Авыр чакта
Мөдәррискә
Кайтмаганны көтмә икән,
Җаныңны өтмә икән.
Бозлардан ут, утлардан су
Чыгар дип көтмә икән.
Көтмә икән хыялларның
Җирдән җәяү йөрүен.
Тузаннан да кече килеш
Көтмә кояш күрүен.
Син түгел, әле тирәкләр
Китмичә бер ноктадан,
Көтеп кояш игътибарын
Мәңгелеккә тукталган.
Син түгел, диңгезләр ята –
Мөлдерәмә җир күзе.
Аларга да җитмидер шул
Галәмнең җылы сүзе.
Үгиләр юк та кояшка,
Җирдә күпме үги бар.
Җаннарына җылы җитми,
Миндәй үксеп елыйлар.
Ярый, нур яулыгы белән
Кояш сөртә күзләрне:
«Шагыйрь булсаң, кояш итеп
Балкыт, – диеп, – сүзләрне! –
Эресен җанда бозларның
Утырып калганнары.
Чын кеше дип, таный кояш
Кабына алганнарны!»
Тик суларны агызырга,
Җанда кояш кабызырга
кирәк Син!
Әкиятләрне чын итүче,
Зарларны да җыр итүче
йөрәк – Син!
Табышмак түгел
Утта янмый, суда батмый, –
Ул нәрсә?
Күккә очмый, җилне кочмый, –
Ул нәрсә?
Йолдызларны йөри һаман
Аралап
Йә җаннарны берәм-берәм
Яралап.
Бу да үтәр, диеп әйтмә, –
Үтми ул.
Фәйләсуфның канунын да
Читли ул...
Көтеп килми, куып китми, –
Шундый ул.
Ансыз, яшәдем дип, яшәп
Булмый шул.
Буйсындыра патшаны да,
Колны да.
Саташтыра һәрчак белгән
Юлны да.
Мин ризамын буйсынырга,
Буйсынам.
Ул килгәнче мин кол идем,
Хәзер – хан!
Йөрәк гөле
Дөнья татлы, дөнья ачы,
Кайнар, зәмһәрир салкын.
Үзем дә сизми, җанымны
Сөю утына яктым...
Сөю уты юлындагы
Бар нәрсәне яндыра.
Фанилыкта шушы хакта
Җырларга җыр калдыра.
Сөйгәннәрдән, бәлки, җирдә
Каладыр йөрәк көле?!
Мин киттем... йөрәк көлемдә
Тибрәлә йөрәк гөле.
Мин генә
Мин сине яраткан кадәр
Яратсаң әгәр мине,
Таулар тез чүгәрләр иде, –
Яратмадың син мине.
Әгәр мин яраткан кадәр
Ярата калсаң мине,
Ай акылдан шашар иде, –
Яраталмадың мине.
Әгәр минем яратуның
Тамчысы булса синдә,
Җилләр тынып калыр иде,
Исмичә бу мизгелдә...
Ярый яратмадың әле...
Ае да көндәгечә.
Таулар горур карап тора,
Сызгырып җилләр исә.
Мин генә сөю алдында
Тезләнгән тау, шашкан ай.
Сөю тотып торган давыл,
Комментарий юк