Төнлә ап-ак кар яуды... Таң беленер беленмәс үк уянып тәрәзәдән генә куакларында кызыл миләшләр янып торган Актаныш урамына күз салдым. Кунак көтәм. Язмышы гыйбрәтле диделәр дә, күңел кытыкланып куйды. Кичә өенә шылтыраттым. Иртән кунакханәгә киләм, диде. Хәзер күзем миләшле урам юлында... Вәгъдәсендә торырмы, юкмы? Чишмә белән Үзәк арасы якын түгел, бик иртә кузгалган очракта да очып кына төшә алмыйсың. Юл бит, әнә җирне кар белән төрде дә, туңдырып җибәрде. Әгәр рульдә үзе булса, бу бозлавыкта ашыкмас та әле. Һәм аның каударланмавы хәерлерәк: “Ашыккан җитми, боерган җитә”, диләр борынгылар.