Монополиягә каршы федераль хезмәт узган ел ахырында арзанлы, әмма яшәү өчен мөһим препаратларга бәяне арттыру тәкъдиме белән чыккан. Чөнки бәясе 50 сумнан кимрәк торган даруларны җитештерү фармацефтик предприятиеләргә табыш китерми, хәтта зыянга да икән. Шуның белән бәйле рәвештә 300гә якын төр препаратның даруханә киштәләреннән гомумән юкка чыгу куркынычы туган. Монополиягә каршы хезмәтнең тәкъдиме исә моңа юл куймау максатын күзаллаган.