"Печән базары" фестивале узачак

7 августта Иске Татар бистәсендә заманча форматлы Печән базары узачак
Чарада 60тан артык дизайнер катнашачак, 10 мәйданчык эшләячәк
7 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә "Печән базары" фестивале узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте.
Тәбрис Яруллин Печән базарының Казан шәһәренең үзенчәлекле бренды булуын искәртеп үтте. “Дүрт ел элек, Габдулла Тукайның вафатына 100 ел булганда, Казанның актив яшләре белән җыелышып, бу көнне ничек уздырып булыр икән дип, фикер алыштык. Хәтер көне нинди форматта булырга тиеш? Тукайны күз алдына китергәндә, Печән базары да күз алдына килә. Шуннан чыгып, без ул чордагы Печән базарын яңадан торгызып, аны заманча форматта эшләргә кирәк дигән фикергә килдек. Бу безнең принцип: барлык актуаль форматларны “татарлаштырырга” тырышабыз. Татарларга хас булган нәрсәләрне яңартылган форматта тәкъдим итәбез", - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Тәбрис Яруллин, чараның тарихы турында сөйләгәндә, аның беренче елда апрель башында узганлыгын, Печән базарына бик күп яшьләрнең чыгуын, аларның үз көчлере белән төрле тәм-томнар, милли ризыклар әзерләп сатуын искә төшерде. "Печән базарында үз эшләнмәләрен сатарга унга якын кул остасы чыккан иде. Моннан тыш, китаплар сатылды, “ирекле” микрофон куелды, төрле флеш-моблар оештырылды. Икенче тапкыр оештырганда, чара куәтләнде, Иске шәһәр префектурасы ярдәме белән тагын да үсте һәм фестиваль буларак тәкъдим ителде", - диде әңгәмәдәш. Былтыргы чараның ни дәрәҗәдә колачлы булуын күзалларга мөмкинлек булсын дип, Тәбрис Яруллин мисал китерде: "Узган ел 1200 өчпочмак, 12 пар читек саткан идек. Чарада хәтта Америка татарлары да бар иде".
Казанның "Иске шәһәр" территориясе префекты Марат Усманов Иске Татар бистәсендә оештырылучы "Печән базары"ның әһәмияте турында сөйләде: “Турист, казанлы, кунак булсынмы ул, без аларга татар мохитенә кереп китәргә мөмкинлек бирәбез. Бөтен кызыгы, мәгънәсе шул чордагы көнчыгыш базарына кереп китү. Безгә әлеге чараның рухи ягын күрсәтү мөһим. Монда ниндидер керем алырга дигән максат куелмый. Узган елны әлеге чарада 5 меңнән артык кеше катнашты. Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына килгән бик күп чит ил кешеләре Печән базарында кызыксынып йөрделәр. Хәзер бит шәһәрнең архитектурасы белән генә кызыктырып булмый, һәр туристка ниндидер истәлек алып китү өчен шундый интерактив мәйданга эләгү кирәк”, - диде ул.
Быелгы "Печән базарында" Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары татар милли үзенчәлекле продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында - төрле сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар киемнәре булачак, шулай ук әдәби китаплар, хәтта сирәк очраучы китапларны сатып алу мөмкин булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.
Оештыручыларның Печән базарында кунак булырга теләүчеләргә бер шартлары бар - бирегә килүче һәркем, милли үзенчәлекне күрсәтү максатыннан, киеменә, стиленә татар элементы кертергә тиеш (мәсәлән, калфак, читек, камзул киеп килергә, я милли бизәнү әйберсен тагарга һ.б). Оештыручылар милли киемнән булган һәркемгә бүләк вәгъдә итә.
“Печән базары” кысаларында Әдәбият паркы да оештырылачак. Әлеге мәйданда китап киштәләре, йомшак утыргычлар урнаштырылачак. Шунда ук әдәби квест, яңа китапларны тәкдим итү, шигырь сөйләү, ирекле микрофон да булыр дип көтелә. Кабан күле буенда буккроссинг өчен “Укы” сүзе рәвешендә китап стеллаж урнаштырылачак, диде Тәбрис Яруллин.
Печән базарында “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы да эшләячәк. Моннан тыш, теләүчеләр Тукай әкиятләре буенча төзелгән тарихи квестта, викторинада катнаша, интерактив әкият тыңлый алачак. Мастер-класслар, ди-джейлар чыгышы, Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылачак.
Тәмле мәйданда “Түбәтәй” татар фастфуд челтәре, “Татар чәе” маркасы, борыңгы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар да тәкъдим ителәчәк.
Чара көн дәвамында барачак.
http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.