Сезнең финанс хәлегез еллар буе фатирыгызда җыелып яткан хламга, чүп-чарга турыдан-туры бәйле бит. Шул хакта уйлап караганыгыз бармы? Фен-шуй тәгълиматы буенча, өйдәге һәр әйбернең энергиясе була. Кайберләре байлыкны үзенә тарта, икенчеләре вампир кебек: акчаны һәм уңышны үзенә суыра. Әйдәгез, «хәерчелек магниты» булган әйберләрдән котылырга тырышып карыйк. Пространствоны чүпләү безнең аңыбызны да чүп-чарга күмүгә тиң.
Әбиеңнең комоды турында сүз бармый: ватылган, сынган, тузан җыеп ятучы әйберләр турында әйтәбез.
Болар нәрсәләр? Төзәтелмәгән техника (мәсәлән, эшләми торган чәйнек), йөрми торган сәгать, ябылмый торган шкаф ишеге.
Ни өчен зыянлы? Ватык әйбер – тукталып калган, үлгән энергия ул. Ахырынача җиткерелмәгәнлекне, торгынлыкны, алга китмәүне символлаштыра. Өйдә энергия хәрәкәттә булмагач, каян акча керсен анда?!
Нәрсә эшләргә? Кичекмәстән төзәтергә яки һич жәлләмичә чыгарып ташларга. Сезнең өй иске-москы склады түгел.
Бик көчле ярлылык символы. Ә күпләр шуңа игътибар да итми.
Болар нәрсәләр? Тузган, кыршылып беткән буш кошелек. Еллар буе бер максатсыз тиеннәр сала торган «копилка».
Ни өчен зыянлы? Кошелёк акчаның «өе» булырга тиеш. Әгәр ул буш, ертык булса, нинди акча анда «яшәргә» керсен инде?! Ә тиеннәр салынган «копилка» аңны вак-төяк, әһәмиятсез керемгә программалый.
Нәрсә эшләргә? Сыйфатлы, матур кошелек сатып алыгыз. Эченә һәрвакыт берәр эре кәгазь акча салыгыз: биредә акчага һәрвакыт урын бар дигәнне аңлата ул. Акчаны үзегез теләгән конкрет әйбергә җыеп барыгыз.
Өйгә керә торган ишек янындагы зона – йортның «байлык тамагы». Шуның аша фатирыгызга энергия һәм, әлбәттә, акча да керә.
Болар нәрсәләр? Тезелеп киткән аяк киемнәре, таралып яткан әйберләр, бусагадан ук башланган тузан һәм пәрәвез оялары, ватылган ишек кыңгыравы, шыгырдап ачыла торган ишек.
Ни өчен зыянлы? Ишек төбеннән үк энергетик пробка хасил була. Бу хаос, хлам аша якты уй-ниятләр эчкә уза алмый. Акча, сезнең бусагада абынып, башкаларга китәчәк.
Нәрсә эшләргә? Ишек төбендә идеаль чисталык булдырыгыз. Аяк киемнәрен – махсус шүрлеккә, курткаларны шкафка урнаштырыгыз. Ишек, ишек кыңгыравы төзәтелгән булсын. Янәшәгә матур үсемлек куегыз – ул уңыш агымын активлаштыра.

Болар нәрсәләр? Тишелеп беткән, үкчәләре тапталган иске сыңар башмаклар.
Ни өчен зыянлы? Аяк киеме тормыш юлын символлаштыра. Ертык йә сыңар башмаклар урнашып бетәлмәү, ышанычлы терәк булмау, шома булмаган авыр юлдан бару символы.
Нәрсә эшләргә? Ике дә уйлап тормый чыгарып атыгыз! Үзегезгә уңайлы матур башмаклар сатып алыгыз. Өйдәге адымнарыгыз комфорт тудырсын, шул чагында зур дөньяга юлыгыз да уңышлы булыр.
Совет чорыннан калган гадәт – банкалар һәм пакетлар саклау – күпләрдә яши әле.
Болар нәрсәләр? Бушаган майонез банкалары, иске пластик контейнерлар, берсе эченә берсен тутырып җыелган пакетлар.
Ни өчен зыянлы? Буш савыт – бушлык һәм фәкыйрьлек символы. Аларны саклап, Галәмгә энергетик рәвештә хәбәр юллыйсыз: «Көннәрдән бер көнне ашарыма да булмаска мөмкин, шуңа мин кара көннәргә дә әзермен». Болай сез үзегезне кытлык чорына программалаштырасыз.
Нәрсә эшләргә? Бик кирәге чыгардай ике-өч банканы гына калдырыгыз. Калганнарын чүплеккә олактырыгыз. Өегездә файдалы, кирәкле, матур әйберләр генә торсын, «кара көнгә» дигән хламнан арыныгыз.
Бонус: Акчаларны нәрсә үзенә тарта?
Нәтиҗә: Сезнең өй – сезнең эчке дөнья чагылышы ул. Хәерчелек, уңышсызлык, бер урында таптану символы булган әйберләрдән тизрәк котылыгыз. Яңага, яктыга урын бирегез. Һәм күзәтегез: чисталык белән сезнең тормышка яңа финанс мөмкинлекләре ничек килер икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк