Логотип
Проза

Сүзге-бикәнең үлеме

Язучы Фәүзия Бәйрәмова Себер татарлары тарихына багышланган «Күчем хан» дип аталган тарихи роман язып тәмамлады. Әсәрдә төп вакыйгалар XVI гасырның икенче яртысында бара, Россиянең Себер ханлыгына каршы башлаган яулап алу сугышлары, җирле халыкларның батырларча көрәше һәм ачы язмышы тасвирлана. Роман тарихи нигездә, Себер татарларының тормыш-көнкүрешен яхшы өйрәнеп язылган, анда илен дошманга бирмәс өчен егерме ел буе кулына кылыч тотып сугышкан Күчем хан образы, шулай ук Казан ханәкәсе Сүзге-бикә, хыянәткә барган Карача-вәзир, башкисәр Ермак образлары да тулы итеп сурәтләнгән. Шунысын да әйтергә кирәк, «Күчем хан» романы Себер татарлары тарихына караган беренче әдәби әсәр. Укучыларыбызга шушы әсәрдән өзек тәкъдим итәбез.

Мөхәммәткол солтанның казакларга әсирлеккә төшүе турында куркыныч хәбәрне Сүзге-бикәгә Карача-вәзир китереп җиткерде...

Бу шомлы хәбәрне ишеткәч, ханбикә чайкалып куйды, аумас өчен, Карача-вәзиргә тотынды. Үзе дә зур пошаманга төшкән Карача-вәзир ханбикәнең кулы кагылгач, бөтенләй югалып калды, аны тизрәк йомшак кәнәфиенә алып килеп утыртты. Сарай кызларының берсе йөгереп су китерде, Сүзге-бикә аны эчеп куйды һәм сөйләшә алырлык хәлгә килде.
— Кайда булган бу хәл, яугирләре нәрсә караган, Мөхәммәткол солтан хәзер кайда икән? — дип, ул Карача-вәзирне сораулар белән күмеп ташлады.
— Аны Вагай елгасы буендагы Коллар күле янында алганнар, — дип ашыгып җавап бирә башлады Карача-вәзир. — Бик каты сугыш булганга охшый — күл өсте урыс-татар мәетләре белән тулган булган, без әле үзебезнекеләрне яңа күмеп бетердек, тегеләр үзләре алып киткән... Анда безнең бер яугир дә исән калмаган... ә Мөхәммәткол солтанны Искәргә алып барып япканнар, Йармак бик каты саклата, ди...
— Башта ук үтермәгән икән, димәк, ул аңа нигәдер кирәк, — диде Сүзге-бикә, инде үзен тәмам кулга алып. — Бәлки, аның аша ханга тәэсир итәргә телидер, Себерне урысларга сугышсыз гына бирсен өчен...
— Мин дә нәкъ шулай уйлыйм, — диде Карача-вәзир, сөйләшүнең үзе теләгән якка борылуына сөенеп. — Йармак Мөхәммәткол солтанны Күчем хан белән сөйләштерү өчен тота булса кирәк, хан үз иреге белән Мәскәү патшасына буйсынсын өчен.
— Менә монысы була торган эш түгел! — диде Сүзге-бикә, урыныннан ук сикереп торып. — Хан моңа беркайчан да риза булмаячак, беркайчан да! Үз ирегең белән буйсыну була алмый ул, чөнки буйсыну булган җирдә ирек юк, ә ирек булган урында дошманга буйсыну юк!

Карача-вәзир ханбикәнең болай ярсуына сокланып карап торды, чөнки аңа нәрсә эшләсә дә, ни әйтсә дә килешә иде. Әмма дөнья хатын-кыз әйтүе буенча гына бармый шул, хәтта ул хатын-кыз патшабикә булса да! һәм Карача-вәзир ипләп кенә ханбикәгә үз фикерен әйтеп карарга булды, ул бирегә шуның өчен килгән иде дә инде.
—  Йармак Мәскәүгә ярдәм сорап казакларын җибәргән, — дип ерактанрак урап башлады ул. — Урыс патшасы Себергә зур гаскәр юллавы мөмкин, чөнки Йармак аңа, Себерне алдым, Күчем хан качты, хәзер татарлар безгә ясак түли, Себер синеке, дип язып җибәргән. Хә­зер бирегә урыс гаскәре үз иленә килгән кебек килергә мөмкин...
— Ничек килсәләр, шулай китәрләр, Карача-вәзир, — дип аны бүлдерде Сүзге-бикә, тел төбен аңламыйча. — Яки монда үлемнәрен табарлар... Безгә хәзер килмәгән урыслар өчен борчылып утырасы юк, мондагылары белән көрәшергә әзерләнергә кирәк. Язгы өзеклеккә кадәр, хан кайтып җитәчәк, ул Искәрне алу өчен гаскәр җыеп кайта. Мөхәммәткол солтан Иртеш буйларына чыгып, халыкны тупларга җыенган иде, хәзер ул эш сиңа кала инде, Карача-вәзир!

Карача-вәзир сүзнең кинәт кенә ул якка борылуын яратмады, аның берничек тә төньяк олысларга китеп, иштәк-вогулларны сугышка өндәп йөрисе килми иде. Ул аларның Карлыгач тавында ничек сугышканнарын күрде инде, котыпка кадәр артларына да карамый чаптылар ул иштәкләр! җитмәсә, анда Ермак атаманнары кеше суеп йөри, дигән куркыныч хәбәрләр килә...
— Син беләсеңме соң, ханбикә, ул якларда Йармак казаклары әримҗан халкын, Туртас, Самар калалары кешеләрен суеп, үтереп чыкканнар? Исән калганнарын тәре үптереп Рәсәйгә тугрылыкка ант иттергәннәр, бозлы суларга тыгып, көчләп чукындырганнар? Анда хәзер оештырырлык халык калмаган инде, юк ул төньяк олыслары хәзер!

Ханбикә тагы агарып китте, халыкны кызганудан йөрәге әрнеп кысылып куйды...
Мөхәммәткол солтан аңа боларын ук әйтмәгән иде, ханбикәсен кызгануы булгандыр инде... Димәк, анда хәлләр яман икән, шул ук хәлләр монда да башланырга мөмкин!
— Димәк, Искәрне алуны тагы да ашыктырырга кирәк! — диде Сүзге-бикә, үзен кулга алып. — Ул кяферләрдән илне болай талаттыру һич дөрес булмас! Син көнбатыш олысларга бар, Карача-вәзир, халыкка бу хәлләрне аңлат, хан кайтышка әзер булып торсыннар! ә ханга чапкын юлларга кирәк, гаскәре белән тизрәк кайтырга ашыксын, югыйсә, бу ерткычлар төньяк олыслар белән генә чикләнмәячәкләр бит!

Карача-вәзирнең бер җиргә дә чыгып китәсе, беркемгә дә ашыгыч чапкыннар җибәрәсе килми иде, ул, гомумән, үзен өйрәткәннәрен, бигрәк тә, хатын-кыз өйрәткәнен яратмый иде, шуңа күрә алдан уйлап килгән фикерен ханбикәгә ачыктан-ачык әйтергә булды.
— Ханбикә, күңелеңә авыр алма, тыңлап тор бераз, — дип башлады ул сүзен, ирләрчә җитди итеп. — Үзең күрәсең — бу урыслар монда китәргә дип килмәгәннәр, бу хәтле байлыкны, бу хәтле җирләрне, мондый табигатьне күргән беркем китмәс иде! Күрәсең, көч алар ягында, аларда утлы корал, мылтыклар, калаларны җимерә торган чуен туплар, бөтен Искәреңнең көлен күккә очырырлык дары кисмәкләре! Алар бит Искәрне дә шартлатырга җыенган булганнар, Казанны шартлаткан кебек!

Бәхетебез, үзебез чыгып китеп, шәһәрне дә, халыкны да саклап калдык! Шуңа күрә, алар белән сугышны дәвам итеп, без халкыбызны гына харап итмибезме, дим? Бәлки элеккеге кебек, үз ирегебез белән аларга ясак кына түләргәдер? Безнең өчен ул кырык мең кеш тиресе берни тормый бит, шуның өчен кырык мең кешебезне харап итәбезмени инде?! Бәлки ханга урыслар куйган таләпләр белән килешергә кирәктер, ул чагында халыкны саклап калачакбыз...

Ханбикә шактый вакыт дәшми утырды, ул кайчан да булса, кем дә булса бу сүзне башлар, дип көткән иде инде, менә дәүләттә ханнан соң икенче кеше булган Карача-вәзир башлады...
— Син генә шушылай уйлыйсыңмы, Карача-вәзир, әллә башкаларда да бу фикер бармы? — дип сорады ул сабыр гына.
— Күпләр шулай уйлый, — диде Карача-вәзир, күзен дә йоммыйча. — Аллаһ шаһит — халык сугышып карады, урысларга каршылык күрсәтте, әмма җиңә алмады, чөнки алар көчле! Инде мондый вакытта килешеп, бер як юл куярга тиеш, халыкны күрәләтә кырдырып бетереп булмый бит инде! Моны Күчем ханга да аңлатырга кирәк, карт башын урыс кылычы астына салганчы, бичәләре ястыгына салсын!

Карача-вәзирнең артыгын сөйли башлавы ханбикәнең кәефен кырды, әмма ул аны-моны сиздермәде, аны ахыргача тыңлап бетерде, аннан соң үз сүзен әйтте.
— Синең сүзләреңдә дөреслек бар, әмма хаклык юк, Карача-вәзир! — диде Сүзге-бикә, аңа ханнар биеклегеннән карап. — Хаклык — үз илендә кяферләргә каршы көрәшкән халык ягында! Халык бүген исән калу өчен генә көрәшми, халык киләчәктә кол булмас өчен көрәшә! ә син милләткә коллык юлын тәкъдим итәсең! әгәр син урыслар шушы кырык мең кешмал тиресе белән генә канәгатьләнерләр дип уйлыйсың икән, бик нык ялгышасың! Аларга башта безнең алтындай җирләребез кирәк булачак, аннан телебез һәм динебезне юк итү кирәк булачак, аннан инде бу илдә без үзебез дә артык булачакбыз! Онытма — Казанда шулай булды, Хаҗи-Тарханда шулай булды, Уралда шулай булды, Нугай Урдасында, кыпчак далаларында шулай булды, синең юл белән барсак, Себердә дә шулай булачак, Аллам сакласын! Без, мөселманнар, ил-җиребезне кяферләр басып алганга ризалашып утырырга тиеш түгелбез, без, татарлар, урысларның колы булырга тиеш түгелбез! Мин ханыма да шушыларны әйтәчәкмен, хәер, ул үзе дә нәкъ шулай уйлый, безнең уйларыбыз да, гамәлләребез дә бер!

Сүзге-бикә һәр сүзе, һәр җөмләсе белән Карача-вәзирне хурлык баганасына кадаклый иде, ул инде ник авызын ачканга да үкенә башлаган иде. Карача-вәзир ханбикә алдында тагы да түбән төшүен, Сүзге-бикәнең аннан тагы да нык ерагаюын сизде, әмма әйтәсе әйтелгән иде инде һәм ул үз фикерендә кала иде. Бу тормыш Сүзге-бикәне дә сындырыр, чарасызландырыр, ул да ярдәм эзләп, Карача-вәзир каршына килер, дип көткән иде ул, әмма бу хәлләр ханбикәне тагы да ныгыткан булып чыкты. әмма Карача-вәзир барыбер гомерлек өметен өзмәде, сугыш фаҗигаләре аша булса да, Сүзге-бикәгә юл эзләде, могҗиза белән, аның үзенеке булуын көтте...
Карача-вәзир ханбикәнең күңеленә шом салып китте...

Беренчедән, ул Мөхәммәткол солтанның әсирлеккә эләгүен бик авыр кабул итте, бу гаярь яугирне коллыкта күз алдына да китерә алмады. Икенчедән, Карача-вәзир гел хәвефле нәрсәләр сөйләде, төньяк олысларда халыкның ул хәтле кырылуын Сүзге-бикә үзе дә белеп бетерми иде. Өченчедән, Карача-вәзир халык арасында бу хәлләргә ризасызлык уянуын, кайберәүләрнең инде тынычрак якларга күчеп китә башлауларын да әйтте. Әмма ханбикә өчен иң авыры — аның урысларга бирелергә кирәк дигән фикере иде... Әгәр халык арасында шушы фикер таралса, аны кяферләргә каршы яуга күтәрү авыр булачак, ә алда Искәр өчен сугыш көтә... Димәк, яуны ашыктырырга, бу хакта Күчем ханга да хәбәр итәргә кирәк.

Ул Карача-вәзирнең Күчем ханга чапкын җибәрүен көтеп тормады, мондагы хәлләрне аңлатып хат язып, иренә җайдаклар юллады. Икенче эш итеп ханбикә Сүзген-Каланы ныгытты, дошман үтеп керә алмаслык саклану корылмалары салдырды, кала халкын төрле хәлләргә каршы торырга әзерләде. Сүзге-бикә үзенең шәһәре өчен тыныч иде, чөнки аны ханның иң көчле яугирләре саклый, кала халкы иманлы, гайрәтле һәм дошманга бирешә торган түгел. Ханбикәне башка шәһәр-авыллардагы хәл борчый иде, Карача-вәзир сөйләгәннәр дөрес булса, халыкның рухы сүнеп бара, ул бу сугыш, кан коешлардан инде арый башлаган иде, күпләр көрәшмичә генә урысларга бирелергә әзер, кайберәүләр инде Ермакка хезмәткә ялланганнар иде... Карача-вәзирнең бөтен әйткәннәренә ышанып бетмәсә дә, ханбикә чапкыннар аша шәһәр-авылларга хатлар юллады, халыкны коллык белән килешмәскә өндәде, Искәрне алу өчен көрәшкә әзер булып торырга чакырды...

Ханбикәнең бу хатлары Ермак кулына да килеп керде, ул тылмачлар аша анда нәрсә язылганлыгын белеп, ачуыннан шартларлык булды. Ниндидер хатын-кыз халыкны шулай аларга каршы котыртып ятсын әле! Милләтне кяферләргә каршы изге сугышка өндәсен, аларга беркайчан да буйсынмаска чакырсын! һәм нинди тел, нинди рух белән яза бит, андагы ялкыннан ак кәгазь битенә ут кабарлык!  Ермак бу хатларны язучы кешенең «ниндидер хатын-кыз» гына булмыйча, ханбикә икәнлеген белгәч, аның Күчем ханның иң яраткан хатыны икәнлеген ишеткәч, тәхетеннән тәгәрәп төшә язды. Менә кем бутап ята икән дөньяны, менә кем кирәк икән аларга! Сүзге-бикәнең Казан ханбикәсе кызы икәнлеген дә белеп алгач, Ермак аны әсирлеккә төшерүне үзенең иң зур максаты итеп куйды. әйе, ул иң беренче итеп Күчем ханны түгел, аның яраткан хатыны Сүзге-бикәне кулга төшерергә, үзенә буйсындырырга тиеш иде! һәм шуның аша Күчемгә дә, аның халкына да тәэсир итәргә, аларны Ермакның каршына шуышып килерлек итәргә!

Әмма Ермак татар хатын-кызларының бик горур һәм зирәк икәнлекләрен дә белә иде... Аларны тиз генә буйсындырып, тәртәгә кертеп булмаячак! Аларда дин дә, гыйлем дә бик көчле, шуның өстенә, татар хатын-кызларында ир-аттагы кебек зирәклек, акыл һәм гайрәт тә бар. Ермак ханбикәнең гаҗәеп чибәрлеге турында да күп ишетте, ул урамга чыкканда, ирләр аның матурлыгыннан күзләре чагылып, башларын түбән ияләр икән, хатын-кызлар сокланып, артыннан ияреп баралар, ди... Ханбикәнең бер бите ай, бер бите кояш, маңгаена йолдыз уелган, дип сөйлиләр... Үзе бик тәкъва, изге, кешеләргә ярдәмчел, әүлия сыйфатларына ия икән... Ермак шундый фәрештәдәй затның, нәфис хатын-кызның мондый җиһад хаты язуына бик гаҗәпләнде, бернигә карамастан, Сүзге-бикәне үзенеке итү утында янды. Әйе, ул аны кулга алып, Искәргә китерер, үзенеке итәр, бәлки әле Мәскәүгә, Рәсәй патшасына бүләк итеп җибәрер, чөнки аны матур хатын-кызларга бик хирыс, диләр. Ни булса да, тиз арада ханбикә монда булырга тиеш иде һәм Ермак казакларына шул хакта әмер бирде. Сатлык иштәк-татарлар аша ханбикәнең кайда яшәгәнлеген белделәр, шымчы-күзәтчеләр аша Сүзген-Калага юлны таптылар һәм Ермак иң гайрәтле атаманы Иван Грозага тиз арада ханбикәне үз каршына китереп бастырырга боерды. 

Казаклар Сүзген-Каланы басып алырга әзерләнә башладылар...
Бу шомлы хәбәр озын колаклар аша Карача-вәзиргә дә килеп иреште, аны ишетүгә, ул атына атланып, ханбикә янына чапты. Ул сулышына кабынып, Сүзге-бикә бүлмәсенә атылып керде, ханбикәнең тыныч кына нидер язып утырганын күреп, сөрлегеп туктап калды, аны кызганудан һәм яратудан йөрәге сулкылдап куйды. Сүзге-бикәнең моңлы һәм шул ук вакытта мәгърур кыяфәте теләсә кемне артка чигенергә мәҗбүр итәр иде, ханбикә хәвеф алдыннан тынып калган аккошны хәтерләтә иде...
— Бәла, ханбикә, бәла, Йармак Сүзген-Каланы басып алырга җыена! — дип сүзен башлады Карача-вәзир. — Казакларына әмер биргән, алар тиз көннәрдә монда булачак, нидер эшләргә кирәк!
Сүзге-бикә аңа күтәрелеп карады, ханбикәнең күзләреннән сагыш түгелә, шул ук вакытта ул тыныч һәм тәвәккәл күренә иде.
— Шәһәр яхшы саклана, Карача-вәзир, киләләр икән, каршы торырбыз, — диде ул, тыныч булырга тырышып.
— Моңа алай җиңел карарга ярамый! — дип ханбикәгә каршы төшәргә батырчылык итте Карача-вәзир. — Йармак сине кулга төшерергә бик нык ниятләгән, Күчем ханнан да бигрәк, аңа син кирәк, ханбикә!

Ханбикәнең алсу битләренә ялкын капты, күзләрендә нәфрәт очкыннары ялтырады.
— Менә монысы беркайчан да булмас, Карача-вәзир! — диде ул, еш-еш тын алып. — Аллаһы Тәгалә моңа ирек бирмәячәк! Урыска кол-кәнизәк булганчы, үлемең артык!
Карача-вәзир ханбикәгә сокланып та, кызганып та карады, Сүзге-бикә хәзер хатын-кыз буларак фикерли, хәлнең ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлап бетерми иде.
— Шулай, ханбикә, шулай, — диде ул, аны җөпләгән булып. — Әмма Йармак бик көчле, Себердә ул ала алмаган кала юк! Онытма — аларда утлы корал, таш диварларны да җимерә торган чуен туплар, аларда мәрмәр сарайларның көлен күккә очыра торган дары бар! Аларның казаклары үлемнән курыкмый, мал дигәндә, җаннарын да бирәләр! Шуңа күрә, бу эшкә алай җиңел карарга ярамый, ханбикә!
—  Ә син нәрсә тәкъдим итәсең, Карача-вәзир? — диде Сүзге-бикә, аңа сынап карап.
— Шәһәрдән китәргә кирәк, ханбикә!
— Кая китәргә? Сүзген-Кала иң нык саклана торган урын, биредә Күчем хан иң көчле яугирләрен калдырды. Хәзер шәһәрдән чыгу — дошман кочагына барып керү белән бер булачак!
—  Сиңа мондый чакта Себердә калырга ярамый,  ханбикә! — диде Карача-вәзир, соңгы көчен җыеп. — Күчем хан сине монда калдырырга тиеш түгел иде, бу бит үлемгә тиң! Бер яктан, Йармак сиңа теш кайрый, икенче яктан, тайбугачылар тагы хәрәкәткә килгән дигән хәбәрләр бар, Сәйтәк инде Чимги-Турага килеп җиткән, Себергә үзе хан булып, Мәскәү патшасы белән килешү төзәргә уйлый икән! Шуңа күрә, инде татарларның үз араларында сугыш башланганчы, моннан китәргә, качарга кирәк барыбызга да!

Тайбугачылар турында хәбәрләрне Сүзге-бикә үзе дә ишеткән иде, мондый хәвефле вакытта Бикбулат улы Сәйтәкнең Себер тәхетен даулап йөрүен ул аңламады да, кабул да итмәде.
— Хан тәхете хәзергә дошман кулында, алай батыр булса, урыслардан сугышып алсын ул аны! — диде ханбикә, кырт кисеп. — Яу вакытында дошманга каршы бергә булырга кирәк, үз халкыңнан тәхет даулап йөрергә түгел!
— Шулай,  шулай, ханбикә!  әмма  тайбугачылар  белән  шәйбәниләр  нәселе арасында гасырларга сузылган көрәш бара, ул бүген генә туктамас инде! Сәйтәк үз вакытын көтте, илдә хәл кискенләшүгә, тәхет даулап килеп җитте! Күчем хан картайган, Искәрне кулдан ычкындырган, хәзер башкалар үзләренә вакыт җитте дип уйлыйлар! һәм Сәйтәк тәхеткә утырачак та әле, менә күрерсең, ханбикә!

Карача-вәзирнең һаман Күчем ханга төрттереп сөйләве, һаман аны түбәнәйтергә тырышуы ханбикәгә ошамады, ул аның белән сүзне туктатырга кирәк тапты.
—  Хәзер бу хакта сөйләшә торган вакыт түгел, шәһәрне сакларга әзерләнергә кирәк! — диде ул, аның белән сүз беткәнгә ишарә ясап. — Син кайда каласың, Карача-вәзир, шәһәрне саклаучылар беләнме яки каладан читтәме?
Карача-вәзир бу сорауны көтмәгән иде, ханбикәнең туры сүзенә ни дип әйтергә белмәде, байтак кына бер урында таптанып торды.
—  Мин бик теләсәм дә, калада кала алмыйм, ханбикә! — диде ул, ниһаять, үзен кулга алып. — Миңа ил белән идарә итәргә кирәк, халыкны Искәр өчен көрәшкә әзерләргә кирәк! әгәр казаклар Сүзген-Калага һөҗүм итә калалар икән, без аларга арттан  килеп ябырылырбыз, әмма   урысларга сине кулга төшерергә ирек бирмәбез, ханбикә, юк, бирмәбез!

Аның бу сүзләренә каршы Сүзге-бикә моңсу гына елмаеп куйды, ул Карача-вәзиргә үз җаны бик кадерле икәнлеген яхшы белә иде.
— Хуш, Карача-вәзир, Аллаһы Тәгалә сакласын барыбызны да! — диде ул, аның белән сүз беткәнгә исәпләп. — Аллаһ ни язган булса, шуны күрербез,  әмма ахыргача кеше булып, мөэмин-мөселман булып калырга кирәк, шуны онытмыйк!
Инде саубуллашырга торганда, ханбикәнең бүлмәсенә сарай кызлары йөгереп кереп, куркыныч хәбәр әйттеләр — Искәр ягыннан атлы гаскәр күренгән иде! Ул арада яугирләрнең йөгерешкәне, яу башларының әмер биргән тавышлары ишетелде, сарайда ыгы-зыгы башланды. Сүзге-бикә чардакка чыгып, Искәр ягына карады, аннан, кара болыт булып, мылтык һәм тәреләрен күтәреп, урыс гаскәре килә иде... Карача-вәзир дә моны күрде, үз хәлен аңлап, утка төшкән мәчедәй куырылып килде, аннан ханбикәнең кулларына чытырдап ябышты.
— Китик, качыйк, ханбикә, әле өлгерәбез! — диде ул, ялварып. — Боларны җиңеп булырлык түгел, болар кара болыт кебек! Калма монда, харап итмә үзеңне!

Сүзге-бикә кулын тартып алды, гаҗәпләнеп Карача-вәзиргә карады, әмма аны туктатырлык түгел иде инде.
—  Күчем хан тиз генә кайтып җитәрлек түгел, аның әле кайту-кайтмавы да билгесез... Китик кыргыз-казах далаларына, китик бергә Бохарага, син анда да ханбикә булып яшәрсең!
— Мин болай да ханбикә! — дип аны туктатты Сүзге-бикә. — Һәм ир хатыны! Син тиешсез сүзләр сөйлисең, Карача-вәзир, куркудан акылыңа зәгыйфьлек килгән, ахры!
— Алайса, бел — минем акылыма зәгыйфьлек сине беренче күргән көннән килде! — дип калтырый-калтырый дәвам итте Карача-вәзир.  — Мин утыз ел син дип тилмердем, ашым — аш, йокым йокы булмады, шәүлә кебек синең артыңнан йөрдем, гомер буе сине яраттым, ханбикә! Ә син Күчем ханнан башка беркемне күрмәдең, беркемне сөймәдең, аны гына изгеләштердең, аңа гына табындың! Хәзер, сиңа бәла килгәндә, кайда Күчем хан, кайда ул батыр?! Синең яныңда һаман да шул яратмаган Карача-вәзир бит! Ул тәкъдим итә сиңа тизрәк моннан китәргә, ул сиңа ярдәм итәчәк авыр вакытларыңда! Китик, ханбикәм, китик, Сүзге-бикә, әле вакыт бар, мин яшерен юлларны беләм, әле без шәһәрдән беркемгә күренмичә чыга алабыз, әмма тиздән соң булачак, һай, соң булачак бит!
— Кит, Карача-вәзир, теләгән җиреңә кит! — диде Сүзге-бикә, соңгы сүзе итеп. — Әмма мин биредән китмим, нәрсә булса да, илем белән, ирем белән калам! Син дөрес әйтәсең — мин Күчем ханнан башка беркемне яратмадым, минем өчен беренче — Аллаһ, икенче — ул булды! һәм үлгәндә дә шулай булачак, иншаллаһ! ә син кит, мәңгегә кит! Син минем өчен күптән юк инде...

Карача-вәзир дәшмәде, кабалана-кабалана төлке тунын, тире итекләрен киде, тән сакчыларына киерелеп кычкырды да мәрмәр баскычлардан аска атылды. Иртеш ярында аны иярле аты, кораллы яугирләре көтеп тора иде, ул алар белән бергә, артына да борылып карамыйча, елга аша аргы якка чыгып качты, анда исә хәзергә сугышларсыз тыныч тормыш, иминлек хөкем сөрә иде...

Сүзге-бикә аны болдыр аша карап калды, ниһаять, ул бу бәндәнең чын йөзен күрде, Күчем ханның нигә аны үз янында шулкадәр озак тотуына гаҗәпләнде. Әмма хәзер болар турында уйлар вакыт түгел иде, ул тагы бер тапкыр Искәр ягына карады, казак гаскәре инде Сүзген-Калага якынлашып килә иде. Ханбикә аска күз ташлады — татар яугирләре һәрберсе, ук-санайларын тотып, эчке яктан шәһәрне чорнап алганнар, биек диварларда да җәяләрен киереп тоткан сугышчылар басып тора иде... Ханбикә сарае да бик нык саклана, урамда гына түгел, йорт эчендә дә ишек төбе саен кырыс кыяфәтле ясавыллар, һәр мизгелдә ханбикә өчен сугыш башларга, аның өчен үләргә дә әзер алар...

Урыс гаскәре ук җитмәслек урынга килеп туктады. Алар, Ермакның әмере буенча, сугышканчы сөйләшеп карарга булдылар. Аларга ияреп татар тылмачы да килгән иде, аны, ак байрак тоттырып, шәһәр ишеге төбенә җибәрделәр. Татарларның ук-җәяләре киерелгән булса да, ханбикә әмере буенча, сөйләшергә килүче тылмачка атмадылар, капка аша хатын алып, үзен кире җибәрделәр. Ермакның хатын Сүзге-бикә кулына китереп тоттырдылар, ул да, тылмач аша, гарәп хәрефләре белән татарча язылган иде. Ханбикә хатны ашыкмыйча гына укый башлады, анда нәрсә язылганын ул күңеле белән сизә иде инде. Сизенүе дөрес булган — гадәти сәлам бирешүләрдән соң, казак атаманы төп мәсьәләгә күчкән һәм Сүзген-бикәгә үз иреге белән урысларга бирелергә кушкан:
«Син күреп торасың, ханбикә, без башкалаңны алдык, ханың качты, Мөхәммәткол солтан әсир төште, халкыңның күпчелеге инде безгә буйсынды һәм ясак түли, — дип язган иде Ермак. — Инде шушы илнең тулы хуҗалары буларак, без сине дә үз ирегең белән безгә бирелергә чакырабыз! Без синең югары дәрәҗәдәге ханбикә икәнлегеңне яхшы беләбез, телисең икән, син алга таба да шулай кала аласың! Без сиңа тормыш вәгъдә итәбез, иминлек һәм үзең теләгәнчә яшәүне ышандырабыз! Әмма моның өчен сиңа үз ирегең белән безгә бирелергә кирәк һәм Искәргә килүең сорала! Юк икән, сугышчыларым минем бу әмеремне көч белән үтәя­чәкләр, шәһәреңне сугышып алачаклар һәм сине минем каршыма китерәчәкләр! Шуңа күрә, ике яктан да мәгънәсез кан койганчы, үз теләгең белән бу тәкъдимгә ризалаш, ханбикә, шулай итеп, үзеңнең дә, якыннарыңның да гомерен саклап калырсың! Биредә туганың Мөхәммәткол солтанны да күрерсең, ул сезнең барыгызны да сагына һәм көтә, ул хәзер безнең иң якын ярдәмчебез һәм син дә шулай булырсың дип өмет итәбез һәм Искәрдә көтеп калабыз».

Сүзге-бикә казак атаманының мәкеренә һәм оятсызлыгына хәйран калды, ул, төлке кебек хәйләләп, ханбикәне әсирлеккә, коллыкка өнди иде! һәм шушы ялганына ханбикә ышаныр дип белә, аны тиз генә кармагына каптырырга уйлый, оятсыз рәвештә аңа коллык тәкъдим итә! Ничек аз белә икән ул үзе басып алырга җыенган халыкны! Татарларның коллыкка караганда үлемне артыграк күрүләрен белмиме икәнни соң ул?! Мөселман хатын-кызының үз теләге белән беркайчан да кяферләргә бирелмәячәген дә белми, ахры, казак атаманы, белсә, ханбикәгә мондый сүзләр язмас иде!

Ханбикә Ермакның хатын бөгәрләп читкә атты, аннан кулларын хуш исле ефәк яулык белән сөртте, үзен көтеп торган яугиргә: «Җавап булмаячак!» — диде. Бу  — сугыш дигән сүз иде, моның нәкъ шулай буласын шәһәр халкы үзе дә белә иде. Тагы капка төбенә килеп баскан татар тылмачына бу яктан: «Җавап булмаячак!» — дип кычкырдылар. Бу — сугыш дигәнне аңлата иде, моның шулай икәнен Ермак казаклары да аңладылар. Ике як та сугышка әзерләнә башлады...

Сүзге-бикә үзенең яугирләренә ышанды һәм Күчем ханның тизрәк кайтып җитүенә өмет итте. Инде Искәргә һөҗүм көне дә якынлаша, хан инде юлда булырга тиеш һәм ул беренче эш итеп бирегә киләчәк иде. Шәһәр халкы да шулай уйлады, хан гаскәре кайтып җиткәнче барысына да түзәргә, әмма дошманга бирелмәскә булдылар. Казаклар, гадәтләренчә, туплардан атып карадылар, әмма таш кыядан кисеп ясалган кала капкалары селкенмәде дә, мылтык­лардан атып карадылар — ядрәләр биек тау башындагы шәһәргә барып җитә алмады, һәм алар Сүзген-Каланы камап алдылар, ике атна буе беркемне чыгармадылар, беркемне кертмәделәр, үзләре туктаусыз туплардан аттылар, шулай итеп, шәһәр диварларын җимерергә өметләнделәр. Иртешкә төшә алмагач, шәһәрдә су бетте, халык кар суы эретеп эчә башлады, ризык бик нык кимеде, аны яугирләргә һәм балаларга, карт-корыларга гына өлешләп бирделәр. Дары төтене сеңгән кар суы эчеп, күпләр чирли башлады, билгесез авырудан егылып үлүчеләр, ачтан хәлсезләнеп ятучылар артты.

Ул арада казаклар Искәргә кайтып, тагы дары кисмәк­ләре алып килделәр, аларның уһылдап шартлаган тавышларыннан җир селкенеп тора иде, Иртеш ярлары яргаланып, инде өскә авыр хәлгә җитте. Тагы берничә көн шушындый туктаусыз һөҗүм булса, шәһәр диварлары түзә алмаячак, авачак иде... җитмәсә, яугирләр арасында да яраланучылар һәм үлүчеләр саны көннән-көн арта, чөнки алар дошманга тидерү ниятеннән шәһәр диварларына якын киләләр һәм казакларның кургаш ядрәләреннән кырылалар иде... Дөрес, дошман ягыннан да үлүчеләр күп, татар сугышчыларының уклары аларга кыймылдарга да ирек бирми, бассалар да, ятсалар да, качсалар да чүкеп кенә тора иде...

Сүзге-бикә, тилмереп, күзләре арыганчы дала ягына карап, ирен көтә, әмма анда атлы гаскәр күренми, ак кар өстенә ятып, җил генә улый иде. Хан кайтканчы шәһәр халкы кырылып бетәргә мөмкин, ханбикә үзе дә инде чак аягында басып тора. Яугирләре саны да кими бара, ә дошман көннән-көн арта, аңа Искәрдән яңа көчләр өстәлеп тора, алар инде кала капкаларын кара болыт кебек каплаганнар, менә-менә бәреп керергә мөмкиннәр. Нишләргә, халыкны кырдырып бетереп, дошман кулына эләгергәме, әллә...

Ханбикәнең башында бер уй йөри, әмма бу хакта киңә­шергә беркеме дә юк. Юк, ул дошман кулына үз теләге белән бирелергә уйламый, бу хәл беркайчан булмаячак, ул яугирләре белән ахыргача көрәшәчәк. Әмма халыкны бу хәлләрдән азат итәргә кирәк, ягъни, иреккә чыгарырга... Тик ничек итеп?

Сүзген-Каланы озак камап тору Ермакның үзенә дә ошамый иде, чөнки, беренчедән, аның иң гайрәтле казаклары кырыла, юкка харап була, икенчедән, шәһәрне ала алмау аның көчсезлеген күрсәтә, ә татарларга шул гына кирәк! әгәр ул арада ханбикәгә дә берәр нәрсә булып куйса, бу сугыш, гомумән, бөтен мәгънәсен югалта! Димәк, ашыгыч рәвештә нәрсәдер эшләргә кирәк! Һәм ул тагын горур ханбикәгә хат язып карарга булды, аны чапкыннар аша Сүзген-Калага юллады. Чөнки Ермак белә — ханбикә дә инде соңгы чиккә килеп җиткән, халкы кырыла, каласын казак­лар алырга тора, һәм мондый вакытта ул башка төрле уйларга тиеш иде...

Ханбикә кулына Ермакның хатын китереп тоттырганда, ул тирән уйда утыра иде. Нишләргә, кала халкын ничек коткарырга, ничек дошман кулына төшмәскә, ничек бу каршы торуны Күчем хан кайтканчы дәвам итәргә? Атаман Ермак аңа бу юлы да шул ук нәрсәләрне тәкъдим иткән иде — үз иреге белән бирелергә, шулай итеп, халкын да, үзен дә, шәһәрне дә саклап калырга... Һәм ул аңа тагы алтын таулар вәгъдә иткән, ханбикәнең башыннан чәч бөртеге дә төшмәсен әйткән... Сүзге-бикә аның сүзләренә ышанмады, әлбәттә, әмма уйга калды. Бу хат аның халкын коткарырга бердәнбер мөмкинлек иде...

Ханбикә Ермак белән сөйләшергә ризалыгын белдерде, әмма берничә шарт куйды. Моны ишеткәч, сугыш туктады, ике як та тынып калды, барысы да эшнең ни белән бетәсен көтәләр иде... Ермак ханбикәнең теләсә нинди теләген үтәргә, тик аны исән килеш Искәргә алып кайтырга боерганга күрә, казаклар Сүзге-бикә ни кушса да үтәргә әзерләр иде.

Менә ханбикә чардакка чыгып басты, аны күреп, бар халык аһ итте. Сүзге-бикә өстенә иң затлы киемнәрен кигән, башында кеш тиресе тоткан нәфис бүрек, иңендә алтын-көмешләр белән чигелгән, асылташлар белән бизәлгән ханбикә туны, муенында бөтен күкрәген каплаган алтын ярымай, аягында чиккән затлы итекләр иде... әйтерсең лә, ул туйга җыенган, кем белә, бәлки бу аның соңгы туедыр да...
— Мин казак атаманы әйткәннәрне үтәргә риза, — диде ул аска карап. — Тик бер шартым бар, шуны үтәсәгез генә мин риза булачакмын!
— Нинди шарт, әйт, ханбикә, барысын да үтибез! — дип астан аңа кычкырды казак атаманы Иван Гроза, тылмач аша.
—  Башта минем халкымны исән-имин килеш шәһәрдән чыгарып җибәрегез! — диде ханбикә. — Алар Иртешнең аргы ягына чыгып җиткәнче, шәһәргә кермисез!

Казаклар аста үзара киңәштеләр дә ханбикәнең бу теләген үтәргә булдылар.
Шәһәр халкы — баласы-чагасы, яше-карты, авырулары-исәннәре, атлысы-җәяүлесе — барысы бергә җыелып, аска төшә башладылар, әмма алар арасында бер генә яугир дә юк иде... Менә алар шәһәр капкаларыннан чыктылар, менә Иртеш ярына төштеләр, менә елга өстеннән каткан боз буйлап, аргы якка чыга башладылар... Килешенгәнчә, казак­лар аларга атмадылар, татарлар Иртешнең аргы ягына чыгып җиткәнче карап торырга мәҗбүр булдылар.
Ханбикә дә биек чардагыннан халкын озатып калды, алар өчен дога кылды...

Менә алар исән-имин килеш ар якка чыгып җиттеләр, менә каралып торган карагайлар арасына кереп югалдылар, сугыш бармаган тыныч җирләргә аяк бастылар... Анда — татар шәһәрләре, анда — татар авыллары, димәк, алар котылды, исән калды дигән сүз! Инде хәзер сугышны дәвам итәргә дә була!
һәм ул шулай әйтте дә аннан бер хәбәр көтеп торган казакларга:
— Ә хәзер сугыш дәвам итә! — диде.

Казаклар шул чакта гына үзләренең алданганлыкларын аңладылар, ике яктан тагы котырып ата башладылар, шәһәр өстеннән ядрә һәм уклар очты, кычкырган, акырган тавышлар ишетелде, тагы мәхшәр купты... Шәһәр капкасы төбендә кул сугышы башланды, татарлар аны яңадан ябып куярга ашыктылар, урыслар исә яптырмас өчен тырыштылар, бер-берләренең бугазларына ябышып, ак кар өстендә аунадылар... Әмма көч казаклар ягында иде, алар, мылтык­лардан ата-ата, шәһәргә бәреп керделәр, Сүзген-Каланың һәр йорты өчен татарлар белән урыслар арасында канлы сугыш, соңгы сугыш башланды... Ханбикә бу хәлләрне биек чардагыннан карап торды...

Казаклар ярсып сугыша-сугыша, татар яугирләрен кыра-кыра, ханбикә сараена якынлаштылар, сарайга сукмак мәетләр белән капланды... Менә казаклар инде мәрмәр баскычларга җиттеләр, менә каршы торган татар сугышчыларын үтереп, өскә күтәрелә башладылар, аларның аяк тавышлары инде якында гына ишетелә иде. Сүзге-бикә Аллаһтан ялварып иренең кайтып җитүен сорады, татар яугирләренең казакларны озаграк тоткарлавын теләде һәм үзе дә соңгы көрәшкә әзерләнде. Аның бүлмәсен иң көчле, иң тугрылыклы сугышчылар саклый иде, казаклар ханбикә янына бары тик аларның гәүдәләре аша гына үтеп керә ала иде. Ханбикә бүлмәсендә тезләнеп, намаз укыды, Аллаһтан халкы өчен бәхет һәм бәйсезлек сорады, милләтенә иман һәм иминлек теләде... Аннан булат хәнҗәрен әзерләп куйды, дошман белән тәненнән җаны чыкканчы көрәшергә булды...

Шулчак дала ягыннан җир тетрәткән тояк тавышлары ишетелде, алар, бозлы юлны яңгыратып, Сүзген-Калага таба якынлашалар иде. Ханбикә атылып чардакка чыкты, әсәрләнеп, дала ягына карады һәм шатлыгыннан кычкырып җибәрде — бирегә таба томырылып, җирләр селкетеп, хан гаскәре кайтып килә иде... Алда, акбүз атта, аның ире, бердәнбере, татар патшасы Күчем хан илгә кайта, ханбикәсе янына канатланып оча иде!

Ул арада сугышлар ханбикәнең ишек төбенә килеп җитте, кылыч чыңлаган тавышлар, кычкырган, ыңгырашкан авазлар янәшәдә генә ишетелә башлады. Менә имән ишек­ләр шартлап ачылып китте һәм аннан, сугыша-сугыша, казаклар һәм татар яугирләре килеп керде... һавада кылычлар чыңлады, хәнҗәрләр шартлап сынды, яралылар гөрселдәп идәнгә ауды, соңгы сулышларын алдылар... Менә соңгы татар яугире дә мәрмәр идәнгә ауды, ханбикәгә юл ачылды, казаклар аның артыннан чардакка ябырылдылар. Әмма Сүзге-бикә кулына булат хәнҗәрен кысып тоткан, үз янына беркемне дә якын җибәрми иде. Аның битләре ут булып яна, күзләрендә очкын, очкын гына да түгел, дошманга карата чиксез нәфрәт, утлы ялкын бәреп тора иде... Ханбикәне тереләй алу әмере булганлыктан, казаклар бу дәһшәтле хәлне күреп, телсез калдылар, артка чигенделәр. Алар аңлады — ханбикә үз иреге белән болар кулына бирелмәячәк иде...

Атаман Иван Гроза, ханбикәне тынычландырырга теләп, кулларыннан алмакчы булды, шулчак Сүзге-бикәнең үткен хәнҗәре аның йөзен телеп үтте. Атаман улап читкә сикерде, кан бәреп чыккан йөзен учы белән басты, казаклар исә өерләре белән ханбикә өстенә ябырылдылар. Чардак рәшәткәсе янында көрәш башланды, казакларга ханбикәгә дә зыян салырга ярамый, үзләрен дә аның үткен хәнҗәреннән сакларга кирәк иде. Әмма ханбикә дә үзенең тәне һәм җаны өчен соңгы көчен куеп көрәшә, ул тереләй алар кулына биреләчәк түгел иде. Шулчак атаман Грозаның күзе ханбикә җилкәсе аша урамга төште, анда, урман юлын тутырып, шәһәргә таба татар гаскәре килә иде...

— Татарлар! — дип кычкырып җибәрде казак атаманы, җан ачысы белән. — Татарлар килә! Китәбез, чигенәбез! Эшен бетерегез бу ана этнең, шуның аркасында күпме кешебез харап булды! Безгә булмады, аларга да калмасын!
Ханбикә, аларның сүзләрен аңламаса да, үзенә хөкем карары чыгарылуын казак атаманының тавышыннан сизде. Ул, тилмереп, урам якка карады, хан гаскәренең шәһәргә якынлашып килүен күрде, үзенә таба очып диярлек килүче ирен күрде, аның кайнар сулышын, киң җилкәләрен тойгандай булды... Шулчак аның аркасын нидер яндырып үтте, аннан аяк астында җир чайкалды, ул зәңгәр күк йөзен, шаулап утырган карагай агачларын күреп өлгерде һәм шулар арасына оча башлады... Ул, яралы аккош кебек, канатларын җәеп, язмышы каршына оча иде, газиз пары янына ашыга иде, аның җаны, җирне калдырып, инде ­мәңгелеккә ашып бара иде...

Казаклар исә, үзләренең кара эшләрен эшләгәннән соң, аска томырылдылар, татар гаскәре килеп җиткәнче, шә­һәрдән чыгып качарга тырыштылар. Әмма хан гаскәре инде шәһәр капкасына килеп җиткән, биредә сакта торучы казакларны таптап-изеп, эчкә бәреп кергән иде. Алда, акбүз ат өстендә, ак сакалын җилдә җилфердәтеп, Күчем хан килә, әмма ул үзенең нинди зур кайгысы каршына барганын белми иде әле...

Шәһәр эчендә казаклар белән кыска гына сугыш булып алды, әмма татарлар аларны бик тиз юк иттеләр, берничә кеше генә качып котыла алды. Хан исә тизрәк Сүзге-бикәсе янына ашыкты, атыннан төшеп, ханбикәсе яшәгән сарай янына килде һәм атлый алмыйча, бер урында катып калды. Сарай диварлары янында, биек чардак астында Сүзге-бикә ята иде, ул яткан урында ак кар кызыл төскә кереп, эреп чыккан иде...

Күчем хан, аяклары тотмыйча, Сүзгесе янына тезләнде, аның суына барган ак кулларын учына алды, мәрмәрдәй йөзеннән җан җылысы эзләде, тилмереп, зур кара күзләренә бакты... әмма алар хәрәкәтсез иде... Ак кар бөртекләре Сүзге-бикәнең озын керфекләренә куналар да шунда эленеп калалар, битендә эремичә, җемелдәшеп яталар, әйтерсең лә, хәзер инде аңа үзләре хуҗа икәнне әйтергә телиләр иде... әмма Күчем ханның эре күз яшьләре ак карларны да эретә, тик ханбикәсен генә терелтә алмый шул инде, терелтә алмый! Аның Сүзгесе, дөньяда бердәнбере, җир йөзендә Күчем ханның бер ялгызын калдырып, мәңгелеккә китеп барган иде...

Ул, ак кар өстенә тезләнеп, дога кылды...
«Иннә лилләһи вә иннәәә иләйһи рааҗигуун!» — «Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аның каршына китәбез!»
Аннан соң Күчем хан Сүзге-бикәне кулларына күтәреп алды, аны сабый бала кебек күкрәгенә кысып, сараена таба алып китте...

Юлда очраган яугирләр, башларын иеп, аңа юл бирделәр, бу кырыс ирләрнең дә күзләрендә яшь иде...
Сарайны чорнап алган карагайлар, җиргә хәтле иелеп, Күчем ханның кара кайгысын уртаклаштылар, кыйбла яктан искән җилләр иңнәренә сарылып сыктадылар, ак болытлар, күктән җиргә төшеп, Күчем ханның аяк астына түшәлделәр... Ул шулар арасыннан дөньядагы иң газиз җанны күтәреп, үтмәс мәхәббәтен һәм бетмәс кайгысын күтәреп, үзенең киләчәгенә бара иде... Мәңгелек ялгызлыгына бара иде...

Ханбикәне үз шәһәрендә биек тау башында җирләделәр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар