Логотип
Белмәсәң бел

Йокы өчен мендәрне ничек дөрес сайларга?

Кешеләр айлар буе массажга йөреп, моңа зур акчалар сарыф итәргә мөмкиннәр, әмма шул ук вакытта алар уңайсыз мендәрдә йоклауларын дәвам итәләр.

 Ә бит нәкъ менә мендәр, аның ниндилеге  еш кына муенның торышына, йокы сыйфатына иң зур йогынты ясый, иртәнге баш авыртулары һәм хәлсезлек хисе дә баш куеп яткан мендәрнең ниндилегенә бәйле.

Алдан ук шуны әйтеп куярга кирәк: бөтен кеше өчен дә туры килә торган иң яхшы мендәр юк. Ортопедик мендәрләр дә һәрвакыт гади мамык мендәрдән файдалырак түгел, иң кыйммәтле мендәрләр турында да «бу – иң уңае булачак» дип гарантия биреп булмый. Төп максат – хәйләкәр маркетологлар вәгъдә иткәнчә умырткалыкны «дәвалау» түгел, ә баш һәм муенны мөмкин кадәр табигый халәттә тоту. Бу язма – мендәр сайлау мәсьәләсенә ничек дөрес якын килергә кирәклеге турында.

Иң мөһиме – йоклау рәвеше
Кешеләр төрле: кемдер күбрәк ян белән йокларга ярата, кемдер аркасына ятып йоклый, ә кемдер төне буе боргаланып чыга. Шуңа күрә бер үк мендәр бер кеше өчен идеаль булып тоелса, икенче кешенең муены өчен чын җәзага әйләнергә мөмкин.
«Ян белән йоклаучыларга гадәттә биегрәк һәм тыгызрак мендәрләр кирәк. Баш аска төшеп китмәсен һәм муен бөгелмәсен өчен кирәк бу. Аркада йоклаучылар өчен уртача биеклектәге мендәрләр ешрак туры килә. Ә менә клосакта йоклау муен өчен иң проблемалы вариантларның берсе булып санала: бу вакытта баш озак вакыт янга борылган хәлдә кала, һәм мускуллар артык киерелә», – дип аңлата табиб.

Ортопедик мендәр – могҗиза чарасы түгел
«Ортопедик» дигән сүз күпләр өчен могҗизаның үзе кебек тоела хәзер: шундый мендәргә ятып йоклауга, имеш, гәүдә төзелеше камилләшә – йокыдан инде бөтенләй яңа кешегә әверелеп уянасың. Әмма чынлыкта ул бары тик муенны дөрес тотарга ярдәм итә торган мендәр генә, аның аермасы – билгеле бер формада һәм тыгызлыкта булуы гына. Кайбер кешеләргә мондый модельләр чыннан да бик туры килә – бигрәк тә муен даими киеренке булганда, утырып эшләгәндә яки иңбашлар авыртып уяну гадәте булганда. Әмма башкалар үзләрен мондый мендәрдә бик уңайсыз хис итә: ул артык каты, артык биек яки муен астындагы валигы җайсыз булып тоела. Бу – гадәти хәл. Кайчак яхшы сыйфатлы тутыргычлы гади мендәр нәкъ менә мондый кешеләр өчен күпкә уңайлырак булып чыга.

Мамык мендәрләр турында ялгыш фикерләр
Соңгы елларда мамык мендәрләрне еш тәнкыйтьли башладылар. Тәнкыйтьләп кенә калсалар бер хәл – бөтенләй юкка чыгаралар. Әмма сыйфатлы мамык мендәрләр бүген дә иң уңайлылардан санала, чөнки алар йомшак һәм башның торышына җайлаша ала.
«Проблема гадәттә мамыкта түгел, ә еллар буе тузан, ис җыеп килгән һәм формасын югалткан иске мендәрләрдә. Аларының менә, чыннан да, кешегә зыян гына салуы бар. Заманча сыйфатлы мамык мендәрне даими карап торганда ул бик уңайлы булырга мөмкин, бигрәк тә каты ортопедик конструкцияләрне яратмаган кешеләр өчен», – ди белгечләр.

Мендәр эченә нәрсә тутырылуы бик мөһим
«Пена с эффектом памяти» (пена Memory Foam) – үз формасын җиңел үзгәртә торган материал. Аның өстенә яткач, ул кеше тәненең һәм умырткалыгының барлык бөгелешләрен кабатлый, ә торып киткәч, яңадан үзенең гадәти формасына кайта.
Шундый җайлашучанлыгы аркасында, әлеге материалдан эшләнгән мендәрләр организмга төшкән артык йөкләнешне киметә һәм гадәти мендәрләргә караганда озаграк хезмәт итә. Муены авырткан кешеләргә дә ошый андый мендәрләр, әмма җәй көне ул артык җылы булып тоелырга мөмкин. 
Латекс – сыгылмалырак һәм озаграк хезмәт итә, ә мамык мендәр, әйткәнебезчә, йомшаклыгы белән аерылып тора. 
Синтетик тутыргычлы мендәрләрнең бәясе, гадәттә, арзангарак төшә һәм аларны каравы, юуы да җиңелрәк, ләкин күп нәрсә сыйфатка бәйле.
Рекламага гына түгел, үз тоемлавыгызга да игътибар итәргә кирәк. Әйтик, кеше һәрвакыт кулын мендәр астына тыга икән яисә аны икегә бөкләп йоклый икән, димәк, мендәр аңа туры килми, хәтта җитештерүче аны иң заманча технологияләр белән кызыктырса да.

Яхшы мендәр сизелмәскә тиеш
Бу – иң төп күрсәткеч. Әгәр мендәр аңа туры килә икән, кеше, гадәттә, тыныч кына йоклый һәм иртән аның турында уйлап та карамый. Баш артка яки алга авышмый, муен төне буе киеренке халәттә булмый, иңбашлар оемый.
Шуңа күрә ортопедлар еш кына мода артыннан кумаска, ә төрле вариантларны тыныч кына сынап карарга киңәш итә. Кайчак иң идеаль мендәр иң кыйммәтлесе яки иң инновационы түгел, ә кеше шул мендәрдә йоклагач, иртән арып һәм хәлсезләнеп уянмый башлаган мендәр була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар