Серле кеше

Алия йокысыннан күз яшьләренә чыланган килеш уянып китте. Үзе һаман нидер сөйләнә, кемгәдер дәшә, ачыргаланып чакыра. Нинди бәхетле иде ул төшендә!..
Җәйнең иң җылы кичләренең берсендә үзеннән ике яшькә яшьрәк, әле укуын да тәмамларга өлгермәгән Фаил белән танышты ул. Егет үзенекен итсә итте, ләкин кызның кесә телефонының номерын ул кичне кулына төшерде. Ә кыз Фаилгә артык игътибар бирмәде, аның каршында башка егетләр белән аралашуын, хәтта бу аралашуның күңелле булуын да егеткә сиздерергә онытмады. Ярсыды Фаил – аның бер күрүдән гашыйк булган Алиясен башкалар белән бүлешәсе, хәтта күрештерәсе дә килмәде.
Теләсә кемнең күзе төшәрдәй чибәр иде шул Алия. Ходай тутырып биргән аңа алсу таңдай гүзәллекне. Егетләрне матурлыгы белән генә түгел, җор теле, сөйкемле елмаюы белән дә таң калдыра белде ул. Егетләр дә игътибарсыз калдырмадылар үзен. Балга, майга төреп, матур сүзләрен дә, соңгы акчага алынган чәчәк бәйләмнәрен дә кочак-кочак китергәләделәр алар. Тик кыз үзен горур тотты, шулай тиеш кебек кабул итеп, кайчак рәхмәт сүзен дә ишеттермәде ул. Ә хыял диңгезендә йөзгән егетләр, ярга чыгарга ашыкмадылар. Алар, диңгез эченә кергән саен, матуррактыр, ниндидер серлелек бар, аны бүген булмаса, иртәгә үзебезнеке итәрбез дип уйладылар. Мәхәббәт сукырайта шул кешене. Уттан чыгып җитмичә, суга әйләндерә дә ташлый. Ярый ла, көймәләр якында булса...
Фаил бүген дә көнозын Алияне уйлады. Үзенчә аның белән дә сөйләште, көлеште. Бу сихри мизгелләр егеткә яңача көч, дәрт өстәде. Ул барысы да алда булуына ышанды. Алияне ничек яулау ысулларын кат-кат уйлады ул. Тик кызның үзен генә түгел, башка егетләрне дә ничек читкә этәргәнен искә алып, барлык уй-хыялларын сызып ташлады. Шулчак егет әбисе белән бабасының ничек танышканнарын искә төшерде. Бик серле аралашып киткән бит аның әби-бабасы. Ул вакытта телефонның «т» хәрефе дә булмаган, шуңа күрә яшьләр хат аркылы аралашканнар. Әбисе Нәгыймәне бабасы атна кич авылдашы Рәхилә белән җыенга җыелган вакытта ошатып калган. Шул кичтән соң, атна саен хат, ә хат эчендә мәхәббәткә төренгән татлы сүзләр юллаган Нәгыймәсенә. Нәтиҗәсе күзгә алдында: алар менә 53 ел бер-берсенә терәк булып, янәшә атлыйлар.
Барлык уй-фикерләрен дә бергә җыйнап, Алиянең телефонына матур итеп смс хәбәр, шигъри юллар җибәрә башлады Фаил. Тик үзенең кем булуын әйтмәде: бу аралашуга тагын да күбрәк серлелек өстәде. Күрешкәндә дә, Алияне читтәнрәк күзәтә ул. Туып килгән мәхәббәт учагына читтән генә утын өстәп, җил-давылдан саклый. Алиядә дә үзгәрешләр сизгәли Фаил. Кыз, үзе генә калырга ярата башлады, күренеп тора – уй-хыяллар диңгезендә йөзә...
Серле аралашу ярты ел дәвам итте. Фаил дә укуын яхшы гына тәмамлап, калага укырга чыгып китте. Читтән торып укырга кереп, эшкә урнашты. Кесәңдә кереп рәхәтләнеп ашап чыгарлык та акчаң булмау яшәүмени инде ул дип, керемле эш әзләп, тырышып-тырмашып теләгенә иреште.
Алсу да көндезләрен укыса, кичләрен официант булып эшкә урнашты. Моны белеп алган Фаил, иптәш егете белән Алия эшләгән ресторанга килгәли башлады. Кыз, әлбәттә, Фаилне таный, ләкин сер бирмәскә тырыша. Егет тамак ялгарга килгәндә, чәчәк бәйләме дә кыстырып килгәли, матур сүзләрен дә җәлләми. Смс белән шигъри юллар җибәрүен дә дәвам итә.
Ә Алия билгесез мәхәббәтенә инде күптән гашыйк... Ул аның хакында беркемгә дә сөйләми, сер чишми. Шуңа да башкаларны якын китерми, аралашмый. Шуңа күрә Фаилнең букетларын да теләр-теләмәс кенә ала.
Бер кичне Фаил Алияне озата кайтырга рөхсәт сорады. Соң булгач, кыз каршы килмәде: ара ерак булмаса да, сөйләшеп кайтырга кеше булыр дип уйлады.
Шул кичтән соң аралашып, дуслашып киттеләр алар. Дуслык озакка сузылып, мәхәббәт мәгънәсен югалтмасын өчен, Фаил үз серен бер кичтә чишәргә уйлады...
Гаҗәпкә калды кыз: сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Ул бит ниләр генә уйлап хыялланмады. Ә аның бер елга сузылган мәхәббәте янәшәдә генә булган икән...
Тик бәхетләре генә озакка бармады шул. Фаил, төзелештә эшләгән вакытта бәхетсезлеккә тарды: егылып төшеп, комага китте. Алия аның яныннан көне-төне, атналар буе китмәде. Әмма Фаилне аның мәхәббәте дә, табиблар да саклап кала алмады...
Бүгенгедәй аның төшләрә һаман «серле егет» булып керә ул. Кызга шигъри юлларын җибәрә:
Икәү атлаган сукмаклар
Нигә аерылды икән?
Күпме көткән бәхетебез
Шулай югалыр микән?
Юк, юк, югалмый Алиянең Фаилгә карата булган мәхәббәте. Ул бит аның күңеленә үтеп кергән бердәнбер «серле кеше»!..

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.