Логотип
Күңелеңә җыйма

Абый

Алдагы тормышымда әти юклыгын, яклаучысызлык бушлыгын шушы Илгиз абыем тутырды. Гомер буе якын кардәшләр булып яшәдек.

Бәләкәй хикәятләр юл йөргәндә юлны кыскарта. Хәер, алар хикәят итеп тә сөйләнми. Болай гына, сүз җаеннан гына. Әнә, юлдашым – сәнгать дөньясында билгеле ха­-ным – балачагын исенә төшереп елмаеп бара. Аның хатирәләре дә елмаю кебек якты: «Бервакыт, ун яшьләрдә булганмындыр, – дип сөйләп китте ул, – бер малай артымнан бастырып куып йөри генә бит. Күрше мәктәптән ул. Тәки бер кууында тотып алды бит бу мине. «Тукта, тукта әле! Син Галия бит! Син минем сеңлем Галия бит, – ди бу миңа. – Әйдә безгә барабыз. Кунакка. Мин синең абыең Илгиз».

Нишләптер, мин бу яңа табылган абыема шунда ук ышандым. Бигрәк беркатлы, риясыз булганмын инде. Аңа ияреп аларга кунакка киттем. Өйгә төн уртасында гына кайттым. Илгизнең әнисен дә яраттым. Ул да ягымлы булгандыр инде. Иң гаҗәбе шул: әнием дә: «Юк, ул синең абыең түгел. Аларга барып йөрисе булма!» – димәде. Хәер, күрше урамда гына көндәше яшәп ятканын хатын-кыз белми буламы соң инде!

Абый миннән нибары өч айга гына олырак иде. Ә безнең әти сугыштан кайтмады. Юк, һәлак булып калмады ул. Көнчыгыш фронтта японнарны кыйнап кайтышлый Фрунзе шәһәрендә яшәүче әнисе, минем әбием, янында тукталган. Шул тукталудан әбиемнәрнең күршесендәге тол хатында торып та калган. Күрәсең, безнең әти бик тиз гашыйк булучан кеше булгандыр инде. Бәлки кызганучан, мәрхәмәтле адәмнәр өммәтеннән булгандыр. Казандагы – күрше урамнарда гына яшәгән ике сабыен оныттырырлык итеп үзенә бәйләп куйган тол хатынның кызына әти итеп калдырырлык сәбәпләрне хәзер ачыклау да, аңлау да мөмкин түгел инде.

Алдагы тормышымда әти юклыгын, яклаучысызлык бушлыгын шушы Илгиз абыем тутырды. Гомер буе якын кардәшләр булып яшәдек.

Илгиз абый әтине дә эзләп тапты. Хәтерлим әле: ул Фрунзедан алып кайткан хәбәре белән урын хастасына калган әниемнең көннәрен озайтты.
«Фатыйма әни (минем әнигә шулай дип эндәшә иде ул), әтине күреп кайттым. Гомер буе бер сине генә яраткан, сине генә сагынып яшәгән икән ул! Фатыйма белән кызым Галияне күрсәм, үлсәм дә үкенмәс идем», – диде. Кайта алмый инде әткәй. Аның анда җиде баласы бар икән.
Шушы бер җөмләдән әни күңелендә еллар буе яткан боз эреде дә бетте. Әтине бәхилләп үлде ул.

Илгиз абыемның әнисенең көндәшенә – минем әниемә карата миһербанлылыгына торып-торып хәйран калам. Мин ул кадәр үк булдыра алмас идем.

Абый Фрунзедагы туганнар белән дә күпер салды: хатлар алышты, кунакка чакырды, үзе барып йөрде. Шулай итеп, тегендәге җиде бала да абыйлы булды. Гаҗәеп киң күңелле кеше иде шул ул. Пәйгамбәребез хәдисләрендәге төсле, кыз туганының хәлен үзенекеннән артык күрә торган, ярдәм итәргә яки кереп хәл белергә вакыты булмаса, өй каршыннан чыбыркысын булса да шартлатып уза торган адәм иде».
 
Менә юлдашымның матур истәлеген, онытылганчы дип, сезгә җиткерим әле.                                                                                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иииии! Бигрэклэр ягымлы, кин кунелле булган Илгиз! Энисенен кондэшенэ дэ Фатыйма эни дип йоргэн бит! Энисе дэ яхшы кунелле булган инде анын! Шушындый кешелэр куп булсыннар иде! Тормыш нинди гажэеп, кешелэр дус- тату булырлар иде!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ах , нинди яхшы хикэя! Кунел жылылык белэн тулды! Идая.

      Хәзер укыйлар