Кичә мин өч тапкыр өй җыештырдым. Өч тапкыр! Бүген иртән күзләремне ачсам, тагын шул ук картина: кофта урындыкта, бокал тумбочка өстендә, кибет пакеты һаман ишек төбендә ауный... Димәк, мин кирәк җирдә җыештырмыйм.
Психологлар, өйдәге тәртипсезлек – ялкаулык билгесе түгел, һаман иртәгәгә калдыра килгән вак-төяктән ул, диләр. Бер әйберне «бер генә минутка» дип куябыз да, шул проблема чыганагына әйләнә.
Мин фатир буйлап йөреп, шундый 9 проблеманы таптым.
Витамин банкасын бер минутка гына тумбочкага куям да, ул атна буена шунда кала.
Бер минутка ачкычны ишек янындагы киштәгә куеп торам, ә бер айдан анда өч ачкыч, утка түләү кәгазе, пальтоның запас төймәсе ята.
«Бер минутка» – ул вакыт турында түгел, әйбер үз урынын тапмаган дигән сүз. Ул – «йорт-җирсез». Ә «йорт-җирсез» әйберләр, хуҗасыз мәчеләр кебек гел бер урынга өелә.
Әти бервакыт 40 минут машина ачкычы эзләде. Әти генә түгел, бөтен гаилә белән эзләдек – чөнки тизрәк китәргә кирәк иде. Никтер суыткыч өстенә куйган булган, ә хәзер анда юк. Ахырдан... туңдыргычтан таптык! Кемдер суыткыч ишеген ачкан, ә ачкычның эчкә төшкәнен абайламаган. Хәзер ул ачкыч гел билгеле урында гына эленеп тора. Аны 40 минут эзләп вакыт әрәм итү – лөгатькә сыймас әйбер.
Миңа нәрсә булышты?
Өч секунд кагыйдәсен керттем. Әйберне урынына куймасам, эчтән генә: «Тукта, бу аның «өе»ме соң?» – дип сорап куям.
Вак-төяк салыр өчен 3 кәрзин, 2 контейнер һәм стеллаж сатып алдым. Бүлмә матурланды, ләкин тәртип булмады. Чөнки ул әйберләрне тәртипләп салмадым, яшереп кенә куйдым. Тартмаларда һаман шул ук чүп-чар ята...
Органайзер алганчы, бер сорау куям үземә: бу әйберләр чынлап та кирәкме соң, әллә алардан котылу хәерлеме? Соңгы җавап дөрес булса, кәрзиннең кирәге юк, хәйриячелек өчен яки чүп-чар тутырырга капчык кирәк.
Һәр хатын-кызда андый тартмалар бардыр инде ул. Алар антресольдә, шкафларда, кладовкада, карават астында... Әле берәү генә дә түгел. Инде техникасы да исән түгел үткәргечләр, ике ел элек ватылган үтүкнең инструкциясе, сыңар оекбаш, срогы чыккан дарулар...
Миңа нәрсә булышты?
Тартмага датаны язып, шундый кагыйдә чыгардым: әгәр ел буе файдаланылмаса, карап та тормыйча чүплеккә олактырыгыз. Шулай эшләгәч, кирәкмәс иске әйберләр сизелерлек кимеде. Аеруча балконда нык күзгә ташлана иде бу.
яхшы урындыгым бар иде. Тик ул хәзер урындык түгел инде, кием элгеченә әйләнде. Әгәр ул урындыкка утырсаң, үзеңне соңгы ике атнада тау булып өелгән әйберләрнең археологик катламында утыргандай буласың.
Тәрәзә төбе белән дә шул ук хәл. Анда косметика, телефон «зарядниклары» (ул телефоннарның берсе күптән юк инде), блокнот, ручкалар...
Миңа нәрсә булышты?
Урындык янына киемнәр өчен элгеч куйдым. Вак-төяк инде, әмма вертикаль өслек утыргычка ыргыткан киемнәрне җыя!
Өлгерермен әле, дидем. Пакет ертылып чыкты, әйберләрне икенче пакетка күчердем, кирәге чыгар дип, теге пакетны да калдырдым. Ләкин пакетлар үзеннән-үзе күбәя, ахрысы. Шкафны ачсам, анда пакет эчендә пакет, тагын пакетлар!
Миңа нәрсә булышты?
Биш минут кагыйдәсен керттем – әгәр әйберләрне урнаштыру өчен биш минуттан да азрак вакыт кирәк булса, яңаданга калдырмыйча, шундук эшләп атам. Чөнки шул юк кына биш минутлык эшләр җыела барып, коточкыч тәртипсезлек китереп чыгара.
Кайчылар миндә берьюлы бер өч урында ята: кухняда, канцелярия әйберләре тартмасында һәм ни өчендер ванна бүлмәсендә. Аңлашыла инде: гел күз алдында торсын дип. Ләкин мин барыбер бүлмә уртасына баскан хәлдә аңгыраеп кайчы эзләп интегәм.
Пространствоны оештыру буенча белгечләр бу кагыйдәне «бер әйбернең бер генә өе» дип атыйлар. Әгәр әйбер берничә урында саклана икән, баш мие аларның берсен генә дә искә төшерә алмый. Әйбер «йорт-җирсез» исәпләнә.
Миңа нәрсә булышты?
Кухня өчен махсус кайчы сатып алдым да аны пычаклар белән бергә куйдым. Ә калган иске кайчылар җыенысы бергә саклана хәзер. Эзләп җәфа чикмим.
Шкафны җыештырырга уйлап, бөтен әйберне төрле өемнәргә бүлдем: калдырырга, ташларга, кемгәдер бирергә дигән төркемнәр барлыкка килде. Кирәк бит: эш кызган вакытта гына иптәш кыз шалтырата. 40 минутлап сөйләшкәннән соң, өч өем өелеп калды, ә минем җыештыру теләге сүрелде. Чәй эчәргә киттем. Аннары инде бөтенләй эшкә тотынасым килми башлады. Бердәнбер юл – ишекне ябып куярга да, анда ремонт дип әйтергә.
Миңа нәрсә булышты?
30 минутка таймер куеп, җыештыра башладым. Сигналдан соң, туктармын дип эшкә тотындым. Һәм бик тиз җыештырып бетердем.
20 минуттан кунаклар килеп керәчәк, хаосны кая куярга? Әйе, шкафка, антресольгә йә карават астына яшерәсең инде. Өй җыештырылган кебек күренә. Ләкин бу идеаль тәртип озакка бармый шул: кемдер кирәкмәгән ишекне ача да, аңа мендәрләр, оекбашлар, сөлгеләр ишелеп төшә.
Миңа нәрсә булышты?
«Аврал» өчен капкачлы кәрзин булдырдым. Гел буш торган кәрзингә кунаклар килер алдыннан бөтен әйбер оча гына. Ә икенче көнне җайлап кына тәртипкә салам.
Сөлгеләр өчен матур этажерка сатып алдым. Хәзер анда сөлгеләр, ике шәм, хушбуй флаконнары һәм ни өчендер әти-әни фатиры ачкычлары.
Тәртип ясар өчен алынган әйбер үзе тәртипсезлек чыганагына әйләнде. Чөнки өйдәге теләсә нинди горизонталь өслек баш мие тарафыннан декор итеп түгел, нидер куяр урын буларак кабул ителә.
Миңа нәрсә булышты?
Авыш яки тар өслекле мебель ала башладым. Киштәнең тар кырыена теләсә нәрсә куеп булмый, кул үзеннән-үзе әйберне үз урынына илтеп куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк