Алар Римнең туган ягына кайтырга дип кузгалганнар иде. Юл шактый озакка сузыласы. Көзге кебек ялтырап торган иномарка тигез асфальттан элдертә генә. Айзирәнең: “Ул кадәр кумасаң да ярар”, — дигән сүзләренә Рим дәшми генә елмаеп куйды: “Өр-яңа машина сынатып торырмы, оча бирсен, әйдә, руле ныклы кулларда ләбаса!”