«Кызым әллә артык нечкә күңелле, балачактан ук көйсез булды, юк кына нәрсәләргә дә бик тиз хәтере калучан. Шул гадәте аркасында дус кызлары белән дә арасы тиз бозыла, үзе якын күргән яшьтәшләренең бүтән кызлар белән дуслашуыннан да, аңа карата игътибарсыз булуыннан да көнләшә, елый. Аңа әйтми кинога китсәләр дә үпкәли. Бишектәге бишкә төрләнер, үсә-үсә акыл керер, үзгәрер әле дип өметләнсәк тә, холкы элеккечә: бала-чага кебек үпкәчел. Инде аптырыйбыз: ялгыш кына бер кыек сүз әйтер хәл юк, авызын салындырырга гына тора. Үзенә ошамаган сүзгә рәнҗеп көннәр буе сәйләшмәскә мөмкин».