Логотип
Яңалыклар

Хәйләкәр татар Татарстанны кубоктан мәхрүм итәрме?

Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференция финалында “Металлург”тан өстен чыкса, “Ак Барс” хоккей командасы зур могҗизаның сәбәпчесе булачак. 28 мартта, Казандагы беренче уеннан соң сериядә исәп көндәшләр файдасына – 3:0 булды. Упкынга килеп терәлгән мәлдә аңа тәгәрәми калып буламы? Бик сирәк очракта гына. Зиннәтулла ага Билалетдинов тырышырга ышандырды.

 


МОЗЯКИН КАПКАГА БАРЫП ҖИТТЕ


Данис Зарипов – Ян Коварж – Сергей Мозякин өчлеге... Конференция финалы алдыннан “Ак Барс” командасын “Металлург”ка түгел, нәкъ менә шул өчлеккә каршы куеп карадылар. Казан командасы аларны туктата алырмы, янәсе. Сорау юктан гына тумады, билгеле. Хоккей командалы уен булса да, "Металлург" составында һава торышын шул өчлек билгели. Әнә, Казан тамашачылары өчен яхшы таныш уенчы – Данис Зарипов плей-оффта ике раундтан соң КХЛның да иң нәтиҗәле уенчыга әйләнде. “Ак Барс” белән сериягә кадәр Данис исәбендә плей-оффның 9 матчында җыелган 17 (11+6) очко бар иде. Зариповтан тыш исемлектә һөҗүмчеләр Ян Коварж 17 (8+9), Сергей Мозякин 14 (3+11) һәм сакчы Крис Ли (14 (1+13) да иң югары баскычларга урнашуын күрдек.

 


“Безнең вакыт бар әле. Уйларбыз, – дигән иде Зиннәтулла Билалетдинов серия башланганчы әлеге өчлек турында. Уйлагандырмы, билгеле түгел, әмма юраганнар юш килеп, “Ак Барс”ның кәефен һәр уен саен нәкъ менә шул өчлектәге хоккейчылар боза килде.


...Ирексездән Сочидагы Олимпия уеннары, Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән илнең хоккей җыелмасы күз алдына килде. “Мозякинны ник командага алмадыкмы? Ул бит анда көндәшләр капкасына да барып җитә алмас иде...” – ил җыелмасын җитәкләгән вакытта Зиннәтулла Билалетдинов шундый сүзләр ычкындырган иде. Ул вакытта Россия хоккейчылары медальсез калды, Мозякин тешен кысып түзде, ә Зиннәтулла Билалетдинов бүген “Ак Барс” капкасына Сергей Мозякин гол керткән саен шул сүзләрен ник әйткәнгә үкенә торгандыр. Магнитогорскидагы беренче матчта ук овертаймда хәлиткеч алканы нәкъ менә Сергей Мозякин кертте дә инде (1:2).

 

Сергей Мозякинның капкага кадәр барып җитү тизлегенә күз иярмәде, хәтта...
 

ЗАРИПОВМЫ? УЛ – ХӘЙЛӘКӘР ТАТАР


2001 елда 20 яшендә Казан командасына килеп кушылып, 12 ел "Ак Барс" данын яклаган иде ул. Карьерасындагы иң уңышлы чоры да Казанда үткәргән еллар белән бәйле. Сүзебез – татар егете Данис Зарипов хакында. Казаннан китсә дә, җанатарларның әле дә яраткан уенчысы булып кала алды ул.

 


Дөрес, быелгы плей-офф башка төрлерәк хис-кичерешләр уятырга сәләтле – Данис Зарипов үз гомерендә беренче мәртәбә Гагарин кубогы өчен көрәштә "Ак Барс"ка каршы чыкты. Сергей Мозякинга капкага барып җитә алуын “исбатларга” кирәк булса, үз карьерасында зур уңышларга ирешкән Данисны бер-бер артлы алка кертергә нәрсә этәрә соң? Аның яшендә принципиаль уен була ала микән? Ул бит инде барысын да отты, дияр идең дә, әмма Данис “Ак Барс”ка каршы һәр уенда аеруча зур әзерлек белән чыга кебек. Димәк, үзе генә белгән этәргеч, күңелендә йөрткән әйтми калган сүзләре бар. Бәлки узган җәйдә Данисның Казанга күчәсе килүе, әмма Казан клубының аннан баш тартуы рас сүзләр булгандыр?


– Аларга каршы тренерлар штабы ни әйтсә, шулай эшләргә тырышачакбыз. Әлеге өчлекне туктату өчен һөҗүмчеләр һәм сакчылар бар. Минем эшем алка тоту. Зариповның алка сугуы коточкыч көчле, дисезме? Сергей Мозякинныкы куркынычрак. Ә Данис – хәйләкәр. Татар бит! Карарбыз, ни булыр, – дигән иде "Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов серия алдыннан.


Хәйләкәр татар капкадагы татарны да алдаларга сәләтле икән шул – Данис Зарипов һәр уен саен Эмиль Гарипов капкасына алка кертә алды. Аеруча Казандагы уен Эмильнең кәефен кыргандыр – уен бетәргә 2,5 минут калганда Данис исәпне тигезләп кенә калмады, җиңү китергән алканы да кертеп куйды – 2:3.

 

Әлеге голлары өчен Данис “Татнефть Арена”дагы тамашачыларның тәүге тапкыр үзенә каршы сызгыруларын ишетергә мәҗбүр булды.
 

 

СЕЗДӘН –  ЧӘКЧӘК, МИННӘН – ГОЛ


Тагын бер факт – 26 мартта, 36 яшьлек туган көнен билгеләп үткән көндә, Данис Зарипов Магнитогорскидагы уенда “Ак Барс” капкасына  гол кертте. Уен алдыннан татлы бүләгегез – чәкчәк өчен буш итмим үзегезне, диде бугай “Ак Барс” вәкилләренә.


Шунысы кызык: 30 мартта, “Ак Барс” – “Металлург” сериясендәге дүртенче матч көненә Сергей Мозякин да 36 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Анысына чәкчәк бүләк итмәсәк тә була, капкага болай да барып җитәчәк ул.


– Сергей белән Данисның даими үзгәреп торган хоккейга, үз яшьләренә яраклашып уйный алулары шаккатыра. Ел узган саен җитез хәрәкәт итүе җиңел түгел, көндәшләр дә тик ятмый бит – аларны яхшылап өйрәнә. Шуңа да карамастан икесе дә ниндидер яңа алым табып тора, – дип белдергән легендар хоккейчы Павел Буре да әлеге ике уенчы турында.


– Данис Зарипов плей-оффта ниләр майтара, дисезме? Үзем дә агачка шакыйм, – ди “Металлург”ның баш тренеры Илья Воробьев.


Ә ул арада Данис Зарипов плей-оффта рекордын тагын да яңарта төште – 22 (15+7) очко.


– Мозякин белән Зарипов югары осталыкка ия уенчылар. Аларны ансат кына туктатып булмый, – ди хәзер Зиннәтулла Билалетдинов.


Саннарга күз салыгыз: «Ак Барс» капкасына кертелгән 7 алканың дүртесе – Данис Зарипов, икесе Сергей Мозякин исәбендә. Ничек капкага барып җитәләр, диярсең!..
 

 

НИЧЕК ТЫРЫШЫРБЫЗ?


...Казандагы беренче уенны зур өметләр белән каршыладык. Җиңә калса, “Ак Барс” көндәшенең үкчәсенә басачак, дидек. Ике период 1:1 исәбенә төгәлләнеп, өченчесе башында ук “Ак Барс” алга чыгуга бәхет күгенең җиденче катында йөздек.

 


...Барысы да өченче период азагында хәл ителде. Казан командасы уен азагына кадәр исәпне үзгәрешсез саклый алмады: Эмиль Гарипов саклаган капкага өченче уен рәттән Данис Зарипов гол кертте.

Уен төгәлләнергә 2 минут чамасы калып барганда Зарипов тагын бер, бу юлы инде җиңү китергән алканы кертте – 2:3. Сериядә исәп – 0:3 булды.


– Сериядә җиңү яулап булырмы, дисезме? Тырышырбыз! – диде Зиннәтулла Билалетдинов шул уеннан соң. – Егетләр яхшы уйнады, тырышлыкларын кызганмадылар. Аларны шелтәли алмыйм. Ләкин азакка кадәр уйнап җиткерә алмыйбыз.


Серияне коткару җиңел булмаса да, әлеге каршылыкта “Ак Барс” кимендә бер-ике уенда җиңү яуларга лаек булуы бәхәссез. Җиңелүгә дучар булган өч матчта да “Ак Барс” көндәшләренә караганда аз һөҗүм оештырмады, ләбаса. Үч иткәндәй сериядә команда капитаны Александр Свитовның уйный алмавы, Александр Лукоянов, Денис Голубев, Дмитрий Архипов, Михал Йорданның имгәнеп торуы да азаккы уңышка аяк чалды бугай. Сүз дә юк, проблемалар “Металлург”та да бардыр. Әмма аларның җиңү китерергә сәләтле өчлеге – Зарипов-Мозякин-Коварж кебек уенчылары сафта. Җитмәвенә берсе татарларны да алдарлык хәйләкәр татар бит әле. Эшләр болай барса, Казанны кубоксыз калдырып, үзе бишенче мәртәбә Гагарин кубогына да ия булырга мөмкин әле ул.


...Казан җанатарлары гына өмет белән 30 мартны – сериядәге дүртенче матчны көтә.

 



 

КХЛ. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция финалы. 3 нче матч.

“Ак Барс” (Казан) – “Металлург” (Магнитогорск) – 2:3 (1:0, 0:1, 1:2).

1:0 Азеведо (Секач, Яруллин, 12:13, күплектә)
1:1 Мозякин (Ли, Зарипов, 31:55, күплектә)
2:1 Глухов (45:56)
2:2 Зарипов (Ли, Коварж, 56:08)
Капкачылар: Гарипов – Кошечкин
Сериядә исәп: 0:3 (1:2 ОТ; 0:2; 2:3).

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар