Логотип
Актуаль тема

«Зөләйха күзләрен ача»

Гүзәл Яхинаның әлеге романы китап яратучылар арасында гына түгел, ә галим-голәмә, татар язучылары арасында да зур кызыксыну уятты. Cоңгы арада гаммәви мәгълүмат чараларында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар кызы Гүзәл Яхинаның тәүге китабы хакында күп сөйләделәр.

Шунысы игътибарга лаек: бу китап Россия күләмендә оештырылган проектларда җиңү яулады, татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышын бөтен дөньяга күрсәтте.

Россия әдәбиятчылары, тәнкыйтьчеләре тарафыннан җылы кабул ителгән әлеге романны якташлары арасында өнәп бетермәүчеләр дә очрый. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова әсәрне гомумән каты тәнкыйть утына тота. Татарда мәҗүси йолалар булмаган, автор татар тормышыннан хәбәрдар түгел һ.б. һ.б. дип белдерә ул. Кайбер фикерләре колак салырлык булса да, тулаем яшь авторга каты бәрелгән ул.

Гади укучы буларак, китап кызыклы һәм игътибарга лаеклы. Романда cурәтләнгән вакыйгалар укучыны үз эченә бөтереп ала, төп герой - Зөләйха язмышы белән яши башлыйсың. Автор укучыны битараф калдырмый, уйландыра... Татар тәнкыйтьчеләре арасында да җанлылык тудыруы моңа бер дәлил түгелме соң?!.



Китапта татар тормышының катлаулы дәвере, ХХ йөз башындагы вакыйгалар тасвирлана. Унбиш яшендә кияүгә чыккан, 4 кыз бала табып та, аларны бер-бер артлы югалта барган Зөләйха язмышы сурәтләнә. Үзеннән күпкә олы ире Мортазадан, сукыр-чукрак каенанасыннан («Убырлы карчык»тан) 15 ел җәбер-золым күреп яшәгән чандыр гәүдәле татар хатынын сөргенгә озаталар…

Тарихи романнар авторы, Г.Тукай бүләге иясе Вахит Имамов роман авторын милләтен саткан кеше, дип бәяли. Ул хәтта әсәрне Гүзәл үзе язмаган, дигән фикерне алга сөрә.



- Минем фикеремчә, романның өч авторы булырга тиеш. Китапның өченче бүлегендә медицина темасы күтәрелә. Гүзәл Яхина бу өлкәне яхшы белә дип уйламыйм. Аны язу өчен профессиональ табиб булырга кирәк. Барак һәм землянка төзү күренешләрен тасвирлаган. Төзелешнең бар нечкәлекләрен белү өчен шулай ук үз эшеңнең остасы булу кирәк. Аны бары тик ир-ат кына белә ала. Землянка салуның нечкәлекләрен бер хатын-кыз да белми. Бу өлешен ир кеше язып биргән. Хатын-кызның мондый әйбергә башы җитә алмый, хәер, ул аңа кирәк тә түгел. Ә өченче автор шуларны оештыргандыр... Әсәрендә караклык күренешләре чагылыш тапкан. Денисов, мәсәлән, тулысы белән Давыдов. Мондый хатаны Гүзәл үзе ясамаган, моны яһүдләр махсус эшләгән. “Гүзәл, син сикермә әле, үзеңне бөек язучы, дип саный күрмә”, - дигән кебегрәк килеп чыккан. Имештер, бер урында ялгышып Давыдов дигән фамилияне калдырганнар. Әсәр - тулысынча фантастика. Себердә барган вакыйгалар да, аю, бүре өере белән очрашуы да... Тарихны бөтенләй белми. Игнатов күпме кешенең башына җитеп тә, исән кала. 1930 елларда 750 кешене юкка чыгарган өчен Игнатовка берни дә булмый. Бу – әкият. Аны тереләй яндырырга тиешләр иде. Ә ул хатыннарны мыскыл итеп йөри. Утызынчы ел - каннан гына торган чор. Автор моны белми булып чыга. Ияләр турында бәян иткән. Татарда андый әйбер юк. Булмаганны уйлап чыгармасын, - ди Вахит Имамов.



Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтша фикерләре белән дә танышып узыйк.

- Мин Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын арттан – рецензияләрдән укый башладым. “Фанфаралар”дан соң Миләүшә Хәбетдинова, Рабит Батулланың әсәрдәге кимчелекләрне чүпләгән мәкаләләре белән таныштым. Билгеле, бу язмалар миндә китапны укырга теләүнең ялкынын шактый сүрелдерә төште, әмма сүндереп үк ташламады – шуңа күрә ил күләмендә яңгыраш алган әлеге вакыйгадан бихәбәр калмас өчен генә, үземне җиңеп-җигеп, яшь язучының иҗат дөньясы ишеген кактым. Гүзәл гаять талантлы язучы булып чыкты. Теле матур, шигъри, образларга бай (ә бу без фәкыйрегезнең һәр әдәби әсәргә карата иң беренче, иң мөһим таләбе). Кайбер урыннарны даһи рәссамдай картиналап сурәтләп бирә, вакыйгаларны, күренешләрне шунда ук күз алдына китерәсең, эченә чумасың. Вәләкин, ни кызганыч, әсәр татар рухлы түгел. Ни кызганыч, автор татар тормышын, татар гадәтләрен һәм, гомумән, татарлыкны белми дә, тоймый да, аңламый да. Ни кызганыч, татар кешесе укыганда бәгырьгә шырпыдай кадала торган детальләр бихисап. (Үзе бер әңгәмәсендә: “Татар характерын күрсәтергә тырыштым”, - дип сөйләгән иде ләбаса!) Шулай да, Гүзәл әлеге “кимчелек”ләрне махсус эшләгән, дигән кара уйдан ерак торам. Бу нәкъ менә хәбәрдарсызлык, нәмәгълүмлек галәмәте шикелле. Әллә рус фамилияле мөхәррирләр артыгын тырышып ташлаганмы? Кыскасы, киләчәктә татар язучысы булып җитешүне максат итсә (ә без моны бик тә, бик тә телибез!), ул, һичшиксез, “тискәре” рецензияләрне умырып-сорап алырга, җыярга, анализларга, өйрәнергә тиештер. Гел макталуга күнегеп китүдән дә куркынычрак нәрсә юк... - дип саный Рүзәл Мөхәммәтша.

«Зөләйха күзләрен ача» романын бүгенге көндә Флера Тарханова татарчага тәрҗемә итә. Ярты китап тәрҗемә ителде инде, диде ул безгә. «Эшем җиңел бара дип әйтә алмыйм. Ләкин әсәр талантлы язылган. Яшь язучының тәүге әсәре уңышлы дип саныйм. Теле кызыклы, үзенчәлекле, аеруча чагыштырулары җәлеп итә. Миңа моңарчы таныш булмаган мохиткә алып керде. Әсәрдә - төрле өлкәдә эшләгән геройлар, һәркайсының сөйләмендә жаргоннар һәм терминнарга юлыгасың. Төрмәчеләр сөйләмен татарчада бирү читенрәк. Андый категория кешеләр белән аралашмагач, җентекләп эзләнергә кирәк. Киң колачлы проект, ләкин мин аны җиренә җиткереп, тиз арада башкарып чыгарга тиеш. Татарча вариантын да халык яратып кабул итәр дип өметләнәм», – ди Флера Тарханова.



Кайбер татар басмаларында әсәрнең татарча вариантын тәкъдим итә дә башладылар. Ләкин күләмле әсәрне вакытлы матбугатта бастырып бетерү мөмкин дә түгел, шулай дөрес тә, чөнки әсәр аерым китап булып дөнья күрергә лаек һәм шулай кызыклырак та.

Журналист, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы Шамил Идиятуллинның фикерләре белән дә танышып узыйк:


Гүзәл Яхинаның романы – рус әдәбияты һәм, әлбәттә, татар мәдәниятендә зур вакыйга. Бу әсәр рус әдәбиятына таныш түгел диярлек һәм онытыла язган татар авылы дөньясын – көнкүреш, авыл тормышы, сөргенгә озату фаҗигасе, җансыз шартларда да денеңне саклау күренешләрен алып керә. Ә татар мәдәниятенә милли тамырлар бик мөһим, үз тарихыбыз гаҗәеп кызыклы була ала. Шулар хакында мавыктыргыч итеп сөйләп бирү кешеләргә кайчак рус дөньясы һәм чит ил әдәбиятына караганда да тансыграк булуы ихтимал.

Китап укымышлы, 25тән өлкәнрәк ханымнарны күз уңында тотып язылган. Нәкъ менә әлеге гүзәл затлар дөньяда иң күп китап укучылар аудиториясен тәшкил итә дә инде. Гаҗәп түгел, аларның күңелләренә универсаль һәм шул ук вакытта авыл хатынының экзотик яшәеше, фикер ягыннан үсеше бөтен илнең имгәнүләр аша алга баруы, газаплар аркылы тернәкләнүе фонында күрсәтелгән.

Шәхсән үзем – урта яшьләрдәге ир-атмын. Бу аудиториягә катнашым булмаса да, мондый дәрәҗәдәге романның дөнья күрүенә сөендем. Шактый күләмле һәм катлаулы теманы күтәргән әсәрне, һичшиксез, тәнкыйть утына тотачакларын да аңладым.

Романның шомартылып бетмәве белән килешәм. Бер образны сурәтләүдәге күрәләтә, кычкырып торган каршылыклар турында авторның үзенә дә җиткерүне кирәк дип таптым. Әмма әсәрне русларга, татарларга каршы язылган, ялган, колониаль әдәбият, мөстәкыйль түгел, тулысынча ярты гасыр элек дөнья күргән класссик үрнәкләр нигезендә, репрессияләрне аклап иҗат ителгән дип гаепләү йә бәхәсле, яки бөтенләй дөреслеккә туры килми.

Безнең күбебезнең әти-әниләре, әби-бабайлары татар авылыннан чыккан. Күмәкләштерү һәм сөргенгә озату мәхшәрен үз җилкәсендә татымаган гаиләләр сирәктер. «Зөләйха...» безгә, татарларга моны кабат искә төшерде һәм башкаларга да җиткерде. Китапны начар дип саныйсыз икән, яхшырагын үзегез языгыз! Әдәбият, мәдәният һәм җәмгыять моннан отачак кына. Инде килеп, бу уңышлары өчен «Зөләйха күзләрен ача» романы авторы Гүзәл Яхинага рәхмәтле булырга тиешбез.



Гүзәлнең романында вакыйгалар үстерелеше, детальләр бирелеше реаль күзаллана. Роман нигезендә менә дигән кино төшерергә мөмкин. Бәлки авторның Мәскәү кино мәктәбендә укуы да шушы уңышка китергәндер. Киләчәктә Яхина әлеге әсәрне кинофильм аша тәкъдим итәргә өметләнә.

Күптән түгел генә Гүзәл Франциядә узган «Париждагы зур китап» чарасында булып кайтты. Анда Казан шагыйрәсе Лилия Газизова да катнашты. Салонның максаты – заманча әдәбият белән таныштыру. Әдәбият Россия һәм Францияне һәрвакыттагыча берләштереп тора, ди проект авторлары. Бу - «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен ерак Франциядә яшәүчеләр дә белә дигән сүз. Иң кыйммәтлесе – яшь авторның Россия күләмендә һәм дөнья аренасында татар тормышы турында аваз салуы. Бу – зур җиңү! Моны хупларга, авторга рәхмәт әйтергә кирәк. Ә үзебезгә милли сыйфатларның берсе булган хөсетлектән котылып, никадәр генә читен булса да, кардәшеңнең уңышына сөенә белү мәслихәт. Афәрин, Гүзәл, уңышларың дәвамлы булсын!

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иң төгәл рецензияне Мөхәммәтша биргән.

    Хәзер укыйлар