Мәгълүм булганча, күптән түгел Казанда «PROнаука» проекты башланды. Аның кысаларында төрле чаралар, акцияләр уздырыла. Мәсәлән, «Төн» операциясе вакытында казанлылар фәнгә таба бер адым атлый. Вуз галимнәре гади халыкны фән белән таныштыру, белмәгән серләрне ачу максатын куя. 20 июль көнне «УНИКС» каршына табигать фәннәрен яратучылар җыелды.