Эзтабар отрядларының популярлыгы көннән-көн арта. Бүгенгә Татарстанда шундый 55 төркем бар. Эзтабарлар экспедициясенә чыгу – ул бал-май ашап утыру түгел. Кыр шартларында эшли, яши белергә, шушы өлкәдә белемле булырга да кирәк. Ләкин яшьләрне мондый таләпләр генә куркытып калмый икән...