Галимнәр стрессны бетерүче иң яхшы алымны атады.
Елаган сабыйны ничек тынычландырып була? Бу сорауга һәр ата-ана интуитив рәвештә җавап эзли. Күп очракта без баланы башыннан сыйпарга яисә кочаклап алырга тырышабыз. Ләкин тынычландыруның башка үтемле алымы бар икән.
Япония тикшеренүчеләре әниләр һәм сабыйлар арасындагы бәйләнешне өйрәнеп, геннар дәрәҗәсендә анализ ясаган. Нәтиҗәдә, аркадан җиңелчә сыйпау стресстан арынуның һәм тынычлануның иң нәтиҗәле юлы булуы расланган.
Тохо университетының япон галимнәре махсус фәнни тикшеренү уздырган. Тәҗрибәдә катнашкан 15 анага ике яшькә кадәрге балаларын чиратлап, өч аерым зона буенча төгәл берәр минут буе сыйпарга кушылган. Шул ук вакытта махсус датчик системалары сабыйларның йөрәк тибешен һәм хәрәкәт активлыгын теркәп барган.
Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, фәкать бер алым гына һәрвакыт төгәл эшләгән. Әниләре аркаларыннан сыйпый башлау белән, балалар тирән сулыш алып тынычланганнар, аларның кул-аякларының һәм башларының хаотик хәрәкәтләре бөтенләй басылган. Ә менә күпләр тынычландыра дип уйлаган баш түбәсеннән сыйпау, бөтенләй кире эффект тудырган: балаларның пульсы ешайган, һәм алар моны йокларга дип түгел, ә уянырга чакыру буларак кабул иткән.
Шулай итеп, баланы селкетеп яки тибрәтеп тормыйча гына тиз арада тынычландыруның иң яхшы һәм табигый юлы – аркасыннан йомшак кына сыйпап алу.
Бу кагыйдә олылар дөньясында да турыдан-туры эшли икән. Якын кешегезнең җилкә арасыннан җиңелчә каккалап яки аркасыннан сыйпап алуы стресс дәрәҗәсен киметә, йөрәк тибешен акрынайта һәм рухи тынычлык кайтарырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк