Актуаль тема
Сигез комлык сезне көтә
Комлыкларның барысы да санитар норма таләпләренә җавап бирә икән. Шулай булса бик әйбәт инде ул. Алайса хуҗалары эт коендырган суда янәшә чупырдау бер дә күңелле түгел иде. Коену җәһәтеннән узган җәй бик рәхәт булган иде. Чөнки узган ел Спортның су төрләре буенча чемпионат узган иде бит әле. Шул көннәрдә Казансуның чыннан да «санитар нормаларга» туры килгәненә сөенә-сөенә су коенып калган идек. Кеше дигән кешеләр пычратмаганда Татарстан сулыклары да Карелиянең мәшһүр күлләре белән ярыша ала икән. Анда, имеш, күл суын шул килеш чумырып алып эчәргә ярый ди.
Комлыклар дигәннән, алар янындагы сулыклардан алынган су лабораторияләрдә тикшерелгән.«Роспотребнадзор» Казансудагы «Түбән Елга аръягы», Иделдәге «Локомотив», Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле һәм Тирән күл буендагы комлыкларда кызына-кызына су коенырга рөхсәт иткән. Әлмәтнең, Мамадышның, Чаллының, Түбән Каманың коену зоналары да норматив кагыйдәләренә туры килә икән. Ә менә Баулы шәһәрендә яшәүчеләр быелдан башлап ачык бассейн янында рәхәтләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк