— Киткәннәр… Авыл очындагы әрәмәлектән чыгып, үз өйләренә таба күз салгач, гаҗизләнеп әйтеп куйды Габдерәшит. Бу минутта йөрәген-җанын кысып алган чарасызлыктан арыну өчен нәрсәдер кыласы, әллә кычкырып җырлыйсы, әллә тәгәрәп елыйсы килә иде. Юк, боларның берсен дә эшли алмый ул, эшли алмый. Дәшмәскә, сиздермәскә, моңа кадәр ничек яшәлгән, шулай дәвам иттерергә генә кирәк. Күпме гомере калгандыр… Бәргәләнүдән ни файда?