Логотип
Шәхес

Мөдәррисле мизгелләр

Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмгә багышланган «Ә шагыйрьгә әйтеп калу ки­рәк» исемле истәлекләр китабын нәшриятка әзерләдем. Сезгә шуннан бер өзек тәкъдим итәм.

Минем тулай торакның 100 нче бүлмәсенә сөрелгән көннәрем иде. Кышкы каникулда ни сәбәптәндер соңгарак калып, Яңаулга кайтырга җыенып йөрим. Бүлмәдә ялгызым гына. Мөдәррис килеп керде. Тулай торак тып-тын. Шушы тынлык, ничектер, яшьлек романтикасын сүн­дереп, җиргә якынрак тартып төшерә иде шикелле. Күзгә-күз карашып тордык та икебез бер авыздан: «Әйдә, чәй эчәбез», – дидек һәм рәхәтләнеп көлдек.

Мөдәррис ул болай авыз-күзләр белән генә көлми, бөтен гәүдәсе белән, хәтта, урын булса, тәгәрәп ятып көлә. Тәгәрәп киткән караваттан чак торып, өстәп куйды: «Бәрәңге дә кыздырыйк инде».

Әйе, ул кыздырган студент бәрәңгесенең тәмен аңлар өчен, мөгаен, безнең заманга кайтып карарга кирәктер. Мин кухняга чыгып-кереп йөрим. Мөдәррис карашын каядыр еракка төбәгән дә уйга калган. Көзгедән генә аңа карап алмакчы булган идем, чак кычкырып җибәрмәдем: аһ, керфекләре!.. Нинди икән аның керфекләре?! Бармакларым... алар җан халәтемә буйсынган, һәм шул керфекләргә кагылып, чынлыгын тикшергәнемне сизми дә калдым. Утка кагылгандай, кулымны тартып алдым. Мөдәррис карашын каядыр еракка төбәп бер генә сүз әйтте: «Соң, туганым».

Бу – мин Аның дөньясыннан китәргә тиеш дигән сүз булган икән. Соңрак ни өчен икәнен сабакташларым җиткерде: Мөдәрриснең улы туарга тора...

...Бишенче курс та тәмам. Университет дипломын кулга алып туган авылыма кайткач та җаныма тынычлык таба алмадым. Саргаеп пешкән арышлар арасында адашкан тургай баласыдай йөрдем-йөрдем дә, август­ның егерме бишен чак җиткереп, Кама Тамагына китеп бардым. Никтер шул тарафларда Аны очратырмын, тик очратсам да, очрашмам, ерактан гына карап калырмын һәм барыбер җаныма ял табармын кебек тоелды.

Мин эшли торган авыл район үзәгеннән бик ерак, һәм анда бернинди дә транспорт йөрми булып чыкты. Кичкә кадәр көткәннән соң, очраклы бер җиңел авто­мобильгә утыртып җибәрделәр үземне. Барып җиттем һәм... анда Аның юклыгына, Аның мине каршы алмавына аптырап, гаҗиз калдым. Мин бит бирегә, үзем дә аңламыйча, Аны эзләп килгәнмен икән.

Балтач – гаҗәеп матур авыл. Тау өстеннән авылны икегә аерып чишмә агып төшә. Ул авыл урамына шатлыклы моң булып җырлап керә дә, озын зәңгәр моң-кулъяулыгын болгый-болгый авыл халкы белән хушлашып, әллә кайларга юл тота. Авылның шушы үзгә табигате, кешеләренең сөйләшендәге моңлы аһәң, мо­ңар­чы бер дә күрмәгән хуш исле алма бакчалары мине үзенә җәлеп итте. Онытылып мәктәп тормышына чум­дым. Бу авылда балаларның сөйләшендә дә чишмә моңы, чишмә агышы, чишмә тавышы.

Алтынчы класс. Әдәбият дәресе. Мин балалар белән бергә көзге манзараны тамаша кылам. Тәрәзә аша гына көзге җилнең яфраклар өзүен, чылбыр-чылбыр булып тезелеп торналар китүен күзәтәбез. Мондый мизгелләр­дә балаларның да күз карашлары дөнья күргән өлкән­нәрнекедәй моңлы була, алар бер ноктага төбәлеп уйга чумып утыра. Ни уйлый икән бу унике-унөч яшьлек җаннар? Аларның да күңеленә мәхәббәт угы кадалмагандыр бит? Үземнең дә алтынчы-җиденче класста чакта ук мәхәббәт утында януларым исемә төшә... Уйларымнан чак арынып, янә тәрәзәгә күз салам. Тәрәз каршындагы чаганның соңгы яфрагы келт итеп өзелеп төшә, һәм шушы вакыйганы унсигез пар күз бер үк мизгелдә күреп алып, «аһ!» итә. Әйт, күрмиләр диген син аларны, тоймыйлар диген...

Соңгы яфрак. Шул соңгы яфрак белән бергә, әйтерсең, җаннан нидер өзелде, һәм мин Аның белән башка сөйләшми башладым. Бер өзелгән яфракны кире тирә­генә кайтарып буламыни? Ул – башканыкы. Аның улы туган. Ул минем хакта бөтенләй уйламыйдыр да.

Уйлар үткәннәрдән өзелгән мизгелләрнең берсендә тормышымда гаҗәеп хыялый бер рәссам пәйда булды. Ихласлыгы, ирләрчә матурлыгы, табигый таланты күңелемне яулады. Күңел дулкыныма туры килгән зат һава сыман кирәк иде миңа. Күзләремә карап: «Чык миңа кияүгә», – диде. Гап-гади сорауга җавап биргән­дәй: «Ярар», – дидем. Бераз сүзсез торгач: «Әле минем Казан-га барып кайтасым бар...» – дип куйдым. «Ярар», – ди. Казанга ник барасымны белгән, җан халәтемне күзләремнән укый алган кеше булса, ул миңа өйләнү түгел, янымнан йөгереп качкан булыр иде дә бит...

Казанга килдем һәм көнозын Аны эзләдем. Ни өчен икәнен дә белми эзләдем. Әйтерсең, Аны тапсам, бар да үзгәрәчәк. Юкса, кеше язмышлары аша атлап йөрмәячәгемне белә идем бит ул чакта, белә идем...

Иртәдән кичкә кадәр сары яфраклар яңгыры астында Казан урамнары буйлап атладым, әмма Ул каршыма килеп чыкмады. Ә элек, махсус сүз куешкандай, матбугат йортына барсам да, радио редакциясе бинасына керсәм дә, яшьлек эзләрем буйлап җәяү йөрергә генә чыксам да, Ул каршыма килә иде... Ул радио редакция­сендә дә, Бауман урамында да, вокзалда да, тулай торак буе тимер юлында да, Кабан күле буенда да юк иде. Гомер буе йөрәгемне буйсындыра алмаган акылым Аны тапмаудан «канәгать» иде, һәм мин ялгышым каршына кайтып киттем.

Аңлашыладыр, болай боздан корылган гаилә гомерле була алмый. Хыялыңны тормышка ашырырга ярдәм итүче булмаса, хыялланырга комачаулаучының булмавы хәлне җиңеләйтә генә икән бит. Бу гаиләдән чыгып киткәч, бик тә кысан аяк киемен салып ташлагандай, рәхәтләнеп киттем. Инде миңа Аның турында уйларга, Аңа дип шигъри хатлар язарга беркем дә комачауламый, һәм мин шул рәвешле җаныма тынычлык таба идем. Шундый халәттә мин дистә елдан артык яшәгән­мен.

...Шактый гомердән соң «Идел-Пресс» бинасы янында очраштык без. Очраштык та икебез дә сүзсез калдык. Ул да, мин дә дөньяның кайсыдыр ноктасыннан бер-беребезгә әйтелергә тиешле сүзләрне эзләдек кебек, әмма ул сүзләр тел очында гына иде.

– Монда синнән башка беркемем дә юк инде, – дип сүз башладым.

Мөдәррис никтер сискәнеп китте, миңа сынаулы караш ташлады. (Аның күз карашларын укый белә идем шул!) Беравык сүзсез торганнан соң гына:

– Син бик әйбәт сүз әйттең бит әле, – дип мине шаккатырды.

Икенче көнне Ул шылтыратты: «Өйдәме син? Мин килим әле...» – ди.

Тагын көз килде. Көзге җил һаман үз эшендә – яфракларны өзгәли, салкын яңгыр сибәли. Мин йөгерә-атлый тукталышка Мөдәррисне каршыларга чыгам. Ул... әнә Ул, сап-сары көз эчендә шәп-шәрә уй булып басып тора. Мине күреп алуга, җирдән җил куптарган яфрак кебек арык гәүдәсен каршыма китереп бастырды һәм туп-туры күзләремә бакты. Җанга үтәли иңә торган бу сынаулы караш астында сыгылып киттем. Чак-чак үземне кулга алып, берни булмагандай, аны өйгә әйдәдем. Кайтып җиткәнче ул фәкать бер генә җөмлә әйтте: «тагын адашып йөрермен дидем... ә ник болай ук ашыгасың?»

Ул дөрес тотып алды. Көзге яфрак кебек өшеп, калтыранып торган бу затны тизрәк җылыга кертәсем, кайнар аш белән сыйлыйсым, студент тулай торагындагы теге утлы күз карашын татып күрәсем килә иде. Өйгә килеп керүгә, Аның йөзеннән якты елмаю түгелеп китте.

– Әллә аш кайнап тора инде? – диде ул сәерсенеп.

– Әйе, сүндереп тормадым, ерак түгел бит, – дидем.

Өстендәге соры чүпрәк курткасын салуга: «Өрәге генә калган икән», – дигән уй йөгереп узды.

Табын кордым. Тәгамнәр арасында аның игътибарын җәлеп иткәне тозлы гөмбә булды. Мөдәрриснең шәраб яратуын белә идем. Табынга бер шешә шәраб та чыккач, син нәрсә инде дигән сыманрак караш ташласа да, каршы килмәде – һич кенә дә көтелмәгән нәфис хәрә­кәт­ләр белән бокалларга шәраб агызды. Ашаудан битәр табындагы тәгамнәрне мактады ул. «Тозлы гөмбә, тозлы кәбестә, тозлы балык – нәкъ мин яраткан ризыклар инде», – дисә дә, аларын да берәр кисәк кенә кабып карады. «Бигрәк тәмле әзерлисең икән», – дип мине дә мактап алды. Ә минем уйларым исә бөтенләй башкада иде: өйсез, көйсез, гаиләсез, кадерсез булып йөргән карлыгач баласы... Мин ул чакта аның хакында шулайрак уйладым. Ә нинди итагатьлелек, эчке культура! Гап-гади ашны ашаганда да затлы ресторан этикетларын үтәвенә сокланып утырган идем ул чакта. Уйларымны Мөдәрриснең күз карашы бүлде: «Ник уйларга чумдың? Су дәрьясын гына йөзеп чыгып була, уй дәрьясы талпынган саен тирәнрәк батыра гына бара...» Тик Мөдәррис бөтенләй башка сүзләр белән сөйли башлады:

Әгәр шул күзләр, мин тойган, мин таныган җанның тәрәзәләре булмаса, Аны кабул итә дә алмас идем шикелле.


Уйсыз булып кына түзәм,
Әгәр дә уйланганда...

Аның авызыннан үземнең шигырь юлларын ишетү тетрәндереп җибәрде. Кайчандыр Аңа «Татарстан» кунакханәсендә укыган шигырьләр арасыннан иде болар. Җанга иңмәсә, хәтердә калмый шигырь. Димәк, Аның җан халәтенә дә тәңгәл килгән бу юллар. Ул чакта мин фатир алыштыру мәшәкатьләре белән йөргәндә «Татар­стан» кунакханәсенә тукталган идем. Мөдәррис­не Мөштәри урамында очраттым һәм, әлбәттә инде, ул миннән калмый кунакханәгә килде. Өчәүләшеп чәй табыны янында сөйләшеп утырганнан соң, бүлмәдәш ханым каядыр кунакка китте. Мин, арыганымны сиздермәскә тырышып, Мөдәрриснең кулына бер кочак шигырьләр тоттырдым да: «Укып кара әле, фикереңне әйтерсең, бәлки», – дидем. «Ә-ә, шигырь! Була ул!» – диде дә, шуны гына көткәндәй, биек аркалы кәнәфигә чумды. Реакциясен күрергә тырышып, Аңа карап-карап алам. Ул, бүлмәдә барлыгымны да оныткандай, үз-үзе белән сөйләшә, кулларын бутап бәхәсләшә. Йөзе бер мизгелдә кабынып, икенче мизгелдә гөлт итеп сүнә дә, борчулы кырыс кыяфәткә керә, йә карашында моңсу болыт йөзә, йә моң инеше ага башлый. Шигырьне болай да укыйлар икән, күргән юк иде. Тик аруым үзенекен иткән. Өнемнең төшләремә кушылып киткә­нен сизми дә, утырган җирдән йокыга талганмын. Төшемдә мин Кызыл Позиция урамындагы тулай торакка кайттым. Тимер юл шпаллары буйлап Аның белән бергә Казансу ярларына барып чыктым... Күзлә­рем, ачылуга, Аның күзләре белән очрашты. Ул әллә ниш­ләгән. Менә хәзер нидер булганмы, булачакмы, тагын бер мизгел шулай карашып торсак, соңга калачакбыз дигән сыман миңа төбәлгән. Сүзләрдән дә тирәнрәк иде ул караш. Телем тибрәтеп, бер сорау бирә алдым:

– Ә нәрсә үзгәрде соң?

– Үзгәрде, бик күп нәрсәләр үзгәрде. Син аны үзең дә белмәгәнсең, белмәвең дә хәерле, – диде дә, калын капны минем кулыма кире кайтаргач, тезеп китте:

– Монда – олы дөнья, моң упкыны, йөргәнсең икән чукынып... Инде боларны «тара», җилгәр һәм дөньяга чыгарып җибәр!

Их, бу чаклар рухи буылудан тынсыз калган мәлләрем булмаса, әйткәннәрен бик тиз үтәгән булыр идем дә бит... Мин Казанга кайткач, кабат яши башладым шул. Яңа эш, яңа мохит.

Мөдәррис белән икебез дә яңа ачылган «Шәһри Казан»да эшли башладык. Гәзитнең бер санында Мөдәррис күп итеп шигырьләр чыгарасы итте. Ул минем шигырьләрне үзе сайлап алган булып чыкты, тик мин аңа сиздерми генә алар урынына «Нарат нигә энәле?» исемле лирик әкиятне урнаштырып куйдым. Баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин да ризалашты. Гәзит чыккач, Мөдәрриснең тузынганын күрсәгез икән...

Бу минутларда ул көзге ачы җилдә бәргәләнгән ялгыз тирәкне хәтерләтте.

– Кем? Кем эшләде моны? Кем алыштырды?! – диде ул ярсып.

Мин исә шулкадәр тузыныр сәбәп тә күрмәдем.

– Миңа ошамады ул шигырьләр, – дип чак әйтә алдым үзенә.

Мөдәррис гәзитне шытырдатып ертып ташлады:

– Ә миңа шулары гына ошаганын белдеңме соң син?! – дип шашкан күзләре белән карап торды да өстәп куйды: «Шигырь нинди булганын күрсәтәсем килгән иде».

Мин Мөдәрриснең шигърият һәм мәхәббәт алдында гына тезләнә торган зат икәнен тагын аңламаган булып чыктым. «Бергә яшәгәндә үкенечле мизгелләрегез булдымы?» – дип сорасалар, нәкъ шул мизгелләрне атар идем.

...Шундый да тылсым иясе саналган Мөдәррис беркөн бүлмәмә килеп керде. Пәлтәсен кулына тоткан. «Нишләргә инде, – ди бу, пәлтәсенең тишек терсәген күрсәтеп, – тәмәке төпчеге яндырган».

Бик зур тишек. Шулкадәр янганчы, исен дә сизмәгәннәр дип, сәерсенсәм дә, ярдәм итәргә булдым. Кыш. Пәлтәсез берничек тә булмый бит инде. Бер ун-унбиш минуттан кереп алырсың дигәч, тиз генә чыгып та китте һәм никтер шундук борылып керде дә: «Син нишләтә аласың соң аны?» – дип күзләремә текәлде.

– Бар, бар, сизелмәслек итеп төзәтермен, – дигәч, тагын чыгып китте. Никадәр генә җир кешесе булып күренергә тырышса да, Мөдәррис тә итәк кисеп җиң ямау дигәнне чамаламаган булып чыкты. Соры пәлтәнең эчке капламасын кисеп, тишек терсәкне тәки ямап бирдем үзенә һәм бик сәер генә бәя дә алдым: «Бу тишекне ямау пүчтәк, безнең әле тарих тишек...» Мин өстәдем:

Менә шуны аңлыйсы бар, –
Милләтемнең җанындагы
Яраларын ямыйсы бар.

Мөдәррис бер мизгелдә тып итеп тамган тамчыдай таралып, кечерәеп калгандай булды. Күзләрен тутырып карап торды да:

– Әллә син дә... син нәрсә, минем уйларымны укыгандай... Мин дөрес ишеттемме ул? – дип туктап калды. Тагын нидер сорамакчы булды – сорамады. Мин дә берни әйтмәдем, чөнки инде бу мизгелләрдә тишек пәлтәне генә түгел, ничек кенә сәер тоелмасын, Мөдәр­риснең үзен дә онытып, тарих тишегенә кереп киткән идем инде. Кабат үз халәтемә кайтканда, Мөдәррис күптән бүлмәдән чыгып киткән, мин лекцияләргә соңарганмын һәм инде нишләргә дә белми аптырашта калган тавык кебек таптанам. Шундый «югалган вакыт» мизгелләрен Мөдәррис ул чакларда ук аңлый торган булган да бит, ә мин юләр, шулардан оялып, айлар буе Аннан качып йөрим, очрашкач та, ул көнне искә алмаска тырышып, әллә ниләр сөйләп бетерәм.

Ә Ул елмаеп карап тора иде. Әйткән булса соң: «Мин дә шундый бит, никләр генә яшерергә тырышасың?» – дип кенә. Бәлки, очрашырга да, кавышырга да шулкадәрләр соңламаган булыр идек. Бер-береңә кирәк булып яшәүләрнең сере дә, кадере дә, яме дә нәкъ шундый мизгелләрне, шәхеснең иҗатчы икәнен аңлап кабул итүдән торадыр да.

...Тулай торактагы төннәр... Аларның серләрен беләм дип уйлаучылар да күп әйберне белми. Мөдәррис күп вакытын тулай торак коридорында, аның да күпчелеген кызлар ягындагы аш әзерләү бүлмәсенең тәрәз төбендә утырып үткәрә иде. Мин Аның янына чыгам.

Һәм Мөдәрриснең бер бүлмәгә дә эләгә алмаган газаплы төне гүзәл шигъри төнгә әверелә. Без икебез дә бәхетсезлекләрне бәхеткә әверелдерү сәләтенә ия затлар идек шул. Ул гамәлләр бергә җиңел генә башкарыла иде, ә хәзер... бәхет мизгелләренең дә йөзләре фаҗигале. Тик бу бәхетсезлек түгел, бары тик ялгызлык кына... Ансызлык кына...

...Теге чакта, тулай торакта, чәй эчтекме соң? Ашадыкмы икән кыздырган бәрәңгене? Соңыннан, бергә яши башлагач та, күпме генә тырышсак та, искә төшерә алмадык без ашау-эчү мизгелләрен. Мөдәррис­нең фани тәнне яшәтү өчен күрелә торган андый га­мәл­ләргә, гайбәтләргә, ваклыкларга карата әйтелә торган бер гыйбарәсе бар иде. «Урын-җир, ашау-эчү – кх тфү!» – дип кенә туктата да куя иде, тик бергә яшәгән мизгелләрдә шул фани санны яшәтү өчен кирәк булган акчасызлыкның ни икәнен икебез дә гомер буе татыдык без. Әмма... бер-беребезгә шул хакта ләм-мим бер сүз әйтмәдек. Шундый акчасыз көннәрнең берсендә Киров дамбасы буйлап өйгә кайтып барабыз. Җәяү генә, чөнки троллейбуска түләп кайтырга да акча кирәк бит. Минем кесәдә дә бер тиен юк, ә Мөдәррисне­кенә исә ул бөтенләй сирәк һәм бик азга гына кереп чыга. Өйгә кайткач, кичке ашны ашау турында уйлыйм һәм... тоз да беткәнлеге исемә төшә. Ипи дә юк, тоз да юк... һәм шулчак шоп-шома дамба өстендә, белмим ни-нәрсәгә ябышып, ун сумлык акча ятканын күреп алдым. Телемнән бары бер җөмлә чыкты: «Алла бар ул». Акчаны иелеп алдым да Мөдәррискә суздым. Аның сигареты да беткән иде бит инде. Шул ун сумга Ул ярты кара ипи, бер тавык кубигы һәм иң арзан бер кап сигарет ала. Моның шулай икәнен беләм, ашамыйча гына йокларга ятулар беренче генә түгел лә.

Мөдәррисле мизгелләр... Мәңгелек истәлекләр... Алар адым саен, Аны юксындырып һаман, һаман искә төшә.

Кайту белән Мөдәррис аш хәстәрли башлады. Ә мин һаман тоз турында уйлыйм: нишләргә инде, тозсыз ашны ашау бик кыен бит ул. Тик Мөдәррис тозланган кыярданмы, кабачкиданмы калган тозлы суны суыткычтан табып алган да, ике бәрәңге, банка төбендәге ярма белән менә дигән аш җиткергән.

Тик андый аштан элек һәрчак табынга бүген генә язылган шигырь килә иде. Мөдәррис чын тук кешедәй ашка исе дә китмәгән кыяфәт белән шигырь укый, минекен тыңлый. Укып туктап, уйланган арада гына ашны капкалап куя. Еш кына шигырь укый башлагач, аш чынлап та онытылып читтә кала. Без тагын ач карынга гына йоклап китәбез.

...Чын ялгызлыкның ни икәнен белгәннәр генә бергәлек кадерен аңлыйдыр. Мөдәррис белән без тормыш-та бик аз сүзле идек, тик барыбер Ул бер мәлне: «Мин сине югалтудан куркып дөньяны тиргим бугай», – ди-гән иде. Шул халәтен «Бу кабих дөнья» исемле шигыренә дә салган. 2001 елда «Рухият» нәшрияты чыгарган «Кан тамырын кистем» китабында Ул аны «Нәҗибәгә» дип куйган. Ә мин аны... үзе киткәч кенә күрдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх, шэп! Менэ ул романтика! Алар арасында шундый зур мэхэббэт икэнен белми идем...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нийаять Нәҗибә күптән эшләргә тиешле бер саллы эш башкарган. Котлыйм!

      Хәзер укыйлар