Логотип
Белмәсәң бел

Ялган дуслыкның 10 билгесе: яныңда кем икәнен ничек аңларга

Кайчак без кемнедер дус дип атыйбыз, ләкин ике арадагы бу мөнәсәбәтләрнең чынлап та ихлас булуы яки булмавы турында уйлап та карамыйбыз.

Әмма вакыт узу белән күңелдә ниндидер шикләр туа: ни өчен дус дип атаган бу кеше янында безгә уңайсыз була башлады соң? Ни өчен ике арада аңлашылмаган киеренкелек сизелә?
Ялган дуслык бик сирәк очракта гына кинәт ачыла. Күпчелек очракта ул вак сигналлардан тора һәм алар, гадәттә, әкренләп гомуми картинаны барлыкка китерә. Дус дип санап йөргән кешең, чынлап та дусмы – ялган тагарак янында калмас өчен беренче чиратта менә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк.

1. Сезне чакырырга «оныталар» 
Сезнең уртак танышларыгыз бар, алар еш кына бергәләп җыелалар, ләкин сезне даими рәвештә ул очрашуларга һәм чараларга чакырмыйлар. Әйтерсең, аларның тормышында «кадр артында» кебек каласыз. Бу бит очраклы гына түгел.

2. Алар еш кына планнарны бозалар
Әйтик, очрашырга дип сөйләшәсез. Сез моңа алдан ук әзерләнәсез: эшләрегезне көйлисез, кайбер эшләрне башка көнгә күчерәсез... Ә бу дустыгыз соңгы мизгелдә генә очрашуны өзә – килми. Вәгъдәсен үтәми. Гадәттә, сәбәп тә гел бер була: аның өчен «кызыклырак» икенче бер нәрсә табыла.

3. Шундый дуслар аркасында сез күңелсез хәлләргә юлыгасыз
Кайчак мондый кешеләр белән дуслык шактый мавыктыргыч, кызыклы булып күренә, ләкин моның артында сезгә басым ятуын шактый соңарып кына аңлыйсыз. Алар сезне үзегезгә уңайсыз булган, сез теләмәгән, хәтта сезгә зыян китерә торган гамәлләргә этәрергә мөмкиннәр.

4. Алар сезнең уңышларыгызны бәяләмиләр
Чын дуслар, гадәттә, сезнең уңышларыгыз, җиңүләрегез өчен чын күңелдән шатлана. Ялган дус исә төрттерү, чагыштыру яки казанышларыгызны кимсетү өчен сәбәп эзли. Бу хакта ачыктан-ачык әйтә. 

5. Аның янында сез үзегез булып кала алмыйсыз
Мондый дус янында аңа «туры килергә» кирәк кебек тоела – «уңайлы», «кызыклы», «дөрес» булырга. Югыйсә аның тарафыннан реакция нинди буласы билгеле: сезне салкынлык, битарафлык көтә.

6. Аларның сезгә карата үз-үзләрен тотышы башкалар янында кинәт үзгәрә
Үзегез генә булганда ул сезнең белән үзен дусларча тота, ләкин компаниядә бөтенләй үзгәрә: сезгә карата салкынлык пәйда була, хәтта аның тарафыннан сезгә ничектер кимсетеп карау да сизелә  башлый. Бу – сез, һичшиксез, игътибар итәргә тиешле сигнал.

7. Алар башкалар артында аның гайбәтен сөйләргә яраталар
Әгәр кеше даими рәвештә башкалар турында начар сөйли икән, аның бу гадәтен игътибарсыз уздырырга ярамый: димәк, сезнең турында да шулай ук сөйләү ихтималы зур.

8. Алар тарафыннан бу дуслык файдага гына корылган
Үзләренә сездән нидер кирәк булганда – алар гел янәшәгездә: бер – артыңа, биш алдыңа төшәләр. Андый ихтыяҗ юкка чыккач, алар да югалалар.

9. Сезнең бөтен сөйләшү һәрвакыт алар турында гына
Юри генә игътибар итегез әле: сез күбрәк кем турында сөйләшәсез? Сезнең хисләрегез һәм кичерешләрегез гел читтә каламы, ул алар белән бөтенләй кызыксынмыймы? Теләсә кайсы тема тиз арада бары аның тормышына һәм проблемаларына кайтып кала икән, мондый кеше чын дус булудан ерак. 

10. Алар сүзләрендә тормыйлар
Вәгъдәләрне җиңел бирәләр, ләкин сирәк үтиләр. Моны шулай тиеш дип саныйлар. Даими акланулар – бу да ышанычсызлыкның тагын бер билгесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар