Логотип
Проза

Гомерлек төш

Сәмигасы Тамьянның җанында алтмыш ел буе дөрләп янган тамуг уты турында беләмени! Юк, белми. Белми, шөкер. Авыр булмасын дип, Тамьян карт бер генә тапкыр да күз яшьләрен күрсәтмәде аңа, аһ-зарын тышка чыгармады. Ә бит аны гомере буе бер төш газаплады...

Хикәя
Соңгы елларда Тамьян карт бөтенләй әллә нишләде. Сабан туйлары якынлаша башласа, бар хөкүмәтне, түрәләрне сүгәргә тотына. Карчыгы Сәмига бу кадәресен дә аңлый, хәзер түрәләрне, депутатларны тиргәмәгән кеше юктыр ул. Чөнки дәүләт үзе үк кешене кычкыртып талау, талату юлына баскан икән, димәк, ул озын гомерле була алмый инде. Моны карчык бик гади генә аңлата: кешегә чокыр казысаң, үзең төшәрсең. Ярый, боларын тиргә, тегеләрен сүк тә ди, ә менә җәйгә чыккач ел саен Казан урамнарында гөрләтеп гармун бәйрәмнәре уздыручы бик тә тыйнак, ап-ак чәчле, алсу йөзле кешегә картының дөньяда булмаган гаепләр ташлавын һич кенә аңлый алмый ул. Имеш, ул мамык чәчнең бер эше дә юк, шуңа халыкны җыеп, башкала урамында җен туе ясап йөри. Йөзе дә шуңа оятыннан кызарып тормый микән әле, ди. Сәмига карчыкка ул кеше бик тә ошый. Уйнасын, уйнатсын, Тамьян гармун уйнамый икән дип, бөтен кеше гармун уйнавын ташламас бит инде. Сәмига шулай уйлый, ә менә Тамьян карт бер төрле уйлый, икенче төрле сөйли. Сәмигасы Тамьянның җанында алтмыш ел буе дөрләп янган тәмуг уты турында беләмени! Юк, белми. Белми, шөкер. Авыр булмасын дип, Тамьян карт бер генә тапкыр да күз яшьләрен күрсәтмәде аңа, аһ-зарын тышка чыгармады. Ә бит аны гомере буе бер төш газаплады.
Имеш, ул тальянда уйный икән. Аның гармун тавышын ишетеп, авыл кызлары болынга төшәләр. Икенче яктан әрәмәлектә качып торган егетләр килеп чыга. Хәзер дәртле бию башланачак! Тамьян гармунын тартып торып җибәрүе була, шарт итеп каешы өзелә дә чыга. Икенче көнне төшнең дәвамын күрә ул.
Тамьян печәнлектә йоклап ята икән. Һәрвакыттагыча, гармуны – янында. Кинәт Тамьян колагына шыңшып елаган кызлар тавышы килеп ирешә. Йокысыннан бүленеп, елаучының кайда икәнен белергә тырыша ул. Тыңлый. Тавыш ишетелмәгәч, урынына килеп ята. Ятуы була, елау тагын кабатлана. Тамьян бар игьтибарын бер ноктага туплап, елау килгән якка карап тора башлый һәм... үз гармунының елап торганын аңлап ала.
– Тукта! Молчать! – дип кычкыра ул аңа аяк тибеп, тик гармуны гына буйсынмый. Алай гына да түгел, каешларын куллар кебек сузып, Тамьянга үрелә дә:
– Уйна, зинһар, уйна... – дип үкси гармун.
Тамьян уянып китә һәм мендәренең манма юеш икәнен аңлап ала.
Төшләрендә генә елады ул уйный алмау авырлыгыннан. Тик хатынына – авылның беренче гүзәленә ялгыш җөй дә сиздермәде. Сул кулы белән печән чабарга өйрәнде, балта тотты. Авыл советына писер итеп куйдылар үзен. Аның сул якка яткырып язган хәрефләрен бөтен район кешеләре таный иде. Бик тә тигез хәрефләр, көлеп торалар. Юк, җырлап торалар дисәң, дөресрәк булыр, чөнки аның җаны моңга әллә манылган, әллә җырдан-моңнан ук яралган – Тамьян үзе шулайрак уйлый иде. Авыл телендә «Тамьян җыры», «Тамьян моңы» дигән сүзләр гел йөреп тора. Әмма аларны Тамьянның үзенә генә ишеттермәскә тырышалар, чөнки аның уң кулы терсәктән югары өзелгән, Тамьянның җанында нинди утлар дөрләгәнен авыл халкы сүзсез дә аңлый иде. Сугышка кадәр аның бер генә кич тә гармунсыз чыкмаганын да алар күреп торды лабаса. Тамьянны Тамьян дип түгел, «Тальян» дип кенә йөртәләр иде. Тамьян сугышка киткән көнне авыл мәет чыккан йортка охшап калганын да бик яхшы хәтерлиләр.
Сугыш бетте... Тамьян кайта икән дигән хәбәр килеп җитүгә, алар өе янына бар халык җыелды. Тамьян кайту авылга шатлык, дәрт, җыр кайтуга тиң иде. Почта Әмир... Әйе, ике аягын да фронтта калдырып кайтканнан бирле, аның исеме шундый, чөнки авылда тагын ике Әмирҗан бар. Авыл халкы аның ике аяксыз килеш тә бик тә кирәкле, үтә җаваплы эшне башкаруына да ишарәләп, яратып Почта-Әмир, диләр. Почта Әмир тальян гармунны да шүрлектән алдырып куйдырды. Шул тальянны барларга бер генә дә авырсынмый, ничә тапкыр кереп чыккандыр ул Сәмига янына. «Тамьянны шушы гармунны тотып каршы алырга тиеш син», – диде ул Сәмигага. Хатын каршы килмәде. Сугышка озатканда гына киеп, ничә ел кадерләп сакланган зәңгәр күлмәген сандыктан алып киде ул, кулына гармунны алды да капка төбенә чыгып басты.
 Борылыштан председатель машинасы күренүгә, үзе дә сизмәстән гармунны үлән өстенә ташлады да машинага каршы йөгереп китте. Ә машина халык алдына килеп туктап, Тамьян аннан күренүгә, буе белән тальяннан әллә ни аерылып тормаган Почта Әмир өстендәге бишмәтен гармун өстенә шудырып төшерде.
 Әмир, тальянны Тамьянга китереп тоттырырмын да, ул гармунны сузып җибәрүгә җыр башлармын, шулай итеп авылдагы өч хатыннан кала барлык толларның кара кайгыларын чәчеп җибәрермен, һәм бу көнне үзенә күрә бәйрәмгә әверелдерермен, дип, төн буена план корган иде. Шундый шәп планы өчен эченнән генә горурланып та өлгергән иде инде. Тик... машинадан чыгып килүче Тамьянның буш җиңен күреп алуга, аның инде төзәлеп өлгергән аяк күлтәсләре шундый итеп сыкрап-сызлап куйды, әйтерсең аларны бомба әле генә өзеп ташлаган иде. Бер мизгелдә Әмирнең башыннан мең төрле уй узгандыр. Тик иң ачысы шундый булды: ник сугыш аның кулын, ә Тамьянның аягын өзмәде икән? Ник?
Сыңар куллы Тамьянны халык уратып алуга, Әмир гармунны эләктереп кенә алды да өенә үк шуышып кереп китте. Шул көннән соң Сәмига тальян гармунны күрмәде. Ике күрше – ике аяксыз Әмир һәм сыңар куллы Тамьян арасында сер яшәде. Сугыш беткәч, Тамьянның көй язучылар әзерли торган композиториягә (бу аныңча консерватория иде) керергә җыенган булуын да бер Әмир генә белә иде. Алман илендә фашистлар чигенгәч, хуҗасыз калган йортларның берсендә фортепиано дигән әкәмәт уен коралында уйнап караганын да бер ул гына белде. Җаны буылып торган су кебек Тамьянның. Тик бу ашкынып аккан тау елгасыдай моңның болай буылып торуын хатын-кыз җаны күтәрә алмас авырлык, кеше җаны кичерә алмас фаҗига икәнен аңлаганга, Тамьян яшәми, ә рәхәтләнеп яшәүче кеше ролен генә уйный иде. Сәмигасы күңеленнән бу хәлнең чынлыгына ышанып бетмәсә дә, тальянның югалуына да, иренең аны «онытуына» да сөенеп, сагышын эчкә йота иде. Авыл халкының шулкадәр дә каты серле булуына таң кала ул. Ник бер кеше Тамьянга тальян хакында ялгыш бер сүз ычкындырсын! Бу Бүә* суы ерылмый, җан фаҗигасе авыл халкы өстенә түгелми калуына шөкрана итә Сәмига карчык. Инде карты, уен-көлкеләрне читкә куеп, мәчеткә йөри башлады. Намазларын бер дә калдырмый.
 Шундый уйлар белән картын иртәнге намазга әзерлим дип уянган Сәмига Тамьянны урынында тапмады. Әллә авырып киткәнме? Йоклый алмагач, ишегалдында йөреп кермәкче иткәнме? Шулайдыр, дип юанып, Сәмига чәй куеп җибәрде. Кичтән изеп куйган тары коймагын пешереп, өстәлгә китереп куйгач та, картының кермәвенә үртәлгәндәй итте. Ишегалдына чыкты. Тамьян анда да юк иде.
Иртәнге намазын мәчеттә укыгандыр, дип көтте Сәмига. Намаз вакыты инде күптән үтте. Тамьян кайтмады. Эч пошуына чыдый алмыйча, карты белән бергәләп карый торган кино вакытын чамалап, телевизорны кабызды һәм... катып калды. Анда Казан урамы буйлап гармун уйнап баручы Тамьянны экран тутырып күрсәтәләр иде. Карчык үзен тотып чеметеп карады, «Ләүхәалла»сын да укып алды. Чөнки аның иң курыкканы да – картаймыш көнендә һушсызлану, алмашыну иде. Шул арада кемдер ишеккә бәрелде.Тыштан күрше Сәлимәнең: «Сәмига, телевизорыңны ач, анда Тамьянны күрсәтәләр», – дигән тавышы яңгырады.
Телевизордан агылган тальян моңы Сәмиганың бар дөньясын кубарган иде.
Бераздан Тамьяннар өе янына халык җыелды. Килгән берсе: «Ничек уйный бит, ничек уйный!» – дип сокланды. «Сул кул белән шулай уйнарга өйрәнгән бит!» – дип бот чаптылар. Тик аның гармунчылар рәтендә тальянны болай гына тотып барганын беркем дә күрмәде. Күрсәләр дә, ышанмаслар иде. Ә менә шул көнне үк Казаннан килгән хәбәргә ышанмыйча булмый иде.
Йөрәге ярылып үлгән 88 яшьлек Тамьянны соңгы юлга озатырга бар авыл халкы җыелды. Шунда барысының исен китәреп, мәет янына кулына гармун тотып Почта Әмир килеп чыкты. Ниндидер кәгазь кисәге дә бар иде кулында.
Мәет тынлыгын бозып дигәндәй, сүз башлады ул:
– Мөхтәрәм җәмәгать! Мин Тамьян васыятен укыйм, – дип, тамагын кыргандай итеп торды да, көчле тавыш белән укый башлады:
«Мине соңгы юлга елап түгел, ошбу гармунда авыл көен уйнап озатыгыз!
Соңгы теләгем, соңгы сүзем – авыл балаларын музыка уйнарга өйрәтегез! Табигать тавышын кабатлый алган җаннар кеше кадерен дә, яшәү кадерен дә белә, Татар дөньясында андыйлар күбрәк булсын иде!»
Бөтен авыл халкы белгән бу авырлыкны Сәмига карчыкның йөрәге күтәрә алмады. Соңгы юлга аларның икесен бергә озаттылар.
Почта Әмирнең ачык тәрәзәсеннән агылган авыл көе, җеназа зират капкасын кергәнче, үзәкләрне өзеп, үрсәләнеп елады да елады.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар