Логотип
Проза

Чыклы җиләк

* * *
 ...Ертык күңелне ничек типчеп ямыйсы икән? Аңа нинди ямаулык кирәк, ә? 
Йә, нәрсә сөйлим мин! Күңел чүпрәк түгел лә. Мин, чарасыз калып, үз-үземне табалыйм. Әмма файдасы гына юк. Нишлим, ниләр кылыйм? Кылкаләмем кипте, киндерләремне тузан каплады. Иҗат учагында кисәү генә пыскый... Тирә-ягым караңгылыкка чумган... 

Чөнки күңел ертык... «Зинһар, хәлләремне аңлагыз!» – дип берегезгә дә ялвармыйм. Аңламагыз! Аннан гына миңа тамчы да җиңеллек өстәлмәс. Җилкәсен баскан биштәрдәге ташларны адәм баласы бары тик үзе генә бушата ала.
Төшенкелек коллыгына эләккәндә, мөгаен, һәркайсыгыз моның сәбәбен эзлидер. 

Мин дә эзләдем. Һәм әллә ни ачыш ясамадым шикелле. Гаепле «зат» – Сандугач исемле авыл иде бугай. Безнең гомер – тукталышлар җыелмасы: арада аларның кыскасы яки озыны, җайлысы яки җайсызы бар. Минем өчен исә авыл дигән тукталыш, гомумән, дөньяның эчпошыргыч аймагы иде. Гәрчә, сигез яшемә кадәр мин монда тереклек иткән булсам да, ул миңа үтергеч дәрәҗәдә ят иде. Мин дә аның өчен үги кызга әйләнгән идем. 

Без бер-беребезне күралмый идек. Югыйсә мин авылны яратырга тырышып карадым. Ярдәмгә чакыргандай, балачак хати­рә­ләрен уяттым. Әнә, без – оланшаклар, качышлы уйнаганда урамнарга сыймыйча, басуга ишелеп чыгабыз. 
Һәр кукуруз төбе саен – юеш борын поскан. Чутсыз идек без, чутсыз! 
Әнә, малайлар белән балык сөзәбез: яр битендә вак-вак маймычлар сикерешә... 
Әнә, әрәмәлек ар­тындагы яшел болын... Печән чабып арыган бабай, тезләренә таянып, алачык каршында утыра...

Әмма әлеге хатирәләр дә боек күңелемне сөендерми. Үрел дә ал, дисәләр, үткәннәрдән сыңар салам да тартып алмас идем. Хәер... шул күренешләрнең берсе – алачык вакыт-вакыт җилкендереп куя. Кайчакта ул, «яса!» дигәндәй, авырттырып бәгырьне чеметә. Тик бит алачык хуҗасы – бабакаем күптән каен төбендә йоклый.
Шулай итеп, бу хыялны мин, башыңны да калкытма дип, тимер сандыкка биклим. 
Ул әкрен генә миннән ераклаша...

Авыл дигән тукталыштан мин җәяү качарга әзер идем. Моннан өч ел элек әни: «Гомерем шәһәрдә – таш-тимер арасында үтте, Сандугачыма китәм, атам нигезен сагындым», – дигәч, аяк терәп карыштым. Чөнки ул авыру иде. Ләкин әни мине тыңламады: «Үз җиремдә мин тереләм, Алла боерса», – диде. Чынлап та, аңа саф һава килеште. Ул тавык-чебеш үстерде, иптәш дип адашкан эт баласын ияләштерде. Көн саен диярлек телефоннан хәбәрләшә идек. 

Ә чир азганнан-азды да газиземне урын өстенә екты. Мин аны кире Казанга кайтармакчы идем, ул: «Мәңгелеккә йортымнан күченәм», – дип, кырт кисте. Итәгемә ут капкан: атна-ун көннән Парижда шәхси күргәзмәм ачыла, бүген-иртәгә шунда очарга тиеш идем. Ә монда әни ятакка кадакланган. Шәһәрдә мин аның янына ун сакчы фәрештә бастырыр идем, авылда исә берәүнең дә карчыкны тәүлек буе багасы килми. Анда бәрелдем, монда сугылдым – кизү вазыйфасына кеше табылмады. Үпкәләмәдем. Сандугачның үзе кебек үк, апа-әбиләре дә картайган, безнең очта нибарысы дүрт кенә йорт, ә калганнары тузып ишелгән иде. Ятим нигездә, җил катырак иссә дә, коймалар ава. Өйләргә дә хуҗасының арка җылысы кирәк.

Әни минем күңел халәтемнән бихәбәр иде. 
Мин аңа французлар илендә күргәзмәмнең төтенсез янганын да, остаханәмдә ничаклы эшем зарыгып көткәнен дә һәм, ниһаять, цивилизациянең төкереге дә чәчрәмәгән кыргый авыл тормышыннан муеннан гарык икәнемне дә сиздермәдем. Тыштан тыныч идем, ә эчтә... Эчтә сыкрау-сыктау катыш тәшвиш... 

Кулым кылкаләмнән бизсә? Ә күзем ташкала матурлыгына сукырайса? Нишләрмен, йә? Мин шәһәр пейзаж-күренешләре белән танылган рәссам идем бит. 
Кайсы илгә генә сәяхәт итсәм дә, иң әүвәл киндеремә борынгы архитектура үрнәкләре төшерә идем. Алар инде сиңа борыны белән җиргә төртелгән сәләмә авыл йортлары түгел, алар – буйсыннары белән күкләргә тоташкан гүзәл сәнгать әсәрләре.

 Авылның иртәсе-киче игезәктәй көннәре мине тәмам алҗытты. Тәнем-җаным рухи төшенкелектән сызлый-әрни иде. Әнинең бит-кулларын юдыртып, ашатып-эчерткәч, мин эшсез аптырый идем. Аш пеше­рү, табак-савыт юу, кер чайкап элү шөгыль иде, билгеле. Ләкин синең яшәү мәгънәсенә әверелгән иҗатың сүнеп маташканда мондый вак-төяк отыры эчне пошыра икән. Җитмәсә, яз да соңлады. Ишегалдын­дагы кар эрегәч, астан ялтырап боз чыкты. Тизрәк кара җир күренсен дип, мин кәйлә белән чык та чык боз ваттым. Бер юаныч, янәсе. Ә ул, цемент белән катыргандай, купмый да купмый! Җылытты дип алданып, ерак илләрдән очып кайткан кара каргаларны жәлләп җим сипкән идем, берсе дә кунмады. Күрәсең, таеп егылырбыз дип курыкканнардыр. Арттыра, дисезме? Әйе, арттырам. Канатлылар бозда таймый ул, ике аяклылар гына абына да сөрлегә. Май аенда шомыртлар чәчәк атты. Табигатьтәге үзгәрешләр дә мине җилкендерми иде. Ә беркөнне дүрт бөртек йортның зәңгәр капкалысын сатып, хуҗасы үзәккә күченде. Бушаган нигездә ирле-хатынлы төпләнде. Кем алар? Нинди гаилә? – миңа кызык түгел иде. Нәкъ менә шулар аркасында, моңарчы мәшәкатьсез яшәгән мин, тынычлыгымны югалттым. Ямьшәйгән кепкасын кашларына хәтле батырып кигән абзый, ак атына атланып, турыбыздан узганда, аның ике эте безнең Алаколакны талый иде. Көчләр тигез булмагач, 
бичаракаема оясында посып кына каласы югыйсә. 

Юк шул, юк, Алаколак чәйнәлеп үлсә дә, «сугыш кыры»ннан качмый иде. Йә, кем эт өчен тынычлыгын югалта инде дип көләрсез, мөгаен. Ул сезгә генә дүрт аяклы хайван, ә миңа бердәнбер йорт яме, йорт җаны иде. Иртән Алаколак койрыгын болгый-болгый мине баскычтан ук каршылый, сәламләгәндәй ике-өч тапкыр өрә, аннары күрешергә дип, тәпиен суза иде. Аның күзләре белән минем күзләр дә охшаш, 
без сагышлы идек... Теге этләрнең сарысы гына зәһәр, ә икенчесе – аңа булыша гына иде. Мин моны бик тиз чамалап өлгердем. Сары зәһәр җирдән әз генә калку иде. 

Мин гомерем буе кәтәнә ирләрдән шикләндем. 
Алар, гәүдә белән алдырмагач, үчле була, әшәке була. Хайваннарда да адәм холкы икән: менә бу кечкенә эт кисәге озын буйлы, таза Алаколакның бугазына сикерергә көче җитмәгәч, бот арасына кереп тешли иде. Мондый «этлек»не көтмәгән беркатлы Алаколак чинап җибәрә дә, бу тавыш бәгыремә кадала иде.

Түзмәдем, мин дә сугышка әзерләндем. Капка төбенә иске мунча ташын өйдем. Сарайдагы сабы сынган көрәк тә менә дигән корал иде. Үземчә күзәтеп, график төзедем: абзый сәгать ничәләрдә безнең турдан үтә дә, сәгать ничәләрдә кире әйләнеп кайта. Әһә, дим, өч тапкыр туры килә икән. 

Җәмгысы алты урау. Шу­шы вакытта мин дүрт аяклы «дошманнар»ны сагалап тордым. Ак ат канатланып урамнан очты, ә ике эт, сыртын кабартып, безнең капкага табан ыргылган иде, алар өстенә учымда кайнарланган ташлар яуды... Ләкин беркөнне кепкалы абзый графикны бозды. Бәрәңге әрчи идем, урамдагы шау-шуга йөгереп чыксам, ике эт, кандала кебек, Алаколакка ябышкан! Сынган көрәкне гайрәт-ачу белән сарыга томырдым. Томырган шәпкә үзем дә таеп, бар буем белән җиргә сузылдым. 

Берара җиһан тынып калды. Колак яфрагын кытыклап, Алаколак кына сулый иде. Менә ул кулымнан ялады. Рәхмәт дидеме? Их син, апай, дип кызгандымы?
Кичкырын (монысында график буенча) кепкалы абзый тагын җилләнеп узды. Сары зәһәр исән-имин, көрәк аңа эләкмәгән иде. Тик ул, ни гаҗәп, ялгызы гына иде. Безнең этебез тарафларына борылып та карамады, эшем кешеседәй, ат койрыгына тагылып чапты. Бу бик сәер иде...

 Атнасына ике-өч тапкыр сырхау анамның хәлен белешкән күрше карчыгы Нурзадә:
 – Очыбыз берсәк җанланды, ат куалап Азамат йөргәндә зерә күңелле, – диде. – Фермада эшләве икән.
 Мин сагайдым. Нинди Азамат ул? Әллә?.. Юк, юк, бу бит бигрәк карт абзый! Ат өстендә дә капчык төсле ишелеп утыра.
 – Кем дисең, Нурзадә әби?
 – Саттарның төпчек улы. Элгәре заман агранум ие. Аларны хәтерләмисеңдер, бәбкәм. Әнкәң белән авылдан киткәндә күпме ие соң сиңа?
 – Сигез, әби, сигез яшь.
 – Ату! Син кечтек олан шул.
 
Ә мин әлеге исемне эзләп балачак илендә актарынмадым да әле. Азамат миңа яшьлегем аша таныш иде. Һәм мин әлеге ир-атны җаным-тәнем белән күралмый идем.
 – Ник ул әниләр очына күченгән?!
 
Ачуыма буылып ысылдаган идем, күрше карчыгы:
 – Әстәгъфирулла! – диде. – Саттар төпчегенең ызбасы янды, бәбкәм. Эчми, сүгенми, даулашмый, күршелеккә зерә кулай Азамат улым. Катыны Әлисә дә ипле-җайлы. Кичәгенәк миннән нигезенә дога укытты, Алланың рәхмәте яугыры.

* * *
 ...Балачагым миннән өзелеп авылда калды, шәһәрдә мин аны бүтән күрмәдем. Әни, иҗатына комачауламыйм дигәндәй, бөтен ишек-капкаларны ябып бетерде. Уен, урам, дуслар дигән төшенчәләр гүя гамәл дәфтә­реннән сызылган иде. Әни һаман бер сүзне тукыды: «Сине талантлы, диләр, кызым. Сине талантлы, диләр». Сәнгать мәктәбен тәмамлаганда ук педагоглар миңа якты киләчәк юраган иде. Танылу озак көттермәде: Исмегөл Җамалова исеме телләргә керде. 
Әни теләгенә ирешер өчен иренмәде: кайда нинди конкурс оештырылса – шунда рәсемнәремне җибәрә, һәрчак минем җиңәсемә ышана иде. Санкт-Петербург сәнгать институтыннан диплом белән кайткач, мин баш-аягым белән иҗат дәрьясына чумдым. Уңышларымны исәпкә алып, инде миңа остаханә дә биргәннәр иде. Анда куна-төнә эшләгән чакларым ешая башлады. Миннән бигрәк әни бәхетле иде төсле. Беркөнне ул болай диде:
 – Уннан артык күргәзмәң бар, кызым. Мәскәү калаларын да шаккатырдың. Иншалла, чит мәмләкәтләргә дә юл сабарбыз әле. Сандугачта да күренәсе иде, кызым.
 Әнинең бу теләге бернинди киртәгә сыймаса да (унбиш елдан соң!), мин каршы килергә базмадым. Иҗатымда аның өлеше бик зур иде. Әгәр ул «син талантлы» дип үсендермәсә, бәлки, мине ялкаулык чире дә басар иде.
 Без төялеп авылга киттек. Йөзе чалшайган иске йортның такта кадаклаган тәрәзәләрен ачтык. 

Әни, клуб мөдире белән телефоннан хәбәрләшеп, барысын да җайлаган иде. Гайфия исемле тәтелдек хатын картиналарымны клуб залының диварларына элдертте. Бушлай күргәзмәгә рәхим ит, халык! Беренче көнне черек агач исе аңкыган бинада җил генә жуылдады. Жу-жу, жу-жу... Атаклы Исмегөл Җамалованың сурәтләре җир кешесенә ниемә хаҗәт иде, йә?

 Әни мөдирне:
 – Кайда синең тамашачың, Гамир кызы?! – дип тырылдатса, мин әнине орыштым:
 – Авыл халкы мондый төр сәнгатьне кабул итми, син моны белергә тиеш идең, – дидем.
 – Шулай шул, – дип җөпләде Гайфия. – Кая чәчкәләрегез, кая пар аккошларыгыз? Гел таш биналар да, таш пулатлар. И-и, шушымы рәсем, адәм көлкесе!
 
Су эчәргә дип сәхнә артына чыксам, ишек шыгырдады. Пәрдәнең читен генә күтәреп аска бактым. Тансык тамашачы! Әни, мөгаен, аны кочагын җәеп каршылар да берәм-берәм картиналар белән таныштырыр. Сөйләргә дигәндә аңа куш, ул һәр әсәрнең эчтәлеген ятлаган иде.

 Ләкин әни кадерле кунакка дорфа гына:
 – Нәрсә иснәнеп йөрисең? – диде.
 – Ни хәл, Фәридә? – Ир-ат кыяр-кыймас кына түргә узды. Таныдым: ул мине сигез яшемә кадәр үстергән атам Идрис иде. Әти безне ташлап, каршы урамдагы апаларга күчкәч, әни аның турында «хыянәтче» дигән иде. Ә мин бала акылым белән хыянәт ул ир затының урам аркылы чыгуы икән дип аңлаган идем.

 Әти кеше минем автопортретым каршысына туктады.
 – Мона бу безнең кызыбыз, ахрысы, – диде.
 
Әни тыелгысыз ачу белән:
 – Безнең димә, яме? Ул минем генә кызым, ә син аны аксак Миңсылуга алмаштырдың! – диде.
 
Хыянәт сиңа урам аркылы гына чыгу түгел икән, ул җанда сыкраган төзәлмәслек яра икән.
 – Мона, мин дә рәсем ясарга мачтыр идем дә... – Әти кеше гүя аны ишетми, аның күзләрендә үлгән хыялының шәүләсе чагылды. – Хәтерлисеңме, күмер белән ничек сыза идем. Көтүче чыбыркысы шартлата-шартлата бармаклар кәкрәйде мона. Кызда минем осталыкның дәвамы мона.
 – Синеке?! Һа, үзеңнең кара мужик икәнеңне онытма, мона әфәнде! – Әнинең теленнән елан агуы тама иде. – Исмегөлдә безнең затлы нәсел каны ага! Мине бүген хөрмәтләп, Исмегөл Җамалова әнкәсе, диләр!

 Әти кеше бәхәсләшмәде. «Мона шулай икән», – дип, башын аска игән килеш ишеккә табан атлады. Мин дә аңа «әти» дия алмадым, тамагымны утлы күмер көйдерә иде. Шунда башыма сукты: әни авылга хыянәтче иренең борынына чиертергә кайткан иде. Күр, янәсе, син кем дә, без кем!
 
Икенче көнне клубка ир-атлар агылды да, ир-атлар агылды. Күрәсең, Сандугачта әтинең абруе зур, чыбыркысын бер шартлату белән «көтү» күргәзмәгә чапкан иде.
Тик әнинең шатлыгы кыска гомерле булды. Берзаман клубка, бураннар уйнатып, озын буйлы әзмәвер килеп керде. Аның күзләре акайган, йодрыгы йомарланган иде, ул кергән шәпкә үк тәтелдек мөдирне эләктереп, әле артка, әле алга җилтерәтте:
 – Корткыч! Басуда иген яна, ә син комбайнчыларны кәмит-мәмиткә җыясың!

Гайфия әзмәвердән ычкынып читкә сикерде:
 – Аллам, минем ни гаебем? Әнә, хуҗасына әйт!
 
Хатын миңа төртте. Күргәзмәнең хуҗасы әни бу вакытта урамда иде. Йә Аллам, бу җанвар хәзер мине мең кисәккә өзгәли!
 Менә ул ярсуыннан шартлап өстемә акырды:
 – Әй син! Ник минем кешеләрне котыртасың! Ик­мәк хәтле икмәк яндырырга син кем ул кадәр! Хәзер үк сурәтләреңне төйнә дә ычкын авылдан!
 
...Кич белән ул өйгә килде. Юынган, чәчен тараган, ак күлмәгенә кара галстук таккан... Аның бу кыяфәте көләсемне китерә иде. Мин инде клубтагы мәхшәргә үпкәләми идем, ә менә әнинең керпеләре тырпайды. Ничек инде ул аның тиздән

Аурупа таныячак кызын саланың ниндидер бер агроном кисәге рәнҗетсен, ди, икән?!
 – Гафу ит, Фәридә апа, – диде егет. – Кыздым мин. Иген бит, башаклар сыгыла бит, ә Идрис абзый йөк машинасы белән комбайнчыларны клубка ташый.
 – Син кем малае соң әле? – диде әни, йомшарып.
 – Саттарныкы. Азамат мин. Безнең кушаматыбыз – Колга, Фәридә апа.
 – Ә-ә, атаң да кайнар нәстәкәй иде. Без аның белән бер сыйныфта укыган идек.
 – Зинһар, кичерегез, Фәридә апа, – дип инәлде 
егет. – Өч көннән уракны төгәллибез, аннары агай-энене үзем клубка куам мин. Түлке алар кызыгызның шедеврларына шаккатмый шул. Идрис абзый хакын хаклап кына караштыра.

 Әни каһкаһә белән көлде.
 – Сезнең шаккатуыгыз кирәкми безгә, – диде. – Сез­гә шул кушкаен белән зәңгәр чәчәк рәсемнәре генә төс!
 
Азамат кара галстугын бушатты. Тирән итеп сулады.
 – Чәй эчәбезме әллә, Фәридә апа? Мин хәзер, машинага күчтәнәч салган идем.
 Ул көлтәсе белән җиләк күтәргән иде. Әйе, көлтәсе белән! Печән чапканда бабай шулай сабагы белән өзеп миңа тоттыра иде. Болында иң тәмле сый иде бу. Тик миндә җиләк кайгысы идемени! Азамат миңа карый да карый, ә минем егетләр күзе белән беренче тапкыр очрашуым. Миңа нибарысы егерме өч яшь иде. Ә мәхәббәт, көтүчеме син, рәссаммы, сайлап тормый, шырпысын сыза да, «ян!» дип, йөрәгеңә ташлый икән.

...Атна буе безнең өйдә җиләк исе аңкыды. Азамат көн саен болын күчтәнәче ташыды. 
Егетнең күзләрендә – мин, ә минекендә ул яши иде...

Казанга китәсе кичебездә Азамат күренмәде. Клуб диварыннан картиналарны салдырып, машинага төягәндә тәтелдек Гайфия кулыма төргәк сонды:
 – Мә, үзеңнең пәртритең бәясе.
 – Нинди портрет? Ул сатылмый дидем бит! – Минем җен ачуым кузгалды. – Тиз, кире кайтар!
 Хатынның керфеге дә селкенмәде.
 – Хәзер, йөгердем! – диде. – Сөен, апаем, чыраең өчен бер тилесе күпме акча түли, – диде.
 Азамат озатмады. Ә күңел тилмереп-тилмереп аны көтте. Йөрәгемә күз яшьләремне коя-коя озак җәфаландым мин. Озак...

* * *
 – Саумысыз?! А-у!
 Гөлләргә су сибә идем, ишектән бөдрә чәчле хатын башын тыкты.
 – Таныйсыңмы, апаем? И-и, гомеркәйләр! Без синең белән егерме биш ел күрешмәдек, Исмегөл малайгынам!

Рәссамның маңгай күзе фотоаппарат кебек, «челт» иттерә дә, мәңге хәтерендә саклый. Шүрәле кытыклагандай чырык-чырык көлгән кунак Гайфия иде. Гәрчә мин аны кыстарга уйламасам да, ул:
 – Рәхмәт, әле генә җизниләрдә чәйләдем, – диде. – Мин утпыскыда, апаем. Сезнең авылда икәнегезне ишеткәч, тукта, мәйтәм, борынгы дуслардан хәл-әхвәлләр сорашыйм, мәйтәм.

 Яшермим, мин Гайфияне күреп сөенмәдем, аның белән бер бүлешер нәрсәм дә юк иде.
 – Син кияүдәме, апаем? – диде тәтелдек.
 – Кияүдә.
 – Ирең кем?
 – Сәнгать.
 – Һи, исеме әкәмәтски икән! Кайда соң үзе?
 – Аерылыштык.
 – Әтәчкәем, шушы чибәрлегең белән ялгызмыни син?! Сайлангансыңдыр әле. Мин күземне йомдым да, первый папавшига чыктым вәт. Ирем шахтур. Авылдан тайганыма да егерме өч ел, Донбасста яшибез, апаем. Син авылдагы хәлләрдән хәбәрдармы? Азаматларның йорты янган икән. Имеш, катыны иренең яшьләй сөйгән кызыннан көнләшкән, ди. Шуның рәсемен яндырмакчы булган икән дә, имеш, бүрәнә мүгенә ут үрләгән, ди.  Гайбәт тиресендә казынган тәтелдек хатыннан тәмам туеп:
 – Йомышың ни иде? – дидем.
 – Бүген Азаматның туган көне. Кич белән котлыйбызмы? Вчүтеки сезнең күршегез, яхшы түгел.
 – Котлыйбыз. 
 
Йә акылсыз! Гайфиядән котылу өчен ни-нәрсә әйткәнемне дә абайламадым. Тәтелдеккә ияреп Азаматларга керсәң – җүләрлекнең соңгы ноктасына җитәрсең! Бәй, әни дә Гайфиянең җырын җырлады:
 – Кызым, күрше-күлән белән тату яшәгән бәндәсенә Аллаһ рәхмәтен ирештерер, ди. Саттар малаена минем дә сәламемне күндерерсең.
 Кирелегемне җиңдем анысы. Дүртләр тирәсе иде, Гайфия белән капка төбендә очраштык. Ир заты ишегалдында кайнаша иде. Ниһаять, ничә еллардан соң мин аны беренче тапкыр якыннан күрдем! Аның чәчләре сирәкләнгән, баш түбәсендә кояш нурлары уйнаклый иде. Бу инде кайчандыр җиләк белән сыйлаган төз гәүдәле Азамат түгел, бәлки, аның кайбер чалымнарын саклаган бөкре абзый иде. Исәнләшүебез дә тонык чыкты.
 – ...месез...
 – ...сез...
 
Гайфия минем кебек тартынмады, ирне кочаклап, чүт-чүт битеннән үпте.
 – Туган көнең белән, авылдаш! Исәнлек-саулык сиңа!
 Миңа да әдәп өчен генә берәр сүз кыстырырга иде, чылбырга бәйләнгән эткә карап:
 – Нигәдер усалы – иректә, ә юашы – бәйдә, – дидем.

Азамат капка тимеренә элгән кепкасына үрелде. Аның йөзе кызыл тимгел белән чуарланган иде. 
Мин ир-атның психологиясен аңлар яшьтә идем. Кыяфәтеннән уңайсызлана... Картлык төрле кешенең капкасын төрлечә шакый шул. Ул кайберәүләрнең гомер бакчасындагы чәчәкләрен бик иртә саргайтып киптерә.
 – Юаш дисеңме? Аның шунысы явыз да, – диде ир. – Сарысын тала-тешлә дип котыртучы нәкъ үзе инде. Кызлар, әйдәгез, Әлисә туган көн хөрмәтенә пылау пешергән иде.
 
Юан биленә алъяпкыч бәйләгән хуҗабикә җәлт кенә табын хәстәрләде. Аның кулы – эштә, теле сүздә иде:
 – Ызбалары азган-тузган дип хурламагыз, туганнар. Күченүебезгә дә яңарак кына. Кагасы-сугасы күп. Азамат фермада терлек карый, бушамый.

Ир белән хатын өстәл янына янәшә утырды. 
Алар матур һәм бәхетле пар иде. Мин оттырган идем... Ә бит егет сызган нәни генә шырпы ул чакта дөрләп кабынган иде. Өтте аның ялкыны, өтте! 
Мин үлеп-бетеп гашыйк идем, мин шашып-тилереп ярата идем. Карлы-буранлы еллар хисләремне суытса да, беренче тапкыр миңа сөеп баккан егет күзләре һаман истә иде...

Өчәү куе кызыл шәраб, ә мин яшел чәй эчтем. 
Өчәү гөрләште, ә мин дәшмәдем. Алар үзләре дә мине әңгәмәгә катнаштырмады. Ятсындылар шикелле... Күпме генә такылдаса да армаган Гайфия:
 – Йәгез, дускайлар, биеп аякларны языйк әле! Туган көндә идән такталары сынмаса – язык ул, –дигәч, хуҗа, нигәдер, моңарчы ябык торган урта ишекне ачты.
 – Монда иркен дә, җиләс тә, кызлар, рәхәтләнеп тыпырдагыз, мин атка печән салам, – диде.
 
Шунда һәрнәрсәгә битараф мин сискәнеп «уяндым». Түрдәге диварда минем яшьлек сурәтем «балкый» иде. Югалган табылдык! Нишләп ул Азамат өендә, нишләп?!
 Әлисә таралып-киңәеп кикерде дә:
 – Азаматның ике катыны, берсе – чтинада, берсе – аякта, – диде. – Миңа өйләнгәндә рәсем бар иде инде. Көнләшәм дә кайчак чукынчыктан. Сиңа охшаган дигән итенә Азамат. Кая монда мин! Чү, Исмегөл, тач син ләса бу кызкаең, түлке тегесе яшьрәк кенә. Нукы, янәшә басыгыз. Чагыштырабыз!

 Бәхетем икән, Гайфия магнитофоннан бию көйләре эзли иде. Югыйсә ул сурәт белән минем туганлыкны бик тиз ачыклар иде.
 «Башым авырта» сылтавы белән ишеккә ыргылдым, һәм өйалдында әз генә Азамат белән маңгайга маңгай бәрелешмәдек.
 – Ашыкмале, Исмегөл. – Ир иңнәремнән тотты, ә мин чүп кебек кенә аның кулын кагып төшердем дә, тупас кына: «Хуш!» – дидем.

* * *
Тик йөрәк кенә аның белән хушлашмады. Ерак­лаш­­ты дип уйлаган хыялым әрнетеп-елатып яңадан кайтмакчы була иде. Менә әрәмәлек белән болын арасындагы сукмак... Ул бормалы-бормалы... Әйтер­сең, көтүче озын чыбыркысын җиргә селтәгән. Чыбык-чабык түшәп корылган алачык каршында...

Чү, печән чабып тирләгән бу ир-ат бабай түгел лә... Кем ул, кем?
 Нигә мин Азамат белән туган көнендә усал гына саубуллаштым икән? Йә, теге чакта озатмаган икән, шуңа турсаялар димени? Хатыны, шаяртып:
 – Агранумның басу саен башак иде, – дисә дә, шул түрдәге бердәнбер сурәт белән ике дистә ел яшәгән бит ул...

* * *
 Тирә-як яктырган төсле булды, чөнки ирнең ап-ак күлмәге караңгылыкны сыегайта иде.
 – Кич дисәм, төн... Йокламыйсың икән, Исмегөл...
 
Безнең капка төбендә такта эскәмия озын иде, Аза­мат шуның бер читенә төртелде. Аяк очымда бөгәр­ләнгән Алаколак, ризасыз гына чинап, оясына шылды.
 – Хатын әниләрендә. Биектау кызы ул. Сукыр кы­чыт­­кан төнәтмәсе кайнатсам, изелеп йоклыйм үзе. 
Ә син?
 – Күңелсез...

Минем җаным ыңгырашу көенә көйләнгән иде.

 – Һы, сез, шәһәр халкы, көтү-көтү оешырга гадәтләнгән шул. Монда тынлык әнә. Дөньяда сокланырлык нәрсә калмады дисәң – күк гөмбәзенә кара. Агроном вакытта төнлә басуда куна идем. Ятасың кояш кыздырган кайнар җирдә! Йолдызлар якын гына. Сузылсаң, учыңны пешерә, валлаһи.
 – Яшәү үзе күңелсез, – дип төзәттем. Бу минутларда эчемә җыелган сагыш, чәнчи-кадый, күңел яраларымны кыйный иде.
 – Яшәү ул – ярыш, – диде Азамат. – Без барыбыз да гомер чигенә табан йөгерәбез. Вәләкин беребезнең дә анда беренче барып җитәсе килми.
 – Рәхмәт, юаттың...
 – Аланда мәмрәп җиләк пеште. Хет тәгәрәп җый.
 – Мин җыеп биргәннәрен генә яратам.
 
Төн карасын «ашаган» ак күлмәк иясен яшьлегемә табан чигермәкче идем, ир кинаямне аңламады. 
Ул картайган иде...
 – Чапкан печәнне турыгызга аударам алайса. 

Шау җиләк ул, Исмегөл. 
 Юк, аңлады!
 – Нигә син качтың? – Бу кәкре сорау билгесе кайчандыр бер тураерга тиеш иде. – Башта мин сине клубта, аннары олы юлда көттем!
 – Әгәр озатсам – китми идең син, Исмегөл. 

Без бер-беребездән аерыла алмый идек. – Азамат һәр сүзен өзеп-өзеп әйтә иде. – Парижларда күргәзмәләр оештырырлык рәссам булмый идең син. Безне алай ук наданнардан чутлама, телевизор карыйбыз, гәзит укыйбыз. Синең хакта ишетәбез. Шушы күңелсез авылда бата идең син. Мужыт алай ук күңелсезләнмәс тә идең. Сыер савар идең, бакчада корт чүпләр идең, бәрәңге чәчәр идең. Минем аяк исе сеңгән оекларымны юар идең. Үзегезне сәнгать корбаны дисезме әле?

Мин дә корбан, яраткан кешемнән баш тарттым.
 Яшьлегемдәге исәр кыз үртәлеп кычкырды:
 – Сурәтемне кайтар!
 – Ул бит йөрәктә, Исмегөл. Кодрәтең җитсә – күкрәкне яр да ал, – диде Азамат, һәм башын артка чөеп, күккә текәлде. – Әкәмәт матур бу төнге күк йөзе!

* * *
 ...Иртәгесен капка төбенә ямь-яшел «келәм» тү-шәлгән иде. Җиләкле үлән! Әле чык бөртекләре дә кипмәгән! Татлы җимешләрне касәгә чемләп әнигә бирдем. Ул инде савыкты, Казан дия башлады. Танышларым бистәдәге йортыбыз өлгерде дип шалтыратты. Хәтта ки Алаколакка да оя бураганнар, дүрт аяклы дустым, әнә, сәфәргә кузгаласын сизгәндәй, ишегалдындагы машинамның тәгәрмәч­ләрен «чылата», үзенчә шәхси тамгасын сала иде. Кыскасы, мин кабат иҗади мохитемә кайта идем.
Ә нигә күңелдә сөенеч мәтәлчек атмый икән? Нигә? Һай, бу авылда минем хыялым адашып кала иде шул. Алачык... Аның каршында... Кем дип юри сорама, Исмегөл, сорама! Аякларын бөкләп Азамат утыра, Азамат!

 ...Ул безнең турыбыздан яшен тизлегендә узмакчы иде, кош кебек алдына атылдым. Ат, өркеп, алгы аякларын өскә күтәрде.
 – Таптала идең бит! – диде ир, тавышы дорфа иде, әмма мин рәнҗемәдем. Нихәтле генә каты кабыкка төренсә дә, ирнең җан сагышы күзеннән таша иде.
 – Йә, җиләк тәмлеме? – диде ул, атын туры бастырып.
 – Өзеп капкан бүтәнрәк...
 – Болындагыларын аю биеп измәгән әле. Әйдә, илтәм.
 – Төштән соң, яме! Көн эссе, җыйнак кына алачык ясап, мине көт.
 
Азамат та җир шарындагы миллионлаган җенестәшләре кебек гөнаһлы уйлар уйлап алдана иде. Ул минем теләгемне үзенчә шәрехләп:
 – Боер гына, Исмегөл, икебез генә сыярлык патша сарае төзим, – диде.

Авылдан кубарылабыз дигәндә генә кәгазь-каләмемне тотып каядыр ашыгуыма әни гаҗәплән­мәде. Әрәмәлек сукмагында мин чүәкләремне салдым һәм песи сыман йомшак кына басып, тал ышыгына чүгәләдем. Әкрен генә тирәкне араладым. Азамат болында иде. Нәкъ минем хыялымдагы күренеш!

Ул алачык каршында утыра. Көтә... Баш очында аллы-гөлле күбәләкләр куышып уйный. Ә ир, билгесезлеккә караган да – онытылган. Мәхәббәте ташып тулган шул ук егет күзләре, шул ук! Шәһәр биналарын ясаганда ташлар әз генә җанлансын дип, мин кеше сурәтләре «өсти» идем. Алар – исемсез, алар каядыр бара... Моны озак еллар инкяр итсәм дә, ул сыннар­ның һәркайсы Азаматка тартым иде.
«Әй син, – диде кемдер. – Кире борыл! Әгәр хәзер очрашсагыз, мине каралтасыз сез! Ак килеш җаныңда гына саклансам иде мин. Тимә, кайбер хыялларны чынбарлыкка күчерергә ярамый!»
Бу – миңа хыялым ялвара иде...

Төнлә болын тарафларыннан ат чаптырып төштеләр. Тояк тавышының кайтавазы йөрәгемә бәрелә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу сузлэрне орэктэн , бэгырьдэн уткэреп бары тик НАБИРА гына яда ала , башкача була алмый ,,,,,

    Хәзер укыйлар