Логотип
Проза

ХӘРӘМ-САРАЙ ЧӘЧӘКЛӘРЕ

РИВАЯТЬ

Куфа шәһәре.
Җиденче гасырда, 656 нчы елда, Мөхәммәт пәйгамбәрнең туганнан туган  энесе һәм кияве хәзрәте Гали гарәп халифәтенең башкаласын монда күчергән.

Гарәп фольклорын җыючы Госман ибне Зәкәрия белән Ефрат елгасы буенда бакчадагы чәйханәдә утырабыз. Ярдан өстә калкулыкта ак йорт. Анда дүртенче хәлиф, уналты сугышта үзе катнашып, барысында да дошманнарны җиңгән, безнең ата-бабалар әйткәнчә, «Гали пәйгамбәр» яшәгән. Гади йорт, зурлыгы да бүгенге гарәп сәүдә-гәренекеннән өстен түгел.

Моннан ерак түгел ислам дөньясында шактый билгеле мәчет. 661 нче елда хәзрәте Гали намаздан соң шушы мәчеттән чыгып килгәндә, хариҗит Габдулла ибне Мөлҗем аңа агуланган кылыч белән чаба. Нык яраланган Галидән вәзирләре сорыйлар:
— Бу җинаятьченең башын хәзер кисикме?
— Юк, — ди Гали ибне Абу Талиб.— Хәзер түгел, мин үлгәч кисәрсез. Минем өчен мөселман дөньясының күпме яшь түккәнен күрсен ул. Ә мин үлгәч, җеназа укыгыз, ислам кушкан бөтен йолаларны үтәгез. Аннан соң минем җәсәдемне дөя өстенә бәйләгез дә дөянең үзен генә сахрага җибәрегез. Дөя кайда туктап тезләнсә, яки ятса — шунда мине җирләгез...

Икенче көнне пәйгамбәр бакый дөньяга күчә. Аның васыяте белән җибәрелгән дөя артыннан, кырык адым гына калып, бихисап гарәпләр бара. Җиде фарсах чамасы үткәч, бер калкулыкта дөя туктый һәм тезләнә. Пәйгамбәрнең сәхабәләре Галине дөя өстеннән алып, шул калкулыкта җирлиләр һәм соңыннан кабер өстенә бик мәшһүр мәчет салалар. Монда атаклы Нәҗәф шәһәре барлыкка килә. «Нәҗәф» борынгы гарәп телендә «калкулык» дигән сүз.

Ислам дөньясында җиде тапкыр Нәҗәфкә барып Гали пәйгамбәр каберенә зиярат кылу шигыйлар өчен Мәккәгә барып хаҗ кылуга тиң санала.

Госман ибне Зәкәрия белән без, ашыкмый гына кардамон салган кофе зчеп, шул заманнар турында сөйләшәбез. Госман ага инде алтмышны тутырган, ләкин әле һаман Зикар мухафазатында (провинциясендә) газетада мөхәррир булып эшли. Борынгы гарәп халык иҗаты турында китаплар чыгарган кеше, Чал чәч, ак сакал, елмайганда малайлар кебек балкып китә. Ул ашыкмыйча, ләззәтләнеп, дөньяның ямен тоеп, тәмен татып яшәргә ярата. Без инде өлкән яшьтәге кешеләр, шулай да сүз әкренләп мәхәббәт темасына күчә. Күрәсең, ирләр әңгәмәсендә мәхәббәткә кагылмыйча үтү мөмкин түгелдер...

— Мин яңалыкка каршы түгел, — ди ул. — Тик яшьләрнең Әмрикә, Ау-ропа фильмнарын карап, аларга ошарга тырышуларын яратмыйм. Мәхәббәт — гүзәл, тылсымлы, сихри көч бит ул. Аны матур шәрә кызлар сурәтенә тиңләсәң, бөтен тылсымы һәм нәзакәте югала. Мин — кадимче, миңа ата-бабамнар тормышы, борынгылык хисләре якын... Телисезме, мин сезгә мәхәббәт турында бер риваять сөйлим?
— Бик телим! — дим мин.
— Тыңлагыз!

Борын-борын заманда бер бик бай, куәтле вә мәшһүр патша яшәгән. Ул илнең иге-чиге, ул патшаның хәзинәсе күпме икәнен беркем дә санап бетерә алмаган.
Бу патшаның иң зур куанычы вә горурлыгы аның хәрәм-сарае булган. Ул фани дөньяның төрле илләреннән иң сылу кәнизәкләрне, иң гүзәл җарияләрне җыйган. Аларга моңарчы адәм баласы күрмәгән гаҗәеп мәрмәр сарай салдырган, сарайны кешеләрне хәйран калдырырлык гүзәл җиһазлар белән зиннәтләгән. Мәрмәр ташлар арасыннан чыгып торган агымсулар, әкияти күлләр ясаткан. Җир йөзендәге иң затлы җимеш агачлары һәм матур чәчәкләр китертеп утырткан. Сарай тирәсендә оҗмахтагы Фирдәүс кебек гүзәл бакча пәйда булган.

Хәрәм-сарайдагы хур кызлары кебек җарияләр белән патша үзе һәм аның вәзирләре, якыннары кичләрен-төннәрен кәеф-сафа кыла торган булганнар. Мондый оста муганния-җырчылар һәм рәкасә-биючеләр башка бер илдә дә булмаган һәм әле дә юк икән.

Хәрәм-сарайдагы хур кызлары өчен патша тарафыннан бер кодрәтле шарт куелган: таң атканда алар бакчага чыгып, роза чәчәкләренә әйләнергә тиеш булганнар, һәр таңда бакчада патшаның сихерчесе хәрәм-сарайдан чыккан кызларны тылсым көче белән чәчәкләргә әйләндереп торган. Ә кичләрен роза чәчәкләре тагын гүзәл кызларга әверелдерелеп, патшаның сый мәҗлесен бизәгәннәр. Тик патшаның әмере катгый: әгәр берәр вәзир яки сарай әһеле җарияне таң атканда бакчага чыгармаса, аның башы киселергә тиеш...
Патшаның әмерен бозарга җөрьәт иткән кеше табылмаган.

Тик бер иртәне, кояш чыгуга инде бер сәгать үткәч, патша сараена бик борчылган кыяфәтле бакчачы килеп керә:
— Бакчада бер роза чәчәге җитми! — ди ул сарай сакчыларының башлыгына.
— Җитәргә тиеш, тагын санап кара!
— Җиде тапкыр санадым, бер роза чәчәге югалган...

Башлык үзе чыгып чәчәкләрне санап карый: дөрес, чынлап та бер чәчәк җитми.
Бу илнең кануннары буенча патшаны ике очракта гына татлы йокысыннан уятырга рөхсәт ителә: дәүләткә зур куркыныч килгәндә һәм бакчадан роза чәчәге югалганда. Сарай сакчылары башлыгы, патшаны уятып, чиктән тыш вакыйганы сөйләп бирә.
— Хәрәм-сарайның бөтен бүлмәләрен, бөтен почмакларын айкап, тикшереп чыгыгыз, җария табылырга тиеш! — ди патша.
«Эһ» дигәнче бөтен сарайны актарып, бер бүлмәдә яшь кенә вәзир алдында иркәләнеп утырган кара кашлы, кояш йөзле, матур сынлы җарияне табып, вәзир белән икесен патша тәхете каршына җилтерәтеп алып киләләр.
— Җарияң белән дә, җаның белән дә саубуллаш! — ди патша вәзиргә. — Минем сүзем бер: әмеремә каршы эшләгән кешенең башы киселергә тиеш.
— Падишаһ хәзрәтләре! — ди вәзир.— Мин синең бөтен әмерләреңә һәм теләкләреңә тугры булдым. Эшләремне җиренә җиткереп эшләдем, минем намусым һәм вөҗданым саф. Ләкин үз гомеремдә беренче мәртәбә мәхәббәтнең нәрсә икәнен тойдым, аның бөтен ләззәтен татыдым. Үкенмим, хәзер мин үләргә әзер.
— Җарияне бакчага чыгарып үз урынына утыртыгыз! — дип әмер бирә патша.
— Мәңгелек дөньяга китәргә әзерлән, — ди патша яшь вәзиргә. — Мин гадел һәм тугры патша, соңгы теләгеңне үтәрмен. Соңгы теләк — изге теләк. Әйт, нәрсә телисең?
— Сорар идем, теләгемне үти алмассың, падишам.
— Мин үти алмаган гамәл юк бу дөньяда. Сора!
— Үләр алдыннан мин тагын бер сәгать сөйгән ярым белән булып каласым килә.
Патша уйга кала. Көпә-көндез бакча чәчәгеннән җария ясау ул үзе игълан иткән кануннарга сыймый. Ләкин соңгы теләкне үтәмәү дә патша исеменә тап төшерүе мөмкин.

Патша тирән уйга чума. Вәзирнең соңгы теләген үтәсәң, канун бозыла. Үтәмәсәң, гореф-гадәт ватыла. Аннан соң, «Мин үти алмаган эш юк бу дөньяда», — диде бит. «Соңгы теләгеңне үтәрмен», — диде.
Патшаның күңеленә келт итеп тагын бер фикер килә. Җарияләр, бакчага чыгып, чәчәккә әйләнгәч, барысы да бер төскә керәләр. Аларны берсеннән берсен дөньяда бер генә кеше дә аера алмый...
— Әйткән сүз — аткан ук. Соңгы теләгең үтәлер. Тик бер шарт куям. Бакчадагы бөтен җарияләрне көпә-көндез уятырга ярамый, үзең беләсең. Әгәр үз җарияңне башка чәчәкләр арасыннан аера алсаң, һәм ул чәчәк чыннан да синең сөйгәнең булып чыкса, син аның белән бер сәгать кенә түгел, бер тәүлек булырсың, — ди патша.
— Рәхмәт, падишам.

Патша, вәзир, сакчылар башлыгы һәм сихерче бакчага чыгалар. Розалар барысы да сызылып аткан таң кебек матурлар. Аларның берсе белән икенчесенең бер генә аермасы да юк. «Боларны аера алырлык зирәк кеше юк бу дөньяда», -— дип уйлый патша. Ә вәзир зур дикъкать белән һәр чәчәкне җентекләп карап йөри.
— Менә бусы минем чәчәгем! — ди ул, ниһаять.
— Сихерче, чәчәкне җариягә әйләндер! — дип әмер бирә патша.

Алар күз алдындагы роза үсеп, зиһеннәреңне җуярлык сылу кызга әйләнә. Йа, ходаның хикмәте, бу бүген иртән вәзир алдында назланып утырган гүзәл ләбаса!
— Минем әйткән сүзем бер: тәүлек буена сөйгән ярың белән булырсың, — ди патша.
Бер тәүлек үткәч, патша вәзир һәм аның сөйгән кызын үзенә чакырта.
— Әйтеп бирче, вәзирем, нинди баш, нинди зиһен һәм зирәклек белән син үз чәчәгеңне башкалардан аера алдың? Әллә син дә сихерчеме?
— Юк, падишам, мин сихерче дә, тылсымчы да, әүлия дә түгел. Мин гади адәм баласы. Әмма мин — вәзир дә. Вәзир — бу патшалыкның терәге, идарәчесе — уйлый белергә тиеш. Мин уйлап карадым: башка бөтен җарияләр таң атканда бакчага чыгып чәчәк булдылар. Ә минем күз нурым таңнар атып, кояш чыгуга инде бер сәгать үткәч кенә чыгып чәчәк булды. Димәк, бөтен чәчәкләр чыклы булырга тиеш, тик минем чәчәгем генә коры булырга тиеш, дип уйладым мин.
— Синең ничә хәләл җефетең бар?
— Юк, падишам, мин әле өйләнмәгән. Менә өч ел инде, мин шушы кызга гашыйкмын, аннан башка минем өчен дөньяда бер генә хатын-кыз юк та, булмаячак та! — ди вәзир.
— Син бу җариягә өйләнергә ризамы?
— Мин андый бәхет турында уйларга җөрьәт итә алмыйм инде, падишам, чөнки мин синең әмереңне боздым.
— Ә син, сылу кыз, минем вәзиремә хатын булып барырга ризамы?
— Әгәр мин аның хатыны булу бәхетенә ирешсәм, алладан һәр иртә, һәр кич сиңа озын гомер бирүен теләр идем, падишам!
— Миннән фатиха: өйләнешегез, бәхетле булыгыз, балалар үстерегез! Иртәгә сарайда бөтен галәм шаккатырлык туегыз булыр. Миңа акыллы, зирәк вәзирләр кирәк. Ә инде йөзләгән чәчәкләр арасыннан үзенең чәчәген аера алган вәзир зирәк вә акыллы түгелмени?

... Вәзирнең гомере бик озын һәм бик бәхетле булган дип сөйлиләр...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тә охшады, бик матур язылган.

    Хәзер укыйлар