Логотип
Белмәсәң бел

Ир-атларны биздерә торган 9 хата

(Хатын-кызларга киңәшләрнең дәвамы)

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/belmesen-bel/nindi-xatalarygyz-ir-atlarny-bizdera

(Ирләр күзенә матур күренәсегез килсә, бу хаталарны ясамагыз!)

Икенче хата: үзегездән яман ис килмәсен.
Хатын-кыз тыштан матур күренергә, киемнәре дә килешле булырга мөмкин. Әгә ир заты күзе төшкән хатын-кыздан читкә этәрә торган исләр тойса, якыннан танышу теләге бик тиз сүнәчәк. Чөнки кыздан килгән авыр исне баш мие авыру билгесе буларак кабул итә. Һәркемнең инстинкты үзенә сәламәт партнер сайлауга көйләнгән. Бер-береңә физиологик яктан туры килмәгән очракта, теләсә нинди ис тә күңел кайтаргыч тоелырга мөмкин. Ошамый ул хатын – һәм вәссәлам! Ис борынны ярып кермәсә дә, баш мие ул ис сигналларын кире кага.    
Шуңа күрә үз гигиенагызга һәм сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Өченче хата: дөрес сайланмаган гардероб.
Ирләргә озын һәм төз аяклы, нечкә билле кызлар ошый. Әмма идеаль пропорцияләргә ия булмасаң нишләргә? Җавап гади: фигураны бозмый торган гардероб сайларга кирәк. Болай да кыска аяклар тагын да кыска күренмәсен. Зур гәүдәне авырайта торган киемнәрдән дә ерак торыгыз. Юан беләкләрне каплый торган җиңле киемнәр сайлагыз. Салынып төшкән эчне җыеп йөрегез... Һәм башкалар, һәм башкалар. Кайчак мода тенденцияләренә дә сукырларча иярмәскә кирәк. Сезне җыйнаграк күрсәтә торган киемнәр дә була бит. Коточкыч бәяләргә мода йортларыннан алган киемнәр белән дә ир-ат игътибарын яулап булмаска мөмкин. Модельерлар тәкъдим иткән һәр кием сезгә килешә дигән сүз түгел әле.

Дүртенче хата: проблемалы хатын имиджы.
Әгәр элекке партнерлары барысы да кимчелекле, гел проблема гына чыгарып торган икән, димәк, монда гаеп ир-атларда түгел, хатын-кызның үзендә. Яңа партнерына үткәндәге мөнәсәбәтләре турында сөйләп, ир-атлардан зарланса, белеп торыгыз: көннәрдән бер көнне бу ирдән дә канәгатьсезлек белдерәчәк, ул аның таләпләренә туры килмәүчеләр исемлеген тулыландырачак. Андый хатын-кыз үзеннән биздерәчәк. Үзендә гаепне күрмичә, бөтен кимчелекне ир-атка аударып калдыручы проблемалы хатыннар кирәкми ирләргә.

Бишенче хата: яуларга тырышмагыз!
Беренчедән, ир-атны үз проблемаларыңа күммә. Үз тормышың өчен җаваплылыкны ир-атка тагудан да начары юк. Көнкүрешкә, финанска кагылышлы сорауларны хәл итәр өчен генә кирәклеген аңлаган ирнең бик тиз гайрәте чигәчәк.
Икенчедән, материаль якка кагылышлы проблемаларыгыз турында ялгыш та сүз кузгатмагыз. Ахмак хатыннар гына  бу хакта  ир-атка сиздерә. Ирләр юләр түгел, аучы хатын-кызларның тел төбен шундук аңлап ала.
Өченчедән, эшлекле җитди ирләр генә ошавын әйтеп, партнерыгызны куркытмагыз. Беренче свиданиеда ук аны булачак ире, туачак балаларының әтисе итеп күрергә теләвегезне сиздермәгез.

Алтынчы хата: акыл сатмагыз!
Ирләр өчен ирек, беркемнән бәйле булмау барыннан да кыйммәтрәк. Үзе сайлаган хатын-кыз каршында аның герой булып күренәсе килә, ышанычлы, мөстәкыйль  булу ошый аңа. Ә инде хатын-кыз гел өйрәтеп, акыл сатып, тикшереп тора икән, үзегезгә үпкәләгез... Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне бозмас өчен ризасызлыгыгызны тыныч кына, ярсымыйча гына җиткерегез.  

Җиденче хата: туктаусыз зарлану.
Хатын-кыз өзми-куймый зарланып тора, иренең хәлгә керүен, кызгануын тели.  Ә ир-ат өчен ул эчпошыргыч шыңшу булып тоела. Белеп торыгыз: гел еламсырап йөргән хатын тиз туйдыра. Мөнәсәбәтләр өзелергә дә мөмкин. Әгәр ир-аттан ярдәм кирәк булса, аның нәрсә эшләргә тиешлеген төгәл, конкрет итеп әйтегез. Негатив эмоцияләрегезне аңа сиздермәгез. Ә хисле сөйләшүләрне, зарланышуларны дус кызларыгызга калдырсагыз да була.  

Сигезенче хата: башка хатын-кызлардан көнләшү.
Хатын-кызга үзеннән дә матуррак, өстенрәк хатын барлыкны тану җиңел түгел, әлбәттә. Ул чибәр кызларга көнләшеп карый, кимчелекләрен эзли башлый, иренең реакциясен дә күзәтә. Шулай көндәшләреннән гаеп табып, үзенең бәясен күтәрмәкче була. Тик юкка! Киресенчә, ирләр хатын-кызлардагы сарказымны, төртмә теллелекне өнәми.

Тугызынчы хата: күп сөйләшмәгез!
Кызларның артык күп сөйләшүе ир-атның ачуын китерә. Алар сөйләмнең җеп очын югалталар, ни турында сөйләвен дә аңламый башлыйлар. Тел бистәләрен ирләр яратмый.  

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/health-middle-cuban-rich-girl_1056759.htm#fromView=search&page=5&position=13&uuid=4bae832d-26b9-4826-9db0-b388c3c21580&query=женщина

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар