Моң да, калфак та теге якта калды – Миләүшә Хабетдинова Камал театры премьерасы турында

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакле буенча фикер алышуда режиссерның фольклор кодларын дөрес шәрехләвен билгеләп узды. “Борынгы фольклор кодларын шәрехләүдә бер хата да күрмәдем. Җиренә җиткереп күрсәтүегез өчен рәхмәт”, - диде ул. Миләүшә Хабетдинова мәдәният әһелләренең классиканы дөрес укый башлавына сөенә.
Бүген Камал театры журналистларга һәм театр белгечләренә Илдар Юзеевның 1990 елда язылган “Ак калфагым төшердем кулдан...” пьесасы буенча куелган спектакльне тәкъдим итте. Ул Америка һәм Казан татарлары арасында телевизион "күпер" тапшыруы формасында язылган һәм куелган. Төрле кыйтгаларда яшәүче татарларны сиксәненче-туксанынчы елларда популяр булган телеформат ике студиядә кара-каршы очраштырган. Аларның диалогларын шәрехләп: “Моң да, калфак та теге якта калды”, - ди галимә.
Спектакльдә иҗаты совет реализмына туры килмәгән яшь рәссам чит илгә китергә мәҗбүр була. Тормышка өмете сүнгән һәм милләтенең киләчәгенә ышанычын югалткан Тайфур Кормаш ролендә – Искәндәр Хәйруллин. Ул, Бөек Ватан сугышы чорында әсирлеккә эләгеп, Америкада урнашып калган Жак белән Катрин Люсиль ресторанында үзенең илендә аңлау тапмаган картиналарын калдырып китә.
Миләүшә Хәбетдинова әлеге кинжал дәрәҗәсендәге скрипка, филләр, роза чәчәге һәм хамелеон төшерелгән картиналарда милләтебезнең диагнозын күрә. Галимә бу спектакльгә гади тамашачы да, интеллектуаль тамашачы да йөрүенә, һәрберсенең үзенә “азык” табачагына ышана. “Чөнки "без бу дөньяда югалмыйбызмы?" дигән бер проблема өчен бөтенебез дә борчыла”, - ди ул.
“Ак калфагым төшердем кулдан...” кебек милли спектакльгә тамашачының ничек йөрүе бездән дә тора – без халыкка җиткерергә тиеш – бүген Камал театрында журналистлар һәм театр белгечләре өчен күрсәтелгән спектакльдән журналистлар шундый фикер белән таралды.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.