Хикәя
Мине мәхәббәтсез, диләр. Әмма ачуланмыйм. Сөйкемсез сөяк, диләр, әйләнеп тә карамыйм.
Нәрсә икән ул мәхәббәт?
Нәрсә икән ул өзелеп сөю?
Бу дөньяда мине яратучы һәм үзем дә аннан башка яши алмаслык кеше булырмы?
Менә мин ялгызым читән буендагы артсыз эскәмиядә утырам. Күзем гел зәңгәр киңлектә. Әнә алтын сыман сары ай йөзә, әнә йолдызлар җемелдәшә. Мин аларга гашыйк! Зәңгәр киңлеккә әйтеп бетергесез гашыйк! Йол-дыз-лар! Ише-тә-сез-ме? Га-шый-йк!
Фәнүзә! Чү, туганым. Кая үреләсең? Әллә йолдыз чүплисеңме?
Ирексездән, сузылган кулларымны төшерәм һәм алдымда пәйда булган Әбүзәргә карыйм. Ул – күрше егете. Яңа гына армиядән кайтты, хәзер колхозда шофер булып эшли.
– Нихәл, Фәнүзә?
– Әйбәт әле, Әбүзәр!
Әбүзәр минем белән янәшә утыра да күккә карый. Озак итеп карап тора.
Аннан:
– Матурлыкка кызыга беләсең икән, – ди, – чынлап та матур ич.
Шатлыгымнан елмаеп куям. Ичмасам, Әбүзәр мәхәббәтсез дип уйлый күрмәсен.
Әбүзәр хезмәткә алынганчы теңкәмә тия иде. Коеларына суга дип килүемне саклап кына тора диярсең, килеп чыга да баштанаяк су белән коендыра һәм «күп күтәреп имгәнмә», дип, яртышар чиләкләр белән чыгарып җибәрә. Икенче кермәскә дип ант итеп чыгам, ләкин якын-тирәдә башка коелар булмагач, нихәл итәсең. Армиядән ул икенче кеше булып кайтты. Сабыр, тыйнак, аз сүзле, шаярту дигәне исендә дә юк. Шуңадыр, авыл кызлары егетне яратып та өлгерделәр. Бүген эштә Флүрә әйтә: «Әбүзәрнең башын әйләндерер идем, минем кебекләргә карамас шул», – ди. Әллә чынлап, әллә юри Әлфия сөйләнә: «Фәнүзә, күрше егетең белән мине очраштыр әле», – дигән була.
Бүген шул турыда сүз башлыйм.
– Әбүзәр, сиңа кызлар күз атып йөриләр. Ичмасам, үзләре белән сөйләш инде.
Күршем «һы», диде. Димәк, дәвам ит, диюе.
– Сөйләшми дә, гел машинасы тирәсендә чуала, диләр. Ай-һай, үскән, дип тә өстиләр, абзыкаем.
Әбүзәр ник кымшансын. Кайтарып җавап бирергә дә ашыкмый.
– Клубка да сирәк чыгасың икән. Гармунчы юк анда... Гармунчы кирәк.
– Кемгә, Фәнүзә?
– Кызларга инде, миңа булмас.
Егетем уянып киткәндәй булды. Һәм... кулларымнан йомшак кына алды да төн пәрдәсе аша күзләремә карады.
– Фәнүзә... ни диген... әйт аларга, аның чибәре бар, авылда да бер генә диң, исеме... Фәнүзә...
Корт чаккандай, кулларымны тартып алдым, чөнки аларга тагын да ялкын өстәлде. Әллә нәрсә, куркам бугай.
Йолдызлар!.. Сез тыңладыгызмы?.. Әйтегез әле, зинһар, сүз кем турында иде?
Җәй көннәрендә кырда эшләве күңелле. Ял вакытларында урманга кереп саф һава сулап йөрисең, җир җиләгеннән авыз итәсең. Әнә кызлар минем янга йөгерешәләр.
– Фә-нү-зәү-ү! Мәхәббәтсез дип йөридер идек, мәхәббәтле икән. Үзе ерактан да эзләмәгән. Әттә генәсе! Вәт, Фәнүзә!
Кинәт тәнем буйлап кайнар чымырдау узды. Әллә кичәге утыруыбыз?..
Кинәт аланга машинасы белән Әбүзәр килеп туктады. Кызлар мине ташладылар да чыр-чу килеп егетне сырып алдылар. Һәм уртага алып такмакларга керештеләр.
...Икегез дә пар килгәнсез,
Котлы булсын туегыз!
Күршем кыенсынып минем янга килде.
– Фәнүзә... Мин кызларга дөресен әйттем. Кемне сайлавымны белүләре яхшы ич. Сине кайтканнан бирле күзәтәм мин... Фәнүзә.
Күзләремә яшьләр тулды. Һич кенә дә Әбүзәргә ачулана алмадым. Ни әйтсәң дә, күрше егете бит. Шулай гына микән?..
Теге кичтән соң төннәр буе аны уйлап саташуларым нигә икән?
Читән буендагы эскәмиядә икәү утырабыз. Әбүзәрнең елтыр күзләре еш-еш минем якка карап алалар. Алар шундый ягымлы һәм тереләр, магнит кебек үзләренә тарталар.
Күктән йолдызларым да яктырак яналар күк. Әллә шулай җем-җем итеп безне күзәтәләрме? Әй, йолдызлар! Мин хәзер ялгыз түгел! Күрәсезме, минем дә сөйкемле сөягем бар икән. Йолдызлар! Мин га-шый-йк! Ми-ин я-ра-там!
«Азат хатын», № 7, 1974 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк