Логотип
Язмыш

Яшьлек яшьлек шул

Нинди генә чорга туры килсә дә, яшьлек яшьлек шул. Яратасы, яратыласы килү хисен тормыш авырлыгы да, сугыш та җиңә алмый.
Яшьлек мәңге түгел, яшьлек кунак,
Яшьлек вакыты
китеп югалыр. Безнең яшьлек үтәр,
Сагынып сөйләр өчен
Яшьлектәге тирән хис калыр.

 
Әниемнең әлеге шигырь юлларына тәүге һәм мәңгелек хисе дә салынган. Яраланып, госпитальдән соң сәламәтлеген ныгытырга туган авылына кайткан яшь лейтенант Гыйнияткө дә, яшь укытучы Минҗамалга да ят булмый бу халәт. Бер авылда туып-үсеп, бер мәктәптә укып та, моңа кадәр бер-берсен “күрмәгән” егет белән кыз, шулай хәвефле сугыш елларында табышалар. “Кыш ае. Матур гына кар төшә иде”; — дип әлегә кадәр кадерләп искә ала әни әтинең беренче кат үзен озата кайткан кичен.
 
Ә алда кабат аерылулар. Сынаулар, югалтулар. Әнием дүрт абыйсының берсен дә фронттан көтеп ала алмаячак...
 
Ярый әле, бәхетенә, гомерлек мәхәббәте, терәге — Гыйнияте әйләнеп кайта. Сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, әле сугыш беткәч тә, кадровый офицер буларак, елдан артык хезмәт итә ул. (Сугыш башланганда әти Орел шәһәрендә хәрби училищеда укый торган була. 1941 елның июль аенда ук Көнбатыш фронтка җибәрелә. Башта Брест шәһәре янында, 1942—1943 елларда Дон фронтында, Сталинград янында авыр сугышларда катнаша. Җиңүне Николайкин шәһәрендә каршы ала. Күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, бик күп медальләр белән бүләкләнә.
 
Җиде ел хәрби хезмәттән соң яраткан эшенә керешә, туган авылы Татар Сараланы (Лаеш районы) мәктәбендә математика һәм физкультура укыта башлый. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланган әти 1939 елда Куйбышев педагогия училищесын тәмамлаган була. Ләкин яшь коммунистны мәктәптә озак тотмыйлар, партия райкомы инструкторы итеп куялар. 1957 елны, сәламәтлеге шактый какшагач, ул яңадан мәктәпкә кайта. Укыту эше белән беррәттән, башлангыч партоешма секретаре булып эшли. Ә әнием белән алар 1946 елның ноябрендә кавышалар. Яшьлек хисләрен гомер буе күңелләрендә саклап, илле биш ел бергә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, гомер иттеләр. Без — аларның өч баласы — тату, нык гаиләдә, бер-берсе өчен җаннарын да кызганмаган әти-әнидән үрнәк алып үстек. Без генә түгел, авылда инде үзләре әби-бабай булган укучылары да әти белән әнине бик хөрмәт итәләр. Кырык ел укыту дәверендә күпме кешегә белем биргән бит алар. Укучылары әлегә кадәр әниемә (инде әтием вафат) бәйрәм саен котлаулар җибәреп торалар, рәхмәт яусын аларга! Әтиебез арабызда булмаса да, туган көнен ел саен искә алабыз. Ике яшьтән әнисез калып, ятимлектә үсеп, ул андый бәйрәмнәрне күрмәгән, шуңадыр инде туган көнен бәйрәм иткәнне бик ярата иде. Бүтән бәйрәмнәрне дә шатланып көтә иде. 9 май — Җиңү көнендә, күкрәге тулы орден-медальле костюмын киеп, көзге алдында басып торулары әле дә күз алдымнан китми.
 
Әйе, яшьлек тә, гомер дә мәңгелек түгел. Ләкин хәтер бар. Яхшы гамәлләре, якты хисләре белән кеше күңелендә калучылар озын гомерле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар