Берзаман туганнар җыелышып бер ерак кардәшләребезгә кунакка бардык. Мәзәк хәлләр сөйләшеп, уйнап-көлеп утыра идек, бер танышыбыз әйтә: «Өй иягез белән сөйләшеп карыйсыгыз киләме?» - ди. Алдын-артын уйлап тормадык, «Сөйләшәбез!» - дибез. Бәйләү энәләрен бер-берсенә орындырып, теләгеңне әйтәсең дә йорт иясеннән җавап көтәсең. «Контактка кергән» кешенең кулындагы энәләрнең торышына карап җавапларны «укырга» була икән, имеш.