Логотип
Белмәсәң бел

Бакчачы ханымнарның биш зур хатасы

Хатын-кызлар җәйге бакчада иң зур дошман – кояш нуры дип уйлый. Ләкин косметологлар моның белән килешми: кояш куркынычлар исемлегендә өченче урында гына. Җәйге бакча эшләрендә матурлыгыбызны югалтмас өчен ни эшләргә? Биш кагыйдә турында онытмагыз.

 Тирне кием җиңе белән сөртмәгез!
Тир – гади тозлы су гына түгел, ул организмнан чыккан калдыклар концентраты. Аны кием чите яки тукыма яулык белән сөрткәндә, сез пычракны һәм үсемлек серкәләрен тире күзәнәкләренә ышкып кертәсез. Бер-ике көннән йөздә вак сыткылар чыгуның сәбәбе әнә шунда.

Ничек дөрес? Тирне кулъяулык белән түгел, бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфетка белән генә сеңдереп алыгыз. Ә иң яхшысы – бакчада үзегез белән термаль су йөртегез. Аны йөзгә сиптереп, салфетка белән тидереп-тидереп кенә сөртегез, тузан да сеңмәс, тире дә тынычланыр.


2. Кояшта янган тәнгә каймак сөртмәгез
Халык арасында кояшта пешкән тәнгә каймак яки катык сөртү традициясе яши. Косметологлар моны иң зур хата дип атый. Сөт продуктлары янган тиредә майлы элпә ясый, ул җылылыкны тышка чыгармый һәм инфекция үрчү өчен менә дигән мохит тудыра.
Ничек дөрес? Иң элек 5 минутка салкынча (бозлы түгел!) душ астына басып торыгыз. Шуннан соң тирене йомшак сөлге белән генә корытып, декспантеноллы (мәсәлән, Пантенол) препараты сөртегез. Икенче көнне составында алоэ булган җиңел гельләргә күчәргә була. Нинди дә булса май куллану катгый тыела!


3. Кул тиресе кытыршыланмасын өчен
Илледән узган бакчачы ханымнар җәй көне кул тиресенең кытыршылануына һәм ярылуына зарлана. Төнгә каршы майлы кремнар сөртү генә коткармый, чөнки төп хата – кулны бакчадан кергәч дөрес итеп юмауда.
Ничек дөрес? Эшкә керешкәнче учларыгызга силиконлы крем-барьер (даруханәләрдә яки көнкүреш кибетләрендә сатыла) сөртегез. Ул тузанны тирегә сеңдерми. Бакчадан керүгә үк сабынга ябышмагыз! Башта җылы су белән пычракны чайкап төшерегез, аннан соң гына сабын кулланыгыз. Кулны сөлге белән бөтенләй корытмыйча, дымлы килеш дымландыргыч крем сөртегез – ул тизрәк һәм тирәнрәк сеңәчәк.

4. Баш киеме астындагы «парник» эффекты
Кояш сукмасын дип киелгән калын кепка яки панама астында чын парник барлыкка килә. Баш тиресе тирли, чәч тамырлары майлана, ә очлары корый.
Ничек дөрес? Составында синтетика булган баш киеме кимәгез. Бакча өчен мамыктан тегелгән бандана яки яулык сайлагыз. Кергәч үк чәч юарга ашыкмагыз. Бакча тузаны гына кунган булса, чәчкә бер көн ял биреп, икенче көнне юу яхшырак. Еш юу баш тиресен корыта һәм май бизләрен тагын да активрак эшләргә мәҗбүр итә.


5. Суны литрлап түгел, йотымлап эчегез
Организм эчтән сусызланса, бернинди кыйммәтле крем да ярдәм итмәячәк. Ләкин өч сәгатькә бер тапкыр зур бер савыт су эчү дөрес түгел – бу бөерләрне арыта һәм битне шешендерә.
Ничек дөрес? Бакчада эшләгәндә һәр 20 минут саен бүлмә температурасындагы суны өч-дүрт йотым эчеп куюны гадәткә кертегез. Шулай ук, эсседә татлы газлы сулардан һәм квастан баш тартыгыз: алардагы шикәр белән чүпрә бакча тузаны белән кушылып, тиредә ялкынсынулар китереп чыгарырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар