Логотип
Яңалыклар

Магистратурада укыр өчен...

Соңгы вакытта бакалавр, магистратура дигән сүзләр һаман саен ешрак кабатлана. (Безгә ул 1993 елда килеп кергән иде.)Быел 3 мең кеше КФУ магистранты булачак ди әнә. 2016 елда магистратурада уку өчен 1,5 мең бюджет урыны бүленгән. Шулай ук 1,5 мең магистрантны контракт нигезендә укырга алырга планлаштыралар. Кабул итү кампаниясе бүген дә дәвам итә. 10 августка кадәр абитуриентлар магистратурада уку өчен документлар тапшыра ала икән. Казан федераль университетында 200 дән артык магистрлык программалары эшли. 2015 елда 2627 кеше КФУ магистранты булган. Шуларның 1565е бюджет исәбенә укый.
Бу мәгълүматлар РФ законнарындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә магистрлык белеменең дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган матбугат конференциясендә яңгырады. КФУда уку-укыту эшләре буенча проректор, физика-математика фәннәре докторы Таюрский Дмитрий Альбертович шундый яңалыклар җиткерде, күпсанлы сорауларга җавап та бирде.
«2016 елның 29 июнендә Федерация Советында «Россия Федерациясендә дәүләт гражданнар хезмәте турында»гы һәм «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында»гы федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында»гы федераль закон хупланды. Закон кабул ителгәч, магистратурада укырга теләүчеләр дә артыр», – дип белдерде спикер. Чиновниклар карьера баскычыннан үсәргә тели икән, аларга магистр дәрәҗәсенәчә укырга кирәк булачак икән. Иртәме-соңмы, барлык профстандартлар исемлеге бер формага салыначак. Магистр дәрәҗәсе таләп ителгән эшләр аерым билгеләнеләчәк. Шул ук вакытта бакалаврны да түбән баскыч итеп карарга кирәкми. Ул югары белемнең беренче баскычы булып тора. Күп урыннарда шул белем дә җитәчәк. Магистратура – әзерлекнең башка, югары сыйфаттагы катламы. Магистратурада фән кандидатлары һәм фән докторлары гына укытырга тиеш...
Менә шундый яңалыклар көтелә икән укыту системасында.
Минем танышымның кызы КФУның юридик факультетын кызыл дипломга тәмамлап, үз белгечлеге буенча 3 ел эшләде. Хәзер инде магистратурага керергә әзерләнә. Журналистика буенча китәчәк. Уңышлар телим аңа!.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар