Кем төртте?

Ә менә бу вакыйганы миңа бертуган апам сөйләде.
Апа кичке институтта укый торган кызы Гүзәлне көн дә трамвай тукталышында каршы ала иде. Кичке уннар тирәсендә аскы катта янгын чыккан. Эчәргә хирыс күршеләр, күрәсең, тәмәке төпчеге ташлап калдырганнар. Дөбердәтәләр-дөбердәтәләр - ачучы юк. Төтен коридорга сөзелеп чыга башлагач, янгынчылар чакыртканнар. Ишекләрен ватып, дөрләп китәргә өлгермәгән утны сүндереп, матрас, идәннәрне су белән лычкылдатып һәм ватык ишеккә пломба салып, китеп барганнар. Апа, әни кебек, кеше эшенә тыгылып йөрүне сөйми торган кеше,  кем гаепле икәнен тикшерү белән мавыккан күршеләрдән аерылып үзләренә кергәннәр дә, ашап-эчеп йокларга ятканнар.

- Имтиханга барасы булганга Гузәл дә сәгать берләр тирәсендә ятып йоклады, - дип сөйләде апа. - “Таң йокысы татлы була” дип юкка әйтмәгәннәрдер, изелеп йоклап ятабыз. Берзаман кызым торган да балкон ишекләрен ачып йөри. “Әле дүрт тә тулмаган бит, йокла, ник төн ката кеше бимазалап йөрисең?” - дим. “Әнкәй, кемдер мине төртеп уятты, “Торыгыз, янасыз бит! Уят барысын да!” - дигәч, шаккаттым”, - ди. Ут-күз күргән кешемени, куркып калгандыр, шуңа саташа торгандыр дип ачуланып яткырдым. Ярты сәгать уздымы-юкмы, тагын сикереп торган бу. “Йоклама, янып үләсез хәзер!” - дип, кемдер янтыгыма төртә!” - ди бу. Аптырап балконга чыксам исләрем-акылларым китте, икенче каттагы теге бүлмәнең кечкенә тәрәзәчегеннән ургылып төтен чыга. Чынлап та янабыз ләбаса, Ходай шомлыгы. Бишенче ярты булып килә. Йөгереп коридорга чыктым, ишекләрне дөбердәтеп, кыңгыраулар чыңлатып йөрим, беркем уянмый. Чабып урамга чыксам, теге фатирның тәрәзә яңаклары дөрләп яна, утлы кисәү агачлары түшәмгә сикерә. Янгын икенче катта. Без дүртенче катта яшибез. Ярый да үзем урамда, өйдә балалар йоклап ята бит!

Ниһаять! Янгын машиналары килеп җитте. Олы бәладан котылып калдык. Күршеләрне без уяттык бит, рәхмәтләр укыйлар. “Иртәнге дүрттә ничек тора алдыгыз? Янып үләсе булганбыз бит!” - диләр. Шул атнада гына бездән ерак түгел, төнлә аскы каттагы фатирларның берсендә ут чыгып, газ торбалары шартлап, дүртенче, бишенче катларда яшәүчеләр янып та үлгәннәр икән. Дөньяда шаккатырлык галәмәтләр тулып ята, кайчак могҗизага тиң ул вакыйгаларның серен, хикмәтен бик теләсәң дә, аңлый алмыйсың.
Хәер, сер ачылса, могҗиза булмый бит инде ул.

Апаның кызы бу вакыйганы бик гади генә итеп: “Һәркемнең иңендә ике фәрештә бар бит, алар яхшы-яманны, гөнаһ-мазарны теркәп кенә утырмыйлар, ә бәлки кеше бәлага, бәхетсезлеккә юлыкканда аңа мондый хәлдән чыгу мөмкинлеген пышылдап алырга да өлгерәләр" - дип кенә аңлатты. Бәхәсләшмим, бәлки бу чынлап та шулайдыр, ә бәлки әлеге дә баягы йорт иясе тынгысызланып, хуҗаларын кисәтергә өлгергәндер.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
    4028
    1
    45
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    3974
    0
    35
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    3352
    1
    30
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    6027
    2
    29
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4698
    3
    25
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 июнь 2023 - 11:43
    Без имени
    Ния бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.
    Әйтелми калган рәхмәт
  • 1 июнь 2023 - 11:18
    Без имени
    Сабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏
    Китап акылны тәрбияли
  • 31 май 2023 - 15:07
    Без имени
    Точно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.
    Бәхетле очрак-3
  • 23 май 2023 - 17:50
    Без имени
    Нэкъ минем килен!
    «Мәхәббәт» корбаннары
  • 22 май 2023 - 10:24
    Без имени
    Первый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.
    Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек