Кичә кич, кояш баткач, ифтарлар узгач, татар дөньясы кайгылы хәбәр алды - «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, күп татар журналистларының остазы, татар матбугаты үсешенә искиткеч өлеш керткән күренекле шәхес Исмәгыйль Шәрәфиев каты авырудан соң арабыздан киткән. Аңа 66 яшь иде.