Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Йорт иясе барсын да белә...

Берзаман туганнар җыелышып бер ерак кардәшләребезгә кунакка бардык. Мәзәк хәлләр сөйләшеп, уйнап-көлеп утыра идек, бер танышыбыз әйтә: «Өй иягез белән сөйләшеп карыйсыгыз киләме?» - ди. Алдын-артын уйлап тормадык, "Сөйләшәбез!" - дибез. Бәйләү энәләрен бер-берсенә орындырып, теләгеңне әйтәсең дә йорт иясеннән җавап көтәсең. «Контактка кергән» кешенең кулындагы энәләрнең торышына карап җавапларны «укырга» була икән, имеш.

Ышанмас җиреңнән ышанырлык «җавапларга» без чынлап та шаккаттык. Йорт иясе безнең туганнар хакында шундый кызык һәм, иң гаҗәбе, дөрес җаваплар бирде ки, исебез китеп тордык. Апаның кызы йөкле иде. «Малай туамы?» дибез. Җавап: «Юк!» «Кызмыни?» Тагын: «Юк!» «Ике кызмы әллә?» - дип сорый апа коты очып. «Әйе!» Хикмәт, тагын ярты елдан чынлап та игез кызлар туды, игезәкләр буласын соңгы көнгә тиклем табиблар да белмәде. Җизнинең кайчакларда кешене басымчак итеп, көлебрәк сөйләшә торган гадәте бар. «Хуҗабикәңне яратасыңмы?» - дип сорый. Җавап: «Әйе!» «Ул бит җыйнаксыз, картайган, ямьсезләнгән, барыбер яратасыңмыни?» Барыбер ярата икән. Ә аның хатынын яратмый - бетте-китте, вәссәлам. «Аңлашыла бу. Килеп кермәс борын хуҗабикә апасы белән әйткәләшә башлаганын ошатмаган өй иясе», - дип көлешәләр.

Бер кеше белмәгән серләрне дә белә икән өй иясе. Ләкин мондый сөйләшү күңелгә шом салды, туктаттык без андый әңгәмәләрне. Уеннан уймак чыгуы бар. Сәер хәлләр генә түгел, параллель дөнья белән контактка керә торган сәер адәмнәр хакында да күп язалар. Шагыйрь «галибанә ялган ул — шүрәле, җен һәм убыр» дисә дә, дөньяда без белмәгән, аңламаган, аңлавыбыз да икеле бик күп хикмәтле, гыйбрәт алырлык хәлләр бар. Без дога укып Ходайга ялварабыз, күктәге Илаһыга мөрәҗәгать итеп ярлыкау вә ярдәм өмет итәбез икән — телибезме-теләмибезме — космос белән контактка керәбез түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар