Логотип
Бакча

Сарымсак утыртырга әзерләнәбезме?

Сарымсакның ике сортотипка бүленүен беләсез инде. Аның кышкысы һәм җәйгесе була. Кышкы сарымсак эре булып үсә, ләкин артык озак сакланмый. Ә менә җәйге сарымсак ваграк булса да, яхшылап киптерсәң, икешәр ел бозылмыйча саклана ала. Кышкы сарымсак орлык сабагы чыгара һәм аны өзеп алганда гына эре булып үсә. Җәйге сарымсакның беренче елны орлык сабагы булмый. Бу ике төрле сарымсак тәм белән дә аерыла. Җәйгесе, гадәттә, ачырак була.

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Бу сорауны һәркем ел да бирмичә калмый. Һәм аны билгеләве тәҗрибәле кешеләргә дә кыенлык тудыра. 
Сарымсакны шундый итеп утыртырга кирәк: җир катырганчы ул тамырланырга, ләкин яшел кыяк чыгарып өлгермәскә тиеш.

Гадәттә, сарымсакны җир ныгытып катырганчы 20–40 көн алдан утырталар. Җирнең кайчан катырасын билгеләве мөмкин түгел, чамалап кына белергә мөмкин.

  • Иң яхшысы – туфракның температурасына карау. 5–7 көн дәвамында 15 сантиметр тирәнлектә туфракның температурасы 14 градус җылы булса, димәк, сарымсакны утыртырга вакыт. Тик температураны иртәнге сәгать 9–10 нар тирәсендә үлчәргә кирәк. Көндез аны кояш җылыта да, ул, әлбәттә, җылырак була. Ә кичен суыграк.
  • Туфракның температурасын үлчәү катлаулы булса, агачларга карап та ачыклыйлар. Каен яфраклары күпләп саргая башлаган икән, димәк, тиздән суытачак. Менә шул вакытта сарымсакны да утыртырга мөмкин.

Сарымсакны утыртыр өчен ничек әзерләргә?

Әгәр үзегезнең бакчада үскән сарымсакны утыртасыз, ул бернәрсә белән дә авырмаган, сарымсакның тешләрендә черек урыннар юк икән, аны эшкәртмичә дә утырта аласыз. Утыртыр алдыннан бер-ике көн кояшта тотсагыз, шул җитә. Ультрафиолет – иң шәп зарарсызландыру чарасы. Әгәр сарымсакны кемнәндер алган булсагыз, яки кибеттән сатып алганны утыртсагыз, яки үзегездә үскән сарымсак берәр чир белән авырса, бу очракта аны утыртыр алдыннан зарарсызландырырга кирәк.

Моның берничә ысулы бар.

  • Иң гадие – сарымсакны тешләргә аерып, термостагы 50 градус кайнарлыктагы суда тоту. 15 минут тоту җитә.
  • Сарымсакларны дуршлагка салып, берничә тапкыр 70 градуслы суга тыгып алу да булыша. Башта бер-ике секундка кайнар суга батырганнан соң, бер-ике секунд салкын суда суытасың. Шулай берничә тапкыр кабатлыйсың. Кайнар су гөмбәчекләрне, чир тудыра торган микроорганизмнарны үтерә.
  • Хлор гексидинга 5–7 минутка салып торырга була.
  • Марганцовка эремәсе куллансагыз, аны куе алсу төсле итеп ясагыз һәм сарымсакларны 15 минутка салып торыгыз. Аннары алып, сарымсакларны кипшерткәннән соң, туфракка утыртырга була.
  • «Престиж» препараты куллана аласыз. «Престиж» эремәсендә 30 минут тотасы.

Зарарсызландыруны утыртасы көнне башкаралар.

Түтәлне ничек әзерләргә?

  • Моны 10 көн алдан башкарсаң яхшы.
  • Сарымсак көпшәк туфракны ярата. Тыгыз туфракка ком өстәргә кирәк.
  • Сарымсак өчен түтәлне тирән казыйлар.
  • Сарымсак артык дымлы туфракны яратмый, шу;а күрә язын һәм җәен су тонып тормаган урыннарны сайлагыз. Әгәр бакчагыз дымлы урында урнашкан булса, яңгырлардан соң тиз генә җилләмәсә, сарымсак түтәлләрен күтәртебрәк ясарга кирәк.
  • Башка күпчелек яшелчәләр кебек үк, сарымсак та әчелеге югары булган туфракта начар үсә. Туфракның әчелеген известь, акбур, доломит оны белән киметәләр. Бу максаттан көл кулланырга киңәш ителми, чөнки көл үсемлеккә туфрактан фосфорны үзләштерергә комачаулый.
  • Көз көне сарымсак утыртасы түтәлне сезонга җитәрлек итеп ашлыйлар. Иң яхшысы, әлбәттә инде, черемә. Черемә булмаса, минераль ашлама кулланырга туры килә.
  • Сарымсакны суганнан соң һәм сарымсактан соң утыртырга ярамавын беләсездер инде. Кишердән соң һәм яшел үләннәрдән соң утыртканда ул яхшырак үсә.
  • Чи тирес кертергә ярамый, анда азот күп. Сарымсак азот күплектән тизрәк үсеп китәчәк һәм кышын өшиячәк.
  • Әгәр туфрак артык ярлы булса, күптән инде ашлама кертелмәсә, түтәлне казыганда суперфосфат та кертеп калдырыгыз. Ул, гадәттә, бер квадрат метрга 20–40 г күләмендә кертелә.
  • Шулай ук сарымсакка калий да кирәк. Калий сульфаты бер квадрат метрга 20 грамм чамасы алына. Шулай ук калимаг дигән ашлама да куллана аласыз.
  • Сарымсакны утырта башлаганчы, туфракны яхшылап тигезләргә һәм җиңелчә тыгызларга онытмагыз. Тигез түтәлдә сарымсаклар тигез тишелә. 

Сарымсакны ничек утыртырга?

  • Ул шундый культура – рәт аралары киң булганны ярата. Шуңа күрә рәт арасын 20 см калдыру отышлы булачак. Арасы киң булса, чүпләрен утап, төбен йомшарту җиңелрәк.
  • Ә рәттә сарымсаклар арасын 10 итеп калдырыгыз.
  • Сарымсакны нинди тирәнлектә утырту да мөһим. Аны ике төрле утыртып була: һәр тырнакны аерым төртеп чыгарга, яки кирәкле тирәнлектә буразна сызып, сарымсакларны шунда тезәргә һәм туфрак белән күмдерергә.
  • Сарымсакны утыртасы чокыр яки буразна төбенә 2 см калынлыгында ком салып калдырсаң яхшы. Ул дренаж ролен үти. Болай утыртканда сарымсакларның черү ихтималы кими. Буразнаның тирәнлеген 13–15 см итәләр.
  • Сарымсакларны тезеп чыккач, туфрак белән күмдерәләр. Өске ягын бераз тыгызлап, туфрак коры булса, җылымса су сибәләр.
  • Түтәл өстен өстәмә рәвештә капларга кирәкми. Бары карсыз елларда гына җирне катырып, салкыннар башлангач, өшемәсен өчен, коры яфрак, салам белән капларга туры килә. Тик аны язын алырга гына онытмагыз, югыйсә сарымсак черергә мөмкин. 


 

Теги: яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар