Логотип
Проза

Нәфрәт

– Рәүф! – диде апам, гаҗәпләнеп. Һәм ашыга-ашыга баш түбәсенә элеп куйган яулыгын төшереп бәйләде. Ул, мөгаен, йөзен чуарлаган тамгаларны яшермәкче була иде.

Төн уртасында кемдер ишек дөбердәтте. «Кем йөри икән бу караңгыда?» – дип сукрана-сукрана әни урыныннан кузгалган иде, өйгә атылып-бәрелер Фатыйма апа килеп керде.

– Мин әле бу, Сәгыйләттәй. Ишегең бикләнмәгән икән, артымнан куа, зинһар, яшер!

Күрше авылдан килен булып төшкән бу хатын тәмуг утында янып көн күрә иде. Уңмады ул ирдән, уңмаса да,  аерылып та китмәде. Ни хикмәттер, кыйнауларга түзеп яши бирде. Башта без, күрше-күлән, аны-моны сизмәдек. Дөрес, Миңлегали абый бик бәйләнчек иде. Холкы яман иде аның. Авылда сугыш чукмары дигән даны чыкса да, алма кебек хатынны тотып тукмар дип беребезнең дә башына да килмәде. Ә аңа барыбер икән: ни хатын, ни ир, сугарга да бәрергә генә булсын! Бүтән чыдар әмәле калмагандыр, Миңлегалие бәйләнә башласа, Фатыйма апа безгә кереп кача иде. Әни инде аны ярты сүздән аңларга өйрәнгән. Бу юлы да: «Ник куа?» – дип төпченеп тормады, хәер, төпченеп-сорашып торыр чама да юк, идән капкачын тиз тартып ачты.

– Сикер! Нигезгә иске фуфайка ташлаган ием, ябынырсың. Юеш бит әле аның идән асты да. Язын гел су төшеп йөдәтә. И Ходаем, күрмәгәнгә күрсәтмә, күргәнгә күркәм сабырлык бир! Язмаганның тәкъдиренә язма мондый тормышны!

Фатыйма апаны чак яшереп өлгердек, капка ачылып ябылган тавыш ишетелде. Ул да түгел, ишектә шашынган кыяфәтле Миңлегали абый күренде. Күлмәк сәдәфләре ычкынган, яланаяк, тәрәзәдән сирпелгән ай яктысында күзләре коточкыч ялтырап күренә, ә кулында урталай бөкләп тоткан бил каешы. Ир, авыр мышнап, бусага төбенә чүмәште.

– Галушны таба алмадым, артыннан җитешә идем кәкренең! – диде ул, каешы белән һавага селтәнеп. – Кайда ул, Сәгыйләттәй?

– Кемне сорыйсың, Миңлегали? – Әнинең тавышы калтырады. Беренче мәртәбә ыгы-зыгы уртасында калган кеше сыман ул гел шулай каушый, әйтәсе сүзен кистереп кенә әйтә алмый, аның гаугалы күршесен ни куып, ни оялтып чыгарырга көче җитми иде. Югыйсә төн уртасында уятып хатынын таптырырга җенле Миңлегалигә кем хокук биргән әле!

– Җә инде, Сәгыйләттәй, кыланма. Сезгә таба кыяклады минем кәкре аяк, давай чыгар!

...Хәйран калам әнинең сабырлыгына. Шул җәнҗал капчыгын кешегә санап, җавап биреп утыруын күр инде син! «Кәкре аякларың үзеңдә», диясе дә авызын томалыйсы шуның!

– Юу-ук, балам, Фатыйма кермәде безгә, кермәде. Йомышы булса, якты көн бар, нишләп йөрсен ди төн ката. Эзлә, алай бик ышанмасаң.

– Тапсаммы, сыйракларын турайтып куям, валлаһы-ы! Үтерәм бит, тапсаммы! – Ярсыган Миңлегали үрмәләп килеп карават астын карады, аннан этелә-төртелә мич аралыгын тикшерде, хәтта элгечтәге киемнәрне дә берәм-берәм капшап чыкты.

...Мин сулыш алырга да куркып юрган астында ятам, ныклап эзләргә кереште бу, бетте Фатыйма апа, дип уйлыйм, идән капкачын ача инде дип котым чыга. Фатыйма апаны тапса, үтерә бит ул, аждаһа! Кулына тимер кисәге эләксә, шул тимерне уып он ясарлык көч-гайрәт бар аңарда. Ходаем, үзең сакла күрше апаны, үзең сакла! Ничек түзә икән ул изеп-таптап кыйнауларга? Нәрсә дип яши икән ул шушындый кыенда? Һич кенә дә башыма сыймый.

Миңлегали абый: «Тапсаммы кәкрене...» – дип яный-яный чыгып киткәч, без, әллә куркудан, әллә салкыннан дер-дер калтыранган Фатыйма апаны өскә тартып чыгардык.

– Мин сине ничек юатырга да белмим, Фатыйма, – диде әни авыр сулап. – Ир белән яшим дип яшисеңдер инде. Илләрендә мондый адәм юктыр, синең Миңлегалиең ише.

– Шул-лай, шул-лай, – дип ыңгырашты күрше апа.

– Егет беткән идеме соң үз авылыңда, сугыш чукмарына бармасаң.

– Бетмәгән иде, Сәгыйләттәй, бар иде. Рәүф исемле акыллы, тәртипле егетем бар иде. Миңлегали машинасы белән безнең колхозга чөгендер ташырга йөрде, шул гыйбрәтне үз башыма сайлаганмын икән. Холык-фигылен каян белим ди аның. Маңгаена язылмаган бит.

– Әллә дим, үзеңдә берәр гаеп бармы? Сәбәпсезгә бу тиклем кыйнамас иде.

– Нинди гаебем булсын, Сәгыйләттәй! Тамчы да гаебем юк.

– Аптыраганнан әйтәм инде, синең кебек уңган-булган хатын да ярамагач, аптыраганнан. Рәүф дигәнең өйләндеме соң?

– Өйләнмәде, Фатыйманы оныта алмыйм, дип әйтә ди. Әйдә, дип чакырса, ияреп китәр идем мин аңа, җир читенә дә китәр идем. Туйдым, Сәгыйләттәй, туйдым. Бу җәбер-золымнардан ничек туйганымны бер Ходай белә.

Елый-елый таң аттырды Фатыйма апа. Миңлегали абый капка төпләрендәге машинасын кабызып эшкә киткәч кенә торып өенә чыкты.

Бәгыремә яшь хатынның күз яшьләре коелып калды. Кодрәтемнән килсә, мин аны Рәүф исемле егеткә биреп җибәрер идем дә, бар газапларын коткарыр идем. Тик чынбарлык белән могҗиза арасы ерак, һай, ерак!..  

Бераздан Фатыйма апа тагын безгә керде. 

– Галия белән Шәрбән урманына менеп төшик әле, Сәгыйләттәй, бер-ике бәйләм каен себеркесенә. Кичә мунча яккан идем, себеркесе былтыргы иде, әллә мәйтәм, Миңлегали шуңа котырынды микән дим?

– Барыгыз, бар, – дип, берсүзсез ризалык бирде әни. – Безнең үзебезгә былтыргысы да ярый, син, кызым, апаңа күтәрешеп кайт.

Күрше апа юл буена сөйләшмичә барды. Минем тагын бер мәртәбә Рәүф абый турында сорашасым килә, ләкин кыймыйм, ашыгып атлаган хатын артыннан йөгерүем йөгерү. Аның да япь-яшь кыз балага эч серен сөйлисе килмидер әле. Эче тулы ялкын бит мескенкәйнең. «Уф» дигән саен ялкын көйрәткән җаныннан үкенү хисе бөркелгәнен мин генәме, җиде ят та сизәр иде. Жәллим мин аны, аңа караган саен җаным тетрәнә: каеш эзе аның матур йөзен ямьсезләп, каралтып тора. Күз төпләре күгәргән, алкасыз колагында кичә төшеп өлгергән яра эзе... Жәллим, бигрәк жәллим Фатыйма апаны!

...Апам ашыгып атлавының сәбәбен аңлаткандай:

– Җил кузгалганчы кайтып мунча ягасым бар, – диде.

Шуңа күрәдер ул эчкәрәк тә кермәде, урман авызында очраган берничә каен агачы янына тукталды.

– Ике кулыбызга тотарлык кына җыярбыз әле, наный. Берүк ботарлап имгәтмик инде, рәнҗеп калмасын. Без рәнҗеп яшәгән дә җитәр.

Мин тагын Рәүф абыйны уйлап алдым. Ул торган саен хыялымда яңара һәм мәхәббәтнең кадерен белүче асыл егет булып күз алдына килеп баса иде. И язмышның ялгышы! Бер-берсе өчен яратылган ике җанны гомерлек газапка төрмәсәң ни була иде? Очраштыр, кавыштыр син Фатыйма белән Рәүфне. Әнә күрше апа үрелеп каен ботаклары сындыра. Кем өчен тырыша? Ник җыя? Нигә сындыра ул аларны? Шул сугыш чукмары рәхәтләнеп чабынсын дипме? Мескен апа! Бу изгелегеңә Миңгалиең тимер йодрыклары белән җавап бирәчәк бит. Төкерә ул хуш исле каен себеркесенә! Әллә мин боларны гына аңламас яшьтәме?! Иртәгә дә, берсекөнгә дә тавыш куптарачак ул. Шуңа Фатыйма апаны кызганам, шуңа күрә язмышка эндәшәм, язмыштан мәрхәмәт сорыйм: очраштыр, кавыштыр ике җанны!..

Ашык-пошык каенны чишендереп кайтырга дип җыенган гына идек, урман юлыннан болайга таба элдерүче бер җиңел машина күренде.

– Утыртса, утырырбыз. Тизрәк кайтылыр, – диде күрше апа. Аның уенда әлеге дә баягы, җил чыкканчы мунча ягып өлгертү иде бугай. 
...Машина, тузан өермәсе очыртып безне узып киткәч, шып туктады. «Тизрәк» дип кабаланган Фатыйма апа да кисәк туктап калды. Чөнки шофер абый төшеп, үзе безгә таба атлый иде.

– Рәүф! – диде апам, гаҗәпләнеп. Һәм ашыга-ашыга баш түбәсенә элеп куйган яулыгын төшереп бәйләде. Ул, мөгаен, йөзен чуарлаган тамгаларны яшермәкче була иде. 

Мин дә теләкләремнең бик тиз кабул булуына ышанмыйча, сихерләнгән төсле якынлашып килүче абыйга текәлдем. Чынлап та Рәүф абыймы соң бу? Ялгыш ишетмәдем микән? Һичшиксез ул – Рәүф абый! Әнә бит ничек елмаеп килә: карашы йомшак, ягымлы, анда мәкер дә, усаллык та юк, нәкъ мин уйлаган, мин хыялымда күзаллаган егет! Мәңге бүселеп, мәңге каралып йөргән рәхимсез Миңлегали түгел инде бу: яп-якты йөзле матур абый, бу – Фатыйма апаның сызланып көткән мәхәббәте, бу – аның коткаручысы…

Фатыйма апа иелеп колагыма пышылдады:

– И Ходаем, мондый кыяфәттә күренәсем килмәгән иде аңа…

– Исәнме, Фатыйма, исәнме, сеңлем?! – дип күреште Рәүф абый. Ә үзенең күзләре гел Фатыйма апада иде.

– Нихәл, Рәүф?! Сине Себер якларында нефть суырта диләр тагы.

– Ике-өч көнгә дип кенә кайттым, Фатыйма. Ападан хат алдым да.

– Нәрсә, чакырып язганмыни?

– Чакырмаган. Синең турында язганнарны укыгач, түзмәдем менә... Дөресме, Фатыйма?

– Әллә инде... – Күрше апа, яулык очын тартып, кара янган битен капламакчы булды, яулыгы кыска иде, җитмәде. Тик аның чит кеше алдында уңайсызланып басып торуы озакка сузылмады, ул көлемсерәп: «Базга егылган идем әле, баскыч тактасы сынып», – диде.

Рәүф абыйның баягы елмаюы сүнгән, йөзе бик җитди иде. Әлбәттә, ул Фатыйма  апаның ялганына ышанмады.

– Сине кыйнарга ни хакы бар аның! Сиңа карап... сиңа карап сокланып яшисе урынга, мөртәт, кул күтәрәме?

– Куй инде, Рәүф, кирәкми, таптың сүз.

– Алып китәм мин сине, Фатыйма, әйдә, машинага утыр!

...Шул чакта мин: «Ул риза, риза!» – дип чүт кенә серне ачып салмадым. Ул риза, абый җаным! Сиңа ияреп җир читенә китәсе килгән көннәре еш була аның. Ышанмыйсыңмы? Алайса, үзеннән сора, тартынма, сора!

Кинәт, уйламаганда-көтмәгәндә, Фатыйма апа:

– Чакырма, Рәүф, бар кит, юлыңда бул! Аллага шөкер, яклаучыларга мохтаҗ түгел мин, бик бәхетле, – дип тезә-тезә Рәүфне куарга тотынгач, минем башыма кемдер тондырган кебек тоелды. Үземне үзем белештермәдем:

– Ялганлама! Син бәхетсез, коточкыч бәхетсез хатын син! – дип кычкырып, күрше апаны машинага таба сөйри башладым. – Калма Рәүф абыйдан, бар, ияреп кит, син бит китәм дидең, җир читенә дә китәм дидең!

Үзем сөйрим, үзем елыйм, әллә нинди сүзләр әйтеп ялварам, үтенәм, ә яшь хатын һаман артка чигенә, һаман карыша, һаман мине этә, теге абый да бездән ераклаша, бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаячак бит ул! Мин моны бөтен күңелем белән сизеп-тоеп торам. Мәрхәмәтсез язмышка сылтап каһәрләнгән ялгышны төзәтсәң, шушы мәлдә генә төзәтеп була.

Машина куе зәңгәр төтен бөркеп урман эченә кереп югалгач, җиргә ятып тәгәри-тәгәри үксегән мине Фатыйма апа тартып торгызды. Кулыма бер бәйләм себеркесен төртте, аннары усал гына:

– Син чуртым да аңламыйсың бит, җүләр кызый, мин Миңлегали абыеңны яратам, – диде.

...Бу сүзләрне ишеткәч, җанымнан боз диңгезе шаулап узды. Калганын хәтерләмим, нәрсә дип җавап бирдем икән Фатыйма апага, таптым микән берәр зәһәр сүз, белмим, әмма шунысын ап-ачык хәтерлим: мин бу сәер хатынга беренче мәртәбә тирән нәфрәт белән карап алам һәм каен себеркесен кочагына ыргытып, бар көчемә авылга таба йөгерәм...     

«Азат хатын», № 12, 1988 ел.

 

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/medium-shot-woman-sitting-outdoors_26412582.htm#fromView=search&page=2&position=4&uuid=356e0e6c-7716-4828-9886-b75e082b2938

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар