Логотип
Белмәсәң бел

Каһвәне дөрес эчәсезме?

Каһвә – ике төрле репутацияле эчемлек. Бер яктан ул – иртәнге яраткан ритуал: тирә-якка хуш ис таралган, чынаяк кулда, ниһаять, яңа көн башланды!.. Икенче яктан ул – кешене уятыр, «кабызып» җибәрер өчен кнопка сыман. Йокы туймаса – каһвә, эш катлаулы булса – каһвә, төштән соң йокыга тартса – каһвә, кич әле бетмәгән эшләр бар – бераз гына капучино ярыйдыр бит?

Әмма каһвәнең дә үз вакыты бар. Бер чынаяктан соң да кофеин организмга берничә сәгать тәэсир итә әле. Шуңа күрә «каһвәне күпме эчәргә?» дигән сорау гына түгел, «кайчан эчәргә?» дигәне дә бик урынлы.
Күпләр көнне гел бертөрле башлый: күзне ачып кухняга чыга да чәйнек яки кофемашинаны кабызып җибәрә. Әйтерсең каһвәдән башка иртә була алмый. Чынлыкта бит организм уянып җиткәч кенә әкренләп күтәренкелек режимына керә. Күпләр уянуның беренче сәгатьләрендә үк иртәнге активлык дулкынына күчә. Шуңа күрә йокыдан торуның беренче минутларында ук эчкән каһвә без көткән эффектны бирмәскә дә мөмкин.

Күпчелек өчен иң кулай вариант – уянып, 60–90 минут узгач, беренче чынаяк каһвәне эчү.

Уяндык – су эчтек – иртәнге ашны ашадык – бераз көндәлек тормышка күчтек – каһвә эчтек.

Бу катгый кагыйдә түгел, әлбәттә. Һәрвакыт гел йокыдан торуга ук каһвә эчәсез, кәефегез яхшы була, йокыгыз тыныч уза икән – борчылыр сәбәп юк. Ләкин иртәнге каһвәдән соң калтырата, ашказанында дискомфорт сизелә, сару кайный, кофеин артык нык тәэсир итә, шомлану күзәтелә башласа, каһвәне иртән капкалап алганнан соң гына эчегез: ризык каһвәнең тәэсирен йомшарта.

9:30 дан 11:30 га кадәр аралык каһвә өчен иң кулай вакыт, диләр. Бу вакытта инде тәмам уянып бетәсең, инде ашап алып, гадәти көндәлек эшләргә кереп китәсең. Соңрак эчелгән каһвә яхшырак кабул ителә.

2025 елда Европа галимнәре өлкән яшьтәгеләр арасында тикшеренүләр үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән: иртәнге каһвә көн буе эчкән каһвәгә караганда файдалырак, аларга үлем куркынычы янамый.

Әмма күпләр бер чынаяк белән генә хушланмый, алар ике чынаяк та эчәләр. Беренчесе – эшкә кереп китәр өчен, икенчесе – төштән соң арып аумас өчен. Чөнки төштән соң күпләрнең энергиясе кими: фикер чәчелә, эш кыенлаша, биш минут кына ятып торасы килә башлый, әмма яткач, ул кырык минутка әйләнә.

Икенче чынаякны эчү ихтыяҗы туса, 13:00 дән 15:00 гә кадәрге вакыт аралыгын сайлагыз.

Әле кич җитмәгән, алда эш, уку, очрашулар, төрле чаралар... Кыскасы, игътибар таләп ителә торган җаваплы чор. Иң мөһиме – икенче чынаяк өченчегә, дүртенчегә әйләнмәсен. Чөнки кофеин организмнан тиз генә чыкмый.
Кайберәүләр кичке каһвәнең дә зарары юк дигән фикердә. «Аз гына капучино эчкәннән бер ни булмый», – диләр. «Әйбәт йоклыйм», – дип, үзләрен тынычландыралар. «Танышым төнгә каршы «Эспрессо» эчә, менә дигән йоклый», – дип шаккаталар. Әмма хикмәт йоклап китүдә генә түгел бит. Кеше каһвәдән соң чынлап та йоклап китә. Ләкин йокысы тирән булмый, өзек-төтек кенә йокы эләгә аңа. Иртән йончыган, ватылган хәлдә уяна да, тагын каһвәгә үрелә. Йокларга 6 сәгать калгач та кофеин йокыны боза. Шуңа күрә бик соң каһвә эчмәгез дигән сүзләр, әби киңәше генә түгел, йокы гигиенасының үтемле чарасы да.

Әгәр сез 23:00 дә йокларга ятсагыз, соңгы тапкыр каһвәне 15:00–17:00 сәгать аралыгында эчегез.

Йөрәгегез еш тибә, начар йоклыйсыз икән, алданрак та эчә аласыз.

Кофеин нерв системасын стимуллаштыра. Кемнәр өчендер ул – ләззәт, рәхәтлек, икенчеләргә – калтырау, тәшвишкә төшү, йөрәк тибешенең ешаюы: әйтерсең эчтә кечкенә мотор кабынган!

Мондый очракта каһвә эчүнең үз кагыйдәләре бар:

  • Каһвәне ашаганнан соң эчәргә.
  • Көнне куе каһвә белән башламаска.
  • Көчле стресс кичергәндә каһвә эчмәскә.
  • Көннең икенче яртысында каһвә эчмәскә.

Каһвә эчүнең көндәлек гади схемасын тәкъдим итәбез:

  • Беренче чынаяк – уянып, 60–90 минут узгач, иртәнге аштан соң эчелә.
  • Иртән каһвә эчүнең иң яхшы вакыты – 9:30–11:30.
  • Икенче чынаяк – 13:00–15:00, ягъни көндезге аштан соң.
  • Соңгы чынаяк – йокларга 6–8 сәгать кала эчелә.
  • Кич – декаф, ягъни кофеин күп булмаган каһвә яки башка җылы эчемлек яхшырак.  
     

Теги: Белмәсәң бел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар