Логотип
Белмәсәң бел

Нинди 9 хата ир-атларны биздерә?

(Хатын-кызлар колагына берничә киңәш)

Ирләр күзенә матур күренәсегез килсә, менә бу хаталарны ясамагыз.


Беренче хата: үз-үзеңә ышанмау
Үзеңнең кыяфәтеңнән, гәүдәңнән, прическаңнан канәгать булмау күпләргә, хәтта чибәр хатын-кызларга да хас икән. Үзләрен ямьсез дип йөрүчеләр күзгә бик ташланмаска тырышалар, башка хатыннар янында да үзләрен артык тыйнак тоталар. Кая ул күңелләренә ошаган ир-атка күтәрелеп карау, аның белән елмаеп сөйләшү!.. Котлары оча. Ир кеше аның уйларын сизәр, әйләнеп тә карамас дип уйлыйлар. Үзеңне читкә кагылган итеп тоймас өчен шулай эшлиләр, янәсе.  Макияж, прическа ясатмыйлар, соры киемнәрдән йөриләр, компанияләрдә башларын аска иеп кенә посып утыралар.
Үзбәяңне күтәрүнең төрле күнекмәләре бар. Даими шөгыльләнсәгез, үзегезне ышанычлы тотачаксыз, ир-атлар игътибарын да җәлеп итәчәксез.
Беренчедән, сәер тоелса да, үзегездә ышаныч имитациясе ясагыз. Кыргый табигатьтә кайбер җәнлекләр куркыныч янаганда куркусыз булып кыланалар, сез дә шулай эшләгез. Ләкин башта өйдә көзге каршында күнегүләр ясагыз. Көзгедәге чагылышыгызга карагыз да, сез ошатып йөргән ир-ат каршыгызда дип хис итеп, аның белән «сөйләшеп» карагыз. Тавышыгыз ничек ишетелә – анысына да колак салыгыз. Мимикаларыгызга игътибар итегез. Бу баш миенә ышаныч сигналлары җибәрәчәк, һәм ул сезгә дә әйләнеп кайтачак.


Икенчедән, тирә-яктагылар сездән әллә нинди гайре табигый нәрсәләр көтми дә! Һәрвакыт үзебез зурракны таләп итәбез. Әгәр кешегә ышанычлы күренсәгез, ул да сезне нәкъ шулай итеп кабул итәр. Кырын карашларны, очраклы ишеткән сүзләрне, көлүләрне үзегезгә алмагыз. Кирәкмәгәнгә үз эчегезгә бикләнерсез һәм бер сәбәпсез борчуга төшәрсез.  


Өченчедән, сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Фигурагыз, ничек туклануыгыз турында кайгыртмыйсыз, пассив тормыш алып барасыз, аз йоклыйсыз икән, яшь барган саен әйләнә-тирәдәгеләргә үзегезне яхшы яктан күрсәтү кыенлашачак. Хәлдән таю чигенә барып җитәргә кирәкми. Эндорфиннар эшләп чыгару өчен, эштән тиз-тиз атлап җәяү кайтырга гына кирәк. Йөзегезгә бөтен кешелекне коткару вәкаләте тапшырылган кыяфәт чыгарып, җитди төстә атламагыз. Дөньяга елмаеп карагыз.


Дүртенчедән, кешеләр белән аралашканда һавада очмагыз. Ишетә белегез, тыңлый белегез. Кирәкмәгән сүз ычкындырмагаем дип уйлап та үзегезне контрольдә тотмагыз, әңгәмәдәшегезне ничек шаккаттыру турында да баш ватмагыз. Ничек бар, шулай ачылсагыз, кызыксыну белдереп, игътибар белән тыңлый белсәгез, сез менә дигән әңгәмәдәш булырсыз.


(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/nindi-xatalarygyz-ir-atlarny-bizdera-1738613323)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/health-middle-cuban-rich-girl_1056759.htm#fromView=search&page=5&position=13&uuid=4bae832d-26b9-4826-9db0-b388c3c21580&query=женщина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар