Логотип
Белмәсәң бел

Уңганлыкның кайбер серләре

Уңганлыкның кайбер серләре

Җиләк-җимеш торты пешергәндә, кабарып түгелмәсен өчен, тортка берничә макарон кадап куегыз. Артык сок шул макарон эченә җыела, ә таба белән мич чиста кала.


* * *

Биш минут кайнар суда тотып алсаң, лимон кабыгы әчелеген югалта.


* * *

Кыздырылган балык тагын да тәмлерәк булсын дисәгез, аны иң элек ярты сәгать сөткә салып тотыгыз, аннары онда әвәләп, тугланган йомыркага маныгыз. Шуннан соң гына төелгән сохарида әвәләп, үсемлек маенда кыздырыгыз.
 

* * *

Пешерер алдыннан төсле кәбестәне иң әүвәл аш серкәсе кушылган салкын суда тотыгыз, аннары гына тозлы кайнар суга салыгыз. Ул төсен югалтмаячак.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар