Иң гади юлы, әлбәттә, җыештыруны сузмаска гына кирәк. Чынаякны шундук кухняга чыгаралар, куртканы шкафка эләләр, кичке аштан соң табынны тиз генә җыештырып куялар. (Азык калдыклар, ипи валчыклары бөтен өйгә таралганчы ук!) Һәркайсына 2-3 минут вакыт җитә. Һәм ул ялларда өйдәге пычракны ярты көн көрәүдән коткара.
Бүлмәгә күз йөртеп алыгыз. Журнал өстәлендә чынаяк калган – кухняга чыгарыгыз. Диванда кофта ята – анысын шкафка элегез. Коробканы алгы бүлмәдә калдырырга кирәк – юл уңаенда аны да кулга эләктерегез. Әйберләрне өй борынча махсус җыеп йөрү кирәк тә түгел. Үз урынында ятмаган нәрсәне чыккан саен кулга тотсаң, шул җитә. Вак тәртипсезлекләр әкренләп юкка чыга, өстәл, урындыкларда кием-салым, савыт-саба, кәгазьләр өелеп тормый башлый.
Урынны җый дип әйтеп кенә эш бетми әле, андагы әйберләрне куяр урын да булсын! Ачкычлар – кухня өстәлендә, документлар – комод өстендә, телефон зарядкалары – төрле бүлмәләрдә... Берничә көннән шуларны бер өемнән икенчесенә күчерә башлыйсың.
Еш кулланыла торган әйберләрне менә ничек урнаштырырга кирәк:
Югыйсә кухнядагы тәртипсезлек бөтен өйдә шул хәл дигән тәэсир калдыра. Ашарга әзерли торган өстәлдә юылмаган таба, ризык кисә торган такта, берничә тәлинкә калса, бөтен җир җыештырылмаган кебек күренә.
Ашаганнан соң кыска минимум ясап алу файдалы:
Бу эшләр иртәнгә калса, азык калдыклары кибә, май ката, җыештыру өчен вакыт күбрәк китә.

Әле генә тамган соус, май тапларын шундук бетереп тә була. Ә кипкән тапларны инде җебетергә, ышкып юарга туры килә.
Алгы бүлмәдәге пычрак эзләр, көзгегә чәчрәгән таплар, раковина янында тамган су тамчылары белән дә шул ук хәл. Һәр вак-төяк өчен дә олы кубып җыештыру кирәкми. Яңа гына пычранган җирне исә тиз генә чистартып кую күп вакыт та сорамый. Әйбәт бер кагыйдә бар: әгәр эш ике минуттан да азрак вакыт алса, аны шундук эшләп куегыз.
Көзге сөртә торган салфеткалар әллә кайдагы шкафта ятса, аз гына таплар да «генераль уборка»га кадәр шул килеш тора инде. Кирәк әйбер кул астында булса, шундук чистартасың да куясың. Мәсәлән, көзге өчен салфеткалар – ваннада, губка һәм чистарткыч гель, порошоклар – кухня раковинасы астында, аяк киеме кремнары, щеткалары алгы бүлмәдә күз алдында торса, яхшырак. Дистәләгән көнкүреш химиясе товарларын, склад ясап, һәр бүлмәдә җыеп тоту кирәкми, бер чистарткыч һәм берничә салфетка бик җиткән.
Һәр кич бөтен фатирны җыештыру кирәкми. Күзгә бик ташланмый торган әйберләрдән бушатсаң, шул җитә. Ашау өстәле, кухнядагы ризык әзерли торган өстәл, журнал өстәле, диван, алгы бүлмәдәге тумба, раковина буш калсын.
Кичәге савыт-сабалар өелеп тормаган кухняга керүе үк күңелле. Буш өслекне сөртеп алу да җиңел: тау кебек өелгән әйберләрне бер урыннан икенчесенә күчереп интекмисең.

Кием идәнгә сирәк төшә әле. Башта ул урындык аркасында эленеп тора. Аннары анда эленеп торган кофтага чалбарлар, өйдә кия торган киемнәр, сөлгеләр, сумка өстәлә... Берничә көннән инде урындык үз вазыйфасын үтәми башлый. Бу очракта гади генә бүленеш ярдәмгә килә:
Бер көндә бөтен фатирны җыештырырга тырышу хәлдән тайдыра. Ахырда барыбер җыештырырга иң яратмаган урыннар – духовка, шкафлар, балконнар, мебель артлары – тагын кул тимичә кала.
Бүлеп эшләү җайлырак:
Катгый расписаниесе юк, әлбәттә. Һәр атнада өстәмә бер эш башкару турында сүз бара.
Йоклар алдыннан таймерны биш минутка куеп, тиз генә фатирны җыештырып чыгыгыз. Шул вакыт эчендә менә ниләр эшләргә өлгерәсез:
Ләкин бу биш минутны «генераль уборка»га әйләндереп, шкафлар рәтли, тәрәзәләр юа күрмәгез. Сезнең бурыч – бүлмәгә тәртип кертү генә.
Бу темага язмалар: Швед хатын-кызларының өй җыештырудагы 10 гадәте
Өйдә тәртипсезлек тудыручы 9 гадәт
Шушы 7 сәбәп аркасында өй һәрвакыт җыештырылмаган кебек күренә
Өй җыештырганда нәрсәләрне ташламаска кирәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк