» журналының архивыннан
(1991 ел)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    АЛСУ БЕРЭУ ГЕНЭ-УЛ БОЕК АКТРИСА!

    Хәзер укыйлар