Күңелеңә җыйма
Үз тиңең булса гына...
Мин үземнең беренче һәм соңгы мәхәббәтемне саклый алмадым, югалттым. ...Вәкил белән без бер авылда, чирәм өсләреннән яланаяк йөгереп бергә үстек, бергә укыдык. Еллары шундый иде бит — бик иртә олыгайдык. Әтиләр, абыйлар сугышка китүгә, укуны ташлап колхозга эшкә чыктык.
Безнең авылның болыны Агыйдел борылышында иде. Вәкил шунда ат белән печән чаптыра, ә безне, кызларны, аның янына печән җыярга җибәрделәр. Ике-өч кыз тал чыбыкларыннан ясалган куышта яшибез. Бары — бергә, югы — уртак.
Яңгыр яуган көн иде ул. Без җыенып күрше бригададагылар янына кунакка киттек. Кайтыр юлга чыккач, башкалар нигәдер арткарак калдылар, ә мин алдарак атладым. Шул вакыт минер Вәкил куып җитте һәм... “Мин сине яратам!” — диде...
Нәрсә дип җавап бирдем икән әллә оялып дәшми калдыммы, хәзер хәтерләмим. Әмма шул көннән соң гел Вәкилне күрәсем килә генә бит. Хәер, гел бергә эшлибез анысы, кичләрен уенга да бергә чыгабыз. Кызлар безнең араны беләләр, “Сез бик пар килгән”, — дип тә әйтәләр.
Шулай күңелле генә яшәгәндә, Вәкилне армиягә чакырып хәбәр килеп төште..
Кызлар белән бергә, авыл башына чыгып, озатып калдык без аны. Әйтеләсе сүзләр инде кичтән үк әйтелгән, ул исән-сау әйләнеп кайтырга, мин көтәргә вәгъдәләр бирешкән идек. Ул киткәч, миңа бик күңелсез булып калды. Вәкил юклыкка озак ияләшә алмадым. Ике арада сагыну хатлары йөри башлагач кына азрак тынычлана төштем. Хатларны мин Вәкилгә гел язып тордым, аның бертөсле солдат тормышына шатлык өстисем, күңелен бик тә күтәрәсем килә иде.
Абыйсы солдатка киткәннән соң, ике ел узгач, Вәкилнең сеңлесе Казанга кияүгә чыкты. Үз йортлары белән яшиләр, иренең тормышка китмәгән апасы да бар, диделәр. Мин моны ишетүгә: “Ул апаларын Вәкилгә бирмәсеннәр тагын”, дип уйладым һәм... бу уемны шунда ук оныттым.
Еллар узды. Әкренләп булса да, Вәкил кайтыр көн дә якынлашты. Мин хәзер гел күрешү сәгатьләре турында гына уйлыйм...
Ә Вәкилем... Вәкилем кайткан Казанга, билгеле инде, сеңелләрендә туктаган. Таныштырганнар моны карт кодача белән. “Эшкә монда урнашырсың”, дип, шунда ук пропискага да кертеп куйганнар... Ә беркөнне, эчкән килеш, аны йокларга кодача янына салганнар...
Авылга кайтып ике көн кунып китте Вәкил, ике сәгатькә дә яныма килмәде. “Кәләшенә ишетелер дип курка”, - диделәр күрше кызлары. Алты ел буе гел Вәкил дип типкән йөрәгем ничек түзде икән ул көннәрдә?! Авылда дус, дошман бар бит, бар да безне сөйләде... Кешеләр белән ничек тә азрак аралашырга тырыштым. Өйдә, урамда, фермада авыз эченнән генә һаман җырлап, моңланып йөрим. Әни: “Алар турында начар сүз әйтәсе булма, яманлык кире кайта ул”, — ди. Әйтәмме соң?!. Ул бит минем бердәнберем, беренче мәхәббәтем! Авылга кайтып никах укытып китүләрен ишеткәч тә, бәхетле булсыннар гына, дидем.
Бер елдан аларның уллары туды һәм, ни сәбәпледер,
I шунда ук үлеп тә китте. Мин | аларны чын күңелдән кызгандым, якында яшәсәләр кайгыларын да уртаклашкан булыр идем, мөгаен. Күпмедер вакытлар узгач, сеңлесе белән очраштык. “Ни хәлләрегез бар, ничек яшисез?” — дип сораганмындыр инде. Ул абыйларын сөйләп китте: “Синең каргышың төшкәндер инде, балалары гарип бит”, ди. “Юк, каргамадым, — дидем. — Рәнҗүен рәнҗегән идем, аерылышмасыннар да, тыныч та яшәмәсеннәр, дип уйлаган идем”.
Мин исә кияүгә үзебезнең авылга чыктым. Булачак иремнең апасы димләде. Әти-әнием инде картлар, аларны ташлап барыбер читкә китә алмый идем, ризалаштым.
Матур гына яшәп киттек. Ирем мине ярата. Әниләргә дә булышабыз — яккан мунчадан, пешкән таба ашыннан калдырмыйбыз. Бер елдан ике йортка куаныч булып кызыбыз туды. Өебез иске иде, яңа йорт салып кердек. Аңа мич чыгартып, күчәргә генә өлгердек — икенче кызыбыз туды. Малай көтсә дә, барыбер сөенде ирем. Тик миңа бәхетле булырга язмаган иде, күрәсең. Кызыма ике ай булган көнне ирем суга төшеп үлде... Озак та тормый әнине җирләдек.
Каенанам уңган карчык иде — сыер да, сарык та асрадык, икәү кышка печән, утын әзерләдек. Балаларны да бергә үстердек. Минем карт әтиемне дә ундүрт ел буе тәрбияләп, соңгы юлга озаттык.
Ә Вәкил белән ун елдан соң гына күрештек без. Бер дусты аша: “Күрәсем килә”, дип әйттерде. Үпкәләр беткән иде инде, очрашудан баш тартмадым. Кочаклаштык та елаштык, аннан сон гына сөйләшә башладык. “Дөресен әйт, Вәкил, син бәхетлеме, мине оныттыңмы?” — дип сорадым. “Юк, уемнан чыкмыйсың”, — дип җавап бирде. Мин аның дөресен әйткәненә ышанам.
Тагын берничә елдан соң очраклы рәвештә генә Казан урамында очраштык, бер кафега кереп, озак кына сөйләшеп утырдык. Яшьлек (онытылмый икән ул, инде оныттым дигәндә дә төшкә керә икән.
39 ел бергә яшәгән каенанамны җирләдем дә, бөтенләй ялгыз калдым хәзер. Кызлар инде кияүдә, балалар үстерәләр. Көзен кыш чыгарга Казанда яшәүче кызыма барам. Май җитүгә, шәһәр шау-шуыннан туеп, авылымны, авылдашларымны сагынып, балаларыма рәхмәт әйтеп үземә кайтып китәм.
Авылыбыз уртасыннан асфальт юл уза, бер яктан инеш ураган, икенче яктан биек өянкеләр чорнап алган. Ә урамыбыз — ямь-яшел чирәм, каршыбызда күл җәйрәп ята. Шушы кадәр матурлыкны ничекләр сагынмыйсың?!
Ә күңелем моңланганда көйли торган җырым гел бер минем:
Сандугачлар моңлы сайрый,
Талына кунса гына.
Кеше бәхетле була ул,
Үз тиңе булса гына.
Мәрдия ГАФИЯТУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Гаеп синдә түгел, син аны кире какмагансың. Хат та язышкансыз. Синең егетең армиядән соң синең яныңа кайтмаган, синең белән күрешмәгән, сөйләшмәгән. Өйләнеп куйган. Кыз кеше нишли ала соң егете аның янына килмәсә, сөйләшмәсә, кияүгә сорамаса? Димәк, синең үз насыйп ярың- үз ирең булган.
0
0
0
0
Ирегез бик яхшы булган да бит...... Э Вэкил уз бэхетсезлегенэ узе гаепле. Сез бергэ булсын очен берни дэ эшлэмэгэн!
0
0
0
0
Язмышыгыз сукмакларыгызны тиешле җирдә борып җибәргән икән, димәк, шулай кирәк булгандыр. Вәкилгә тормышка чыгып та бәхетле булмавыгыз мөмкин. Йомшак бәдәнлегә охшаган анысы. Ә болай, ирегез сезне яраткан, таза-сау балалар үстергәнсез. Бик тә шөкер итәрлек, минемчә. Ирегезнең кыска гомерле булуы, бергә картаймавыгыз гына кызганыч. Бәхетле картлык теләп калам.
0
0